МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
2 нче чирек башланды 07.11.2019

Көзге каникуллар бетеп 2 нче чирек тә башланып китте.Укучылар көч-дәрт туплап яңа чиреккә аяк бастылар. Әлеге чиректә укучыларыбызга күп көч кирәк булачак,чөнки Бөтендөнья фән олимпиадаларының район этабы башланып китәчәк.Укучыларга да, укытучыларга да уңышлар телибез!
-
Татарстан Конституиясе көне 06.11.2019

Бүген Татарстан Республикасы Конституциясенә 27 ел. 126 маддәдән торган төп законыбыз 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Конституция Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә.
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2019

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык.
-
ОГЭ га әзерлек 01.11.2019

Мәктәбебездә ОГЭ га әзерлек тулы көченә бара. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева А.З белән изложение язу күнекмәләре өстендә эшләделәр.
-
Кино карадык 31.10.2019

Бүген 7-9 сыйныф укучылары белән Кайбыч мәдәният йортында режиссер Фәрит Дәүләтшин тарафыннан язучысы Рабит Батулланың "Кичер мине, әнкәй" пьесасы буенча төшерелгән «Инсаф» тулы метражлы фильмын карадык.Әлеге фильм ике ел дәвамында Югары Ослан районының Бакчасарай авылында төшерелгән. Сценарий буенча, яшүсмер Инсаф лотереяда зур суммада акча ота, бу вакыйга сәбәпле тирә-яктагы һәркемнең тынычлыгы югала.Фильмда Татарстанның атказанган артистлары Фирүзә Зиннәтуллина, Илфат һәм Энҗе Камалиевлар, Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар, Гөлнара Абитова һәм Фернат Насыйбуллин катнаштылар. Төп рольне Инсаф Һидиятуллин башкарды, ә аның дус кызы - Илүсә Кәлимуллина.Фильмны карар алдыннан иҗат төркеме белән очрашып җанлы әңгәмә дә оештырылды.
-
Каникуллар башланды 30.10.2019

Бүгеннән мәктәпләрдә көзге каникуллар башланды, ләкин укучылар мәктәп тормышыннан аерылып тормыйлар. Түгәрәкләр, имтиханнарга һәм олимпиадаларга әзерлек өлкәсендә кызу эш бара.
-
Без көчле, бердәм халык 29.10.2019

“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
-
Географик диктант 28.10.2019
27 октябрьдә илебезнең барлык төбәкләрендә зур масштаблы географик диктантны узды .Владимир Путин инициативасы белән үтә торган мондый күләмле акция Рус география җәмгыяте тарафыннан уза. Катнашучылар 30 сорауга җавап биреп, барлыгы 100 баллга ия була алалар иде. Әдәби әсәрләрдән, сәяхәтчеләрнең көндәлекләреннән өзекләр буенча географик объектларны танып белү катнашучыларга аеруча ошагандыр дип уйлыйм. Тест эшләү аноним рәвештә үтте.Безнең мәктәп укучылары да Федоровск урта мәктәбе базасында әлеге акциядә катнаштылар. -
Яшь армиячеләр олимпиадада 26.10.2019

Бүген мәктәбебезнең "Пламя" яшь армиячеләр отряды "Россиянең хәрби тарихы"дип исемләнгән олимпиаданың муниципаль этабында катнаштылар.Нәтиҗәләре билгеле булмаса да, оештыручылар барлык отрядларга да катнашучы дипломнары тапшырдылар.
-
Файдалы мәгълүмат! 25.10.2019
Доводим до вашего сведения, что у Министерства образования и науки Республики Татарстан есть действующие аккаунты в социальных сетях, на которых размещаются актуальные новости.Вконтакте: https://vk.com/moinrthttps://vk.com/public174961040Instagram: https://www.instagram.com/mon.rt/Facebook: https://www.facebook.com/groups/2426344784276255/Одноклассники: https://ok.ru/profile/586990108938












