МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Соңгы кыңгырау бәйрәме
Опубликовано: 25.05.2013
Соңгы звонок...Соңгы дәрес...Беренче укытучы...әлеге сүзләр бер-берсе белән бик зур бәйләнештә торалар. Укытучы...әлеге исем һәркемнең йөрәгенә, күңеленә бик якын, кадерле. Күптән түгел генә барлык чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге минутларда күп кенә укучыларның йөзләрендә шатлык шул ук вакытта моңсулык тойгылары да бар иде. Бу көнне барлык чыгарылыш укучылары кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп сукмакларыннан атладылар, 11 ел буе кичергән шатлыклы, борчулы вакытларын искә төшереп хатирәләрен яңарттылар. Алар бу көннән яңа тормышка аяк басалар, алда аларны яңадан-яна сынаулар көтә.
Безнең Бөрбаш урта мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау” бәйрәме бик матур, истәлекле, онытылмаслык итеп үткәрелде. Мәктәбебезнең иң тырыш, уңган 10 укучысы мәктәп белән саубуллашты. Минемчә, әлеге укучылар укытучылар күңелендә бары матур хатирәләр белән генә җуелып калгандыр. Гомумән әйткәндә, әлеге укучылар мәктәп тарыхында да тирән эз калдырдылар. Чөнки алар, берсеннән-берсе тырыш, талантлы, спорт сөюче, сәнгатькә гашыйк укучылар. Алда сезне зур сынаулар көтә, әлеге сынауларга баш имәскә,куелган максатларыгызга ирешергә язсын. Хәерле юл сезгә укучылар!
Алда көтә сезне зур сынаулар,
Сынауларны җиңел узыгыз.
Киләчәктә яңа үрләр яулап,
Иң бәхетле кеше булыгыз!
К списку новостей










