• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Балтасинский
  • Школы
  • МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1
Телефон: +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20
E-Mail: Sbrb.Blt@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ Бурбашская СОШ
Руководитель: Сибагатуллин Малик Тимерханович
Год основания учреждения: 1966
У нас учатся: 138 учащихся/138 укучы
У нас учат: 24 учителя/24 укытучы

Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары

Кадерле чыгарылыш укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

Опубликовано: 25.05.2013

25 май Татарстан Республикасы мәктәпләренең 20 меңгә якын укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр яңгырый. Дәресләр, тәнәфесләр, өй эшләре – барысы да артта кала. Әлеге мизгелләрне сез кайчан да булса моңсулык белән искә алырсыз. Ә бүген исә – бары дулкынланулы шатлык. Тизрәк олы тормышка аяк атлыйсы, мөстәкыйль буласы килә. Ул нинди булыр – бары үзегездән тора.
Республиканың белем бирү учреждениеләрендә һәр укучыга үз алдына куйган максатларга ирешү, потенциал мөмкинлекләрен тулусынча ачу өчен бөтен шартлар тудырылган. Татарстан Республикасы хөкүмәте белем бирү системасына гаять зур игътибар бирә. Аның үсешенә зур суммада акча бүлеп бирелә. Ләкин бер җиһаз да, никадәр генә заманча булмасын, балаларны һәм үзенең хезмәтен яратучы педагогны алыштыра алмый.
Кадерле укытучылар! Сезгә рәхмәтнең иң зурысы! Үзегез тәрбияләгән укучыларга сез белем, тәҗрибә, җан җылысы бирдегез, ә бүген аларның уңышлары өчен шатланасыз һәм горурланасыз. Ышанам, мәктәпне тәмамалаучы һәр укучыгыз, еллар үткәннән соң, үзенең туган мәктәбен сагынып искә алачак.
Кадерле чыгарылыш укучылары! Берничә көннән сезне җитди сынау – дәүләт имтиханнары бирү көтә. Аларны уңышлы тапшыруыгызны һәм тормышта дөрес юлны сайлавыгызны теләп калам. Ата-аналарыгызның һәм укытучыларыгызның өметләрен аклавыгызны телим.
Уку елы ахырына якынлашты. Алда – җәй, барлык укучылар өчен көтеп алынган каникуллар һәм гаять үзенчәлекле вакыйга – Казанда Бөтендөнья студент уеннары. Безнең укучылар һәм студентларның яхшылардан яхшылары, волонтер буларак сайлап алынганнары, Универсиада – 2013 не үткәрүдә иң актив ярдәмчеләр булачак. Ә инде һәрберебезнең уникаль спорт бәйрәменең шаһите булу мөмкинлеге бар. Бөек тарихи вакыйгада катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.
Казанда үтәчәк Бөтендөнья студент уеннары спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен алга таба үстерү өчен этәргеч булачагына тирән ышанам.
Барыгызның да яхшы ял итүен һәм яңа ачышларга, казанышларга көч җыюын теләп калам.
Сезгә уңышлар һәм үз көчегезгә ышану юлдаш булсын


Источник: http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/202102.htm

К списку новостей