МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Егерменче көн 29.06.2019

Бүген көн кояшлы, лагерьның соңгы көннәре булса да, иртәдән күңелләр күтәренке. "Яшәү рәхәт!"дип аталган көн искиткеч матур мизгелләр белән узды.Балалар табигатьтә төрле уеннар уйнадылар, ярыштылар, дару үләннәре белән таныштылар.
-
Лагерьда унтугызынчы көн 28.06.2019

Бүген лагерьда "Мәрхәмәтлелек көне" булды.Балалар темага карата мультфильмнар карадылар,әдәплелек турниры үткәрделәр.
-
Унсигезенче көн 27.06.2019

Вакыт аккан судай сизелми дә... Лагерьның унсигезече көне дә җиткән. Иртәдән «Рекордлар утравы» көне уңаеннан линейка узды һәм бүгенге көннең планлаштырган эш-чаралары белән таныштырылды. Алда безне «Иң-иң-иңнәр...», «Слабо», «Син шулай булдыра аласыңмы?» конкурслары уздырылды,курчак театры да уйналды,коррупция,наркомания кебек тискәре гадәтләргә каршы рәсемнәр дә ясалды.Шулай көннең узганы да сизелмәде.
-
Лагерьда унҗиденче көн 26.06.2019

Бүген лагерьда һөнәрләр көне. Татарстанда 2019 ел эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. “Һәр һөнәр дә яхшы, һәр һөнәр дә кирәкле” темасына әңгәмә үткәрелде. Һөнәрләр турында мәкальләр искә төшерелде, табышмакларга җавап табылды, шигырьләр сөйләделәр. “Мин кем булырмын үскәч” темасына рәсем конкурсы оештырылды, нәтиҗә ясап, урыннар билгеләнде. Ә авылыбыздагы ферма,машина-трактор төзәтү паркында күргәннәрен сөйләп туя алмыйлар.
-
Юлларда яшел ут кына янсын! 25.06.2019

Бүген лагерьның 16 нчы көне юл йөрү кагыйдәләренә багышланды. Укучылар юлда йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен искә төшерделәр. Соңыннан ике отряд арасында "Күңелле светофорик" дигән уен-ярыш оештырылды. Балалар бик актив булдылар. Бер-берсен уздырып сорауларга җавап бирделәр. "Салават күпере"бассейнына барып рәхәтләнеп су коенып кайттылар.Федоровск янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән очраштылар.
-
Чыгарылыш кичәсе 25.06.2019

Бүген Мөрәле төп мәктәбендә чыгарылыш кичәсе узды.Мәктәпне 4 укучы тәмамлады. Аларның шатлыгын уртаклашырга тантанага укытучылар, әти-әниләре килде.Бәйрәмгә килүчеләр барысы да чыгарылыш сыйныф укучыларын истәлекле көннәре белән ихлас котладылар. Тормыш юлында үз урыннарын табуларын теләделәр.Армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, хәерле юллар!
-
Унбишенче көн 24.06.2019

Бүген көн "Игелекнең чиге юк" дип исемләнгән иде.Балалар чишмә янына бардылар, фермага сәяхәт иттеләр, күңелле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 14 нче көне 23.06.2019

Бүген лагерьда "Пушкин әкиятләре" көне.Балалар рус халык язучысы А.С.Пушкин әкиятләрен укыдылар,инцинеровкалар куйдылар,рәсемнәр ясадылар.Музыкаль уен коралы Балалайка тарихы белән дә таныштылар.
-
Хәтер көне 22.06.2019

Бүген лагерьда "Хәтер көне",чөнки Бөек Ватан сугышы башланган көн. Балалар обелискка бардылар, илебез өчен һәлак булган якташлар өчен чәчәкләр куйдылар,матур открыткалар ясадылар.
-
"Тапкырлар һәм җитезләр" көне 21.06.2019
Бүген безнең лагерьда “Тапкырлар һәм җитезләр” көне булып узды. Лагерьга йөрүче балалар бүгенге көнне бик кызыклы һәм истә калырлык итеп үткәрделәр. Тәрбияче Лилия Рифкать кызы викторина, табышмак, кроссворд эшләтте. Җанатарлар өчен дә кызыклы сораулар, биремнәр әзерләнгән иде,экологик квнда да теләп катнаштылар. 21 июнь - Россиядә кинологлар көне булуы турында да әңгәмә булып узды.












