МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Бүген лагерьда унберенче көн 20.06.2019

Бүген лагерьда "Яшь рәссам"куне узды.Балалар "Сәламәт яшәү тормышы", "Сак бул,янгын" темаларына рәсемнәр ясадылар,конкурслар уздырдылар.Яшел чирәмдә тәгәрәшеп уйнадылар.
-
Лагерьда унынчы көн 19.06.2019

Бүген лагерьда "Хәзинәләр эзләү көне" иде.Исеме үк серле булган көн чыннан да күңелле һәм файдалы узды. План нигезендә вожатый Алсу Мансур кызы ХӘЗИНӘ эзләү оештырды. Балалар бирелгән маршрут нигезендә хәрәкәт иттеләр. Аларга әйләнә -тирә дөнья дәресендә алган белемнәре ярдәмгә килде. Хәзинә табылгач, барлык балалар да шат булдылар.Көн моның белән генә тәмамланмады әле.Балалар "Салават күпере"бассейнына барып рәхәтләнеп йөзеп,сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.
-
Тугызынчы көн- Юл билгеләре көне 18.06.2019
Кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, походлар, экскурсияләр, җыр – биюләр,спорт ярышлары, төрле бәйгеләр белән лагерьның тугызынчы көне узып китте.Иртәнге зарядкадан соң балалар бүгенге көннең планы белән таныштылар,ә көн "Юл билгеләре"дип атала иде.Иртәнге аштан соң юл билгеләренең тарихы белән таныштылар,үзләре дә рәсемнәрен ясадылар.Аннан соң авыл буйлап салынган асфальт юга нинди юл билгеләре куелуын тикшерделәр.Төшке аштан соң төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, төп юл буендагы чишмәгә сәяхәт иттеләр. -
Сигезенче көн 17.06.2019

Мәктәп яны лагереның эшчәнлеге дәвам итә. Иртәнге зарядкадан соң вожатый апалары Алсу Мансур кызы бүгенге көн исеме һәм тәртибе белән таныштырды.Бүген "Театр көне" һәм ул гади генә булмаячагы аңлашыла иде.Иртәнге аштан соң һәр отряд театр әзерләргә тиеш булуы ачыкланды.Әй тырышып та карадылар отрядлар!Россиядә театр елы булса, "Дуслык"та чып-чын театр көне узды.Балалар берсен берсе уздыра-уздыра,рольләрне дә оста итеп башкардылар.
-
Лагерьның җиденче көне 16.06.2019

"Дуслык” мәктәп яны җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен табигать бүген дә бик матур җәйге кояшлы көн бүләк итте. Бүгенге көн "Юл кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек бел!" дип атала.Укучылар тәрбияче Гөлнара Мансур кызы белән юл кагыйдәләрен искә төшерделәр,сорауларга җаваплар эзләделәр.Мәктәп кишәрлегендә эшләп.мәйданчыкта күңел ачарга да өлгерделәр.
-
Лагерьда алтынчы көн 15.06.2019

Укучыларны ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан эшләп килгән лагерьның көннәре бик кызыклы һәм тиз үтә. Лагерьда бүген Урман көне."Урман - безнең байлыгыбыз"девизы астында балалар рәсемнәр ясадылар,төрле конкурслар үткәрделәр,урман турында файдалы мәгълүматлар алдылар,табигать кочагында рәхәтләнеп уйнадылар.
-
Лагрьда бишенче көн 14.06.2019

Менә бүген дә балалар көндәгечә лагерьга җыелды. Гадәттәгечә тәрбиячеләр иртәнге гимнастика ясатканнан соң, ашка керделәр. Укучыларга яхшы сыйфатлы, витаминлы ризык бирелә.Бүгенге көн план буенча "Яшәү шәп!" дип аталган.Чыннан да көн искиткеч шәп,мавыктыргыч һәм маҗаралы узды.Балалар бүгенге көн тәртибе белән танышты,Бөтендөнья донорлар көне турында мәгълүмат алдылар,"Сәламә яшәү-шәп!"темасына рәсемнәр ясадылар. Район үзәгендә урнашкан,яңа гына ачылган "Кайбыч ягы музее","Галия Кайбицкая музее"на сәяхәт иттеләр.Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьда дүртенче көн 13.06.2019

Мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Укучылар бик теләп йөриләр, чөнки көн саен кызыклы чаралар булып тора. Бүген лагерьның дүртенче көне "Әкиятләр дөньясында" дип атала. Көн дәвамында балалар төрле халыкларның әкиятләре белән таныштылар,рәсемнәр ясадылар,ә тагын да мавыктыргычы, бишенче көн авыл китапханәсенә барулары белән истә калыр, мөгаен .
-
Лагерьның өченче көне 12.06.2019

Лагерьда балаларның ялын күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан план нигезендә кызыклы чаралар үткәрелә.Лагерьның һәр көне күңелле истәлекләргә бай булып, сизелми дә үтеп китә.Бүген лагерьда Россия көне.Көн дәвамында төрле бәйрәм чаралры үтә. Әлеге бәйрәмнең максаты - туган илебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Россия гимны яңгыраганда тантаналы рәвештә илебезнең флагы чыкты, аның төсләренең мәгънәләрен нәни ял итүчеләребез бик яхшы белә икә!Россия көне уңаеннан, "Дети рисуют мир!" ("Барлык балалар тынычлык яклы!") дип исемләнгән рәсем ясау бәйгесе дә үткәрелде. Бәйге барышында малайлар да, кызлар да бик тырышып эшләделәр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
Лагерьның икенче көне 11.06.2019

Бүген дә балалар шау-гөр килеп лагерьга җыйналдылар. Лагерьның икенче көне "Бассейн көне"икән. Тәрбияче апалары Лилия Тәлгать кызы көннең кызыклы чараларга бай булуын җиткерде. Иртәнге аштан соң балаларның көтеп алган вакыты җитте: "Салават күпере” бассейнына юл тоттылар.Эссе көндә алар рәхәтләнеп су коендылар. Төшке аштан соң спорт уеннары башланып китте.Физик тәрбия укытучысы Фрат Гаделша улы белән берлектә балалар күҗел ачтылар.












