МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | Smur.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1917 |
| У нас учатся: | 16 учащихся | 16 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Без бергә."Көзге игелек атнасы"акциясе 06.09.2019

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында 8 нче сыйныф укучылары белән «Без төрле, әмма без бергә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Без барыбыз да төрле гаиләләрдә тәрбияләнәбез, төрле гореф-гадәтләр белән, төрле кешеләр белән дус булабыз – болар барысы да безгә аерым бер эз калдыра. Һәр кеше уникаль һәм үзенчә кабатланмас.Без төрле булсак та, башка кешеләрнең холкы һәм тышкы кыяфәте үзенчәлекләренә карата түземле булырга, дус булырга, аралашырга өйрәнергә кирәк.
-
Бәрәңге алдык 05.09.2019

Бүген мәктәп бакчасында бәрәңге алдык.Икенче икмәк мул уңыш бирде.Кояшлы матур көндә күтәренке кәеф белән уңыш җыюы да күңелле.
-
"Тормыш тамчысы"акциясе 04.09.2019

3 сентябрь-терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Бу көн 2004 елның сентябрь аенда Төньяк Осетия, Бесландагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган. Теракт вакытында анда 331 кеше үлгән, аларның күбесе балалар. Өч көн эчендә дә бер тамчы су да эчә алмаганнар. Бүген 11 сәгатьтә безнең мәктәп укучылары "Тормыш тамчысы" акциясендә катнаштылар,әлеге акция аша без үзебезнең белән булмаган кешеләрне-чәчәкләргә су сибеп искә алдык.
-
Белем бәйрәме 02.09.2019

Бүген мәктәбебездә яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка узды. Бәйрәмне ачу өчен Гимн яңгырады. Мәктәп директоры Мозаффарова Рушания Зөфәр кызы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, яңа уку елында уңышлар теләде. Бу уку елында беренче тапкыр 3 укучы мәктәпкә бара, ә аларны белем юлында Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы алып барачак. Бәйрәмгә килгән кунаклар барысын да яңа уку елы башлану белән котладылар һәм беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар.
-
Китапханәдә дәреслекләр әзерләү 26.08.2019

Мәктәп китапханәсендә укучыларны дәреслекләр белән тәэмин итү эше тулы көченә бара.
-
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" 23.08.2019

"Кайбыч" ябык шугалагында ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"хәйрия акциясе узды. Мәктәпнең педагогик коллективы, шулай ук укучылар аның актив катнашучылары булдылар. Әлеге чара кысаларында безнең районның мохтаҗ укучылары яңа уку елы башлануга әзерләнергә ярдәм итүче кыйммәтле бүләкләр алдылар. 1 нче сыйныф укучыларына да традицион рәвештә уку кирәк-яраклары тутырылган ранецлар бүләк иттеләр.
-
Традицион август киңәшмәсе 21.08.2019

Бүген район мәдәният йортында Кайбыч муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышы узды. Ел саен бу вакыйга педагогик җәмәгатьчелекне алдынгы идеяләр һәм проектлар эзләүдә берләштерә, коллегалары белән тәҗрибә уртаклашырга, иң актуаль мәсьәләләрне фикер алышуга чыгарырга мөмкинлек бирә. Бу көннәрдә район педагоглары узган уку елына йомгак ясадылар, киләсе елга максатлар һәм бурычлар билгеләделәр. Конференциядә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан федераль университеты проректоры Рияз Минзарипов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф өлкәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.Утырышта узган уку елына йомгак ясалды, яңа уку елына максатлар билгеләнде һәм бурычлар билгеләнде. Әлбәттә, безнең районның лаеклы педагогларын бүләкләүсез булмады. Алар арасында безнең укытучылар да бар: Җиһаншин Ф.Г., Гарапова Г.М.
-
Фән укытучылары секция утырышларына җыелдылар 19.08.2019

Бүген фән укытучылары август киңәшмәләре кысаларында секция утырышларына җыелдылар.
-
Август киңәшмәләре башланды 16.08.2019

Бүген Хуҗа Хәсән мәдәният йортында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог - оештыручылар, сыйныф җитәкчеләре катнашында "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында тәрбия процессы белән идарә итү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар"дигән темага август конференциясе узды. Конференциядә мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәрәфиева Л.Ә.чыгыш ясады.
-
Бакча эшләре дәвам итә 14.08.2019

Бүген практикага килгән укучылар мәктәп бакчасында помидор җыйдылар,кәбестә араларын чистарттылар.












