МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Бездә уку елына әзерлк буенча комиссия 12.08.2019

Бүген безнең мәктәптә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.А. Биккулова, мәгариф бүлеге методистлары, Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре составындагы мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү комиссиясе булды.
-
Мәктәбебез укучыларны кабул итәргә әзер 09.08.2019

Укытучылар,техник хезмәткәрләр мәктәпнең эчен дә, тышын да ялт иттереп җыештырдылар,яңа уку елында балаларга уңайлы булсын өчен барлык көчләрен куйдылар.
-
Яңа уку елына әзерлек бара 07.08.2019
Мәктәптә яңа уку елына әзерлек бара. Быел мәктәп һәм балалар бакчасында ремонт эшләре башкарылды, мәктәп яны территориясен укытучылар тәртипкә китерде. -
Яшелчәләр мул уңыш бирә 27.07.2019

"Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне", дип әйтәләр. Укучылар көн саен су сибеп үтергән кыярлар да узыша-узыша үсәләр, көн аралаш кыярларны җыеп пешекчеләр кышка әзерлиләр.
-
Сарымсак уңышы 23.07.2019

Бүген мәктәпкә практикага йөрүче укучылар җитәкчеләре Алсу Мансур кызы җитәкчелегендә сарымсак җыеп алдылар.Сарымсак уңышыбелән сөендерде.
-
Җәйге практика дәвам итә 15.07.2019

"Җәй эшләсәң, кыш ашарсың" дигәнәр боынгылар.Шул мәкальне истә тотып укучылар мәктәп бакчасында практика үтүләрен дәвам итәләр.Чәчәкләргә су сибәләр, җиләк,суган,помидор чүпләрен утыйлар.
-
"Сәләт-Биләр"форумында булдык 08.07.2019

Инде менә ничә ел дәвамында “Сәләт”нең иң масштаблы проекты булып Биләр каласында узучы “Сәләт-Биләр” форумы кала бирә. Әйе, масштаблы, чөнки халыкара статусын йөртә ул.“Әлеге форумда катнашу бәхете безгә дә насыйп булды.Сәләт” форумында катнашкан балалар үзләре өчен күп нәрсә алалар. Чөнки “Сәләт” ул – мохит. Белемгә, фәнгә тартылган балаларны, аеруча акыл сәләтләрен төрле конкурсларда, олимпиадаларда күрсәткән балаларны барлау, сайлау, үстерү мохите. Ул шулай ук сәләтле балаларны, яшь галимнәрне бер-берсе белән һәм атказанган остазлар белән таныштыру, алга таба тормышларында сәләтләренә тәңгәл профессия, күңелләренә кулай юл, яшәү рәвеше сайларга ярдәм итү мохите дә.
Бу форумнан без үзебезгә бик күп яңалыклар алып кайттык һәм форумга бару мөмкинлеге булдыручыларга рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Мәктәп бакчасында 05.07.2019

Мәктәп бакчасында укучылар җәйге практика үтә. Алар мәктәп ашханәсе өчен яшелчәләр, җиләк җимешләр, мәктәп ишегалды ямьле булсып торсын өчен матур чәчәкләр үстерәләр.Хәзерге вакытта 7 нчы сыйныф практика үтә,алар яшелчәләргә су сибә,карлыган җыялар.
-
Витаминлы азык әзерләдек 02.07.2019

Мәктәбебез хезмәткәрләре, "Дубравы" агрофирмасына яфраказык әзерләргә бардык. Табигатькә хозурланып, саф һавада бер өем яфраказыкның җыелуын сизми дә калдык. "Бердәмлектә - көч", дип белми әйтмиләр шул...
-
"Дуслык" лагерының 21 нче көне 30.06.2019
Бүген “Дуслык” лагерының соңгы көне. Балалар өчен төрле уеннар һәм ярышлар, ягъни Сабантуй бәйрәме оештырылды, бүләкләр бирелде. Укучылар лагерьда алган кичерешләре буенча анкеталар тутырдылар, лагерь ябылу хөрмәтенә концерт куйдылар һәм матур хисләр белән өйләргә таралдылар. Хуш “Дуслык”лагере, киләсе уку елына кадәр хуш мәктәп!












