МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
Агачлар утырттык 29.04.2014

26 апрель көнне бертөркем укучыларыбыз су буйларына, Сабантуй мәйданчыгы тирәсенә агачлар да утыртып кайттылар. Табигатебезне баету, аны саклау һәм яклау ул безнең изге бурычыбыз. Без утырткан агачлар киләчәктә авылыбыз тирәсен ямьләндереп торыр, безнең бу изге гамәлебездән авылыбыз тагын да ямьләнер.
-
“Йолдызлык – 2014” 29.04.2014

Мәктәбебезнең җырчы , биюче, нәфис сүз остасы булган артистлары 25 нче апрель көнне Соснада үткән “Йолдызлык” фестивалендә катнашып кайттылар. Укучыларыбызның чыгышлары тамашачы күңеленә бик хуш килде. Алар укучыларыбызның һәр чыгышын көчле алкышларга күмде. Укучыларыбыз үзләре дә “Йолдызлык” фестивален көтеп алалар һәм анда бик теләп катнашалар
-
Бездә очрашу 29.04.2014

23 нче апрель көнне мәктәбебезгә авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Шәмсиевич килде. 21 нче апрель авыл җирлекләре көне буларак килде ул безгә . Сәйдәш Шәмсиевич үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды. Куелган планнары һәм ирешелгән уңышлары хакында укучыларыбызга сөйләде
-
Чисталык үзе бер гамәл 28.04.2014

26 апрель көнне мәктәбебез коллективы мәктәп тирәсен чистарту максатыннан өмәгә чыкты. Һәр класска җыештыру өчен аерым участоклар бүленеп бирелде. Көн салкын һәм күңелсез булуга карамастан укучыларыбыз бик тырышып эшләделәр. Үзләренә бирелгән территорияне һәммәсе ялт иттереп, чистартып куйдылар.
-
“Марш Парков – 2014” 28.04.2014

23 нче апрель көнне мәктәбебезнең “Марш Парков” конкурсында катнашып, җиңүче булган укучыларыбыз Түнтәр мәктәбендә үткән бәйрәмдә катнаштылар. Түнтәр мәктәбе укучылары безне бик матур каршы алдылар, әлеге бәйрәмне бик матур алып бардылар. Безнең укучыларыбыз Акбиров Инсаф, Галиуллин Илсаф, Мифтахов Наил, Гафарова Гөлгенәләр әлеге бәйрәмнең матур бүләкләренә ия булдылар.
-
“Алтын каләм” бәйгесе 25.04.2014

24 нче апрель көнне район мәдәният йортында Г.Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы булды. Бәйрәмгә башкалабыздан бик күп әдипләр килделәр. Бу бәйрәмдә безнең мәктәбебез укучылары да катнашты. 9 нчы сыйныф укучысы Сәләхетдинова Әнисәгә “Алтын каләм” бәйгесендә 2нче урын алганы өчен, Мактау Грамотасы һәм бүләк тапшырылды. 3нче сыйныфтан нәфис сүз остасы Газизуллин Кәрим дә әлеге бәйрәмдә катнашты. Ул районда үткәрелгән шигырь конкурсында 2нче урын алган иде.
-
Ачык дәрес 22.04.2014

21 апрель көнне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Тәлгатовна 9 сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Яңа технологияләр, яңа алымнар кулланып үткәрелгән дәрес бик оешкан төстә барды
-
Әкият иле 22.04.2014

-
Бии, җырлый Бөрбашым 21.04.2014

Мәктәбебез күләмендә, класслар арасында татар халык җырларына һәм биюләргә конкурс үткәрелде. Укучыларыбыз бәйгегә тырышып әзерләнгәнәр. Әлеге бәйгедә катнашкан оста җырчыларны һәм бию коллективларын мәктәп администрациясе мактау грамоталары белән бүләкләде. Мәктәбебез директоры аларга матур теләкләр теләде, рәхмәтләрен сүзләрен белдерде. “Бу бәйрәм киләчәктә традициягә әйләнсен, алда сездән халкыбызның тагы да матур җырларын, тагы да матур биюләрен көтеп калабыз” – дигән теләкләрен җиткерде
-
Спорт, спорт, спорт 21.04.2014

Район күләмендә үткән волейбол ярышларында мәктәбебезнең 2000 – 2001 нче елгы кызларыбыз һәм егетләребез командасы катнашты. Бу ярышларда егетләр командасы IV урынны яуласа, кызлар командасы пьедесталның югарырак баскычына күтәрелделәр, алар III урынга лаек булдылар. Әфәрин, кызлар! Алда тагы да зур җиңуләр насыйп булсын сезгә










