МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Бөек Җиңүгә 74 ел 09.05.2019
Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул. Дүрт күз белән зарыгып көткән көн. Күпме кайгы, югалтулар аша илгә шатлык алып килгән көн.Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмгә быел 74 ел! Шушы бәйрәм уңаеннан, б, 8 май көнне,авылыбызның мәдәния каршындагы һәйкәл янында 9 май – Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы митинг узды. . Һәйкәлгә мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары "Үлемсез полк" ("Бессмертный полк") акциясенә кушылып колонна белән бардылар. -
Балаларны яклау көне 03.05.2019

Район мәгариф бүлеге боерыгы нигезендә, укучыларның гражданлык оборонасы буенча әзерлекләрен тикшерү максатыннан мәктәптә "Балаларны яклау көне" үтте. Укучылар гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен саклый белүләре буенча теоретик һәм практик биремнәргә җавап бирделәр. Төрле ярыштыларда катнаштылар,кыен хәлләрдән чыгу юлларын эзләделәр.
-
"Яхшылык классы.Безнең заман геройлары" 02.05.2019
2 нче май көнне мәктәбебездә, "Яхшылык классы. Безнең заман геройлары" Гомумроссия акциясе кысаларында һәм совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан "Безнең заман геройлары" дип исемләнгән дәрес узды. Әлеге чараның максаты: укучыларда “Җиңү көне” бәйрәме, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чорындагы яшь патриотларның үлемсез батырлыгының бөеклеге, XXI гасыр геройлары турында күзаллау формалаштыру. Балаларда Ватанга мәхәббәт формалаштыруга, ватан - пәрвәрлек хисләрен үстерүгә, үз Ватаннары өчен җаваплылык һәм горурлык хисләре тәрбияләүгә йогынты ясау. -
"Игелекле шимбә" акциясе 29.04.2019
Бүген фельдшер Сибгатова Ф.Ф. Һәм Шәрәфиева Л.Ә. укучыларга "Игелекле шимбә" акциясе кысаларында донорлар көне турында бай эчтәлекле мәгълүмат бирделәр. Алар укучыларыбызга донорларның кем булуы, кеше тормышын саклап калуда донорларның роле, донор булган кешегә кан яисә плазма бирү зыянлымы икәнен аңлатты. Укучыларны киләчәктә шәфкатьле, мәрхәмәтле, кеше язмышына битараф булмаска, донор булудан курыкмаска өндәделәр. -
Тукай туган көн 27.04.2019

Татар шигъриятендә Габдулла Тукай- иң якты йолдыз. Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле.Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр. 26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши - шагыйрьнең туган көнендә Шигырь бәйрәме һәм башка бик күп чаралар үткәрелә.Шул уңайдан мәктәбебездә дә шигырь бәйрәме,шагыйрь әсәрләренә рәсемнәр ясау һәм башка чаралар үткәрелде.
-
Тикшерү эшләре дәвам итә 25.04.2019

Бөтенроссия тикшерү эшләрендә барлык укучылар да бердәм биремнәрне үтиләр.Ул укучыларның фәннәрне үзләштерү, әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен дә файдалы.Бүген 5 нче сыйныф укучылары рус теленнән, 6 нчы сыйныфлар математика фәненнән тикшерү эшләре башкардылар.
-
Язның бер көне ел туйдыра 22.04.2019

“Язның бер көне ел туйдыра”, ди халык мәкале. Мөрәле мәктәбенең мәктәп яны бакчасында, һәр елдагыча, эшләр гөрләп бара. Укучылар көче белән түтәлләр ясалды, кишер утыртылды.Алдагы көннәрдә чөгендер,суган утырту эшләре дәвам итәчәк.
-
Иң әйбәт сыерчык оясы 20.04.2019

Язын якын тирәдә сыерчык тавышлары ишетелмәсә, яз килгәнен сизмисең дә... Мәктәбебездә яз килүен, кошлар кайтуын чын-чынлап каршы алу максатыннан, сыерчык ояларына бәйге игълан ителгән иде. 1 нчы сыйныф укучыcы Мифтахова Ильвина ясаган оя иң яхшысы дип табылды.
-
Инглизчә театр 18.04.2019

17 апрель көнне Кайбыч мәктәбе базасында Инглиз телендә «School theatre» мәктәп театр коллективларының Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Әлеге конкурста 1-8 сыйныф укучылары катнашты. Конкурс белем сыйфатын арттыру максатыннан уздырылды. Әлеге конкурс-фестивальдә мәктәбебез укучылары коллективы инглиз теле укытучысы Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы җитәкчелегендә 3 урынны яуладылар.Афәрин!
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 16.04.2019

Бүген 5 сыйныф укучылары тарих, 6 сыйныф укучылары биология фәннәреннән Бөтенроссия тикшерү эшләре башкардылыр.












