МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 258 259 ( 260 ) >>
-
Кышка витамин 17.09.2014

Бу арада укучыларыбыз бик тырышып миләш җыя. Аларның һәрберсе билгеле бер күләмдә миләш җыеп, ашханәгә тапшыра. Витаминнарга бай булган миләштән пешекче апалар компот кайнаталар
-
Сәламәтлек сәгатьләре 11.09.2014

11 сентябрь көнне классларда сәламәтлек сәгатьләре үтте. Сыйныф җитәкчеләре үз сыйныфларында укучылар белән шушы тема астында әңгәмәләр үткәрделәр. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл булуы, үз сәламәтлеген турында нык кайгыртырга кирәклеге хакында аңлаттылар. Мондый тәрбия сәгатьләренең укучыларыбыз өчен бик файдалы булыр, чөнки һәр бала нинди дә булса бер фикерне үз күңеленә салып куя, аның турында уйлана
-
Әти-әниләр җыелышы 10.09.2014

8 сентябрь көнне, мәдәният йортында мәктәбебезнең әти – әниләр җыелышы булып үтте. Җыелышта районның яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафисович, авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Шәмсиевич, районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Ләйсән Маратовналар катнашты. Башта директорыбыз Гүзәл Галимулловна әти – әниләрне мәктәп эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Аннан соң сүз авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Шәмсиевичка бирелде. Ул Бөрбаш авыл советы җирлегендә башкарылган эшләр турында белдереп үтте, сайлаулар хакында фикерләрен җиткерде. Рөстәм Рафисович та әти – әниләргә сайлаулар буенча район башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән бердәм фикерләрен җиткерде. Халыкны дөрес фикер йөртеп, сайлауларда актив катнашырга өндәде. Ә Ләйсән Маратовна әти – әниләрне балаларны төрле куркынычлардан саклау, кич чыгулар, балаларны ныклы контрольдә тотулар хакында кисәтте. Барлык законнарны, тәртип, кагыйдәләрне ныклап аңлатты
-
Мәктәбебез ветераннарны каршы ала 10.09.2014

9 сентябрь көнне мәктәбебезгә кунаклар килде. Алар районыбызның төрле авылларыннан, төрле тармакларда эшләп чыккан ветераннарыбыз. Ветераннар бу көнне район башлыгы Рамил Рашитович белән очрашты. Рамил Рашитович ветераннарны Балтач районында алып барыла торган нәтиҗәле эшләре белән таныштырды. Өлкәннәребезгә булган хөрмәт хисләрен белдерде. 14 сентябрьдә булачак сайлаулар хакында да сөйләп үтте, сайлауларда актив булырга, акыл белән , үзебез лаеклы дип атаган шәхесләргә һәм партияләргә тавыш бирүләрен сорап, сайлауларда көтеп калуларын белдерде. Аннан ветераннарыбыз хөрмәтенә укучыларыбыз коллективы ял концерты тәкъдим итте. Калган вакыттларын ветераннарыбыз чәй табыны артында дәвам иттеләр. Бер – берсе белән аралашып, сөйләшеп утырдылар. Ветераннарыбыз мәктәбебезнең матурлыгына, чисталыгына искиткеч соклануларын белдерделәр. Кунакчыл коллективыбызны, укучыларыбызны бик яратып киттеләр. Барысы да аерым – аерым олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
«Светофор белән сәяхәт» 08.09.2014

-
Без һәрвакыт әзер 07.09.2014

5 сентябрь көнне мәктәбебездә эвакуация булды. Куркыныч хәлләр булган очракта, ничек, кайдан йөрү юллары турында кабат искәртү, исләренә төшерү өчен үткәрелде ул. Эвакуация планнарын игътибар белән карарга, өйрәнергә кирәклегенә басым ясалды. Куркыныч хәлләр булган очракта каушап калмаска, һәрвакыт әзерлекле, барлык кагыйдәләр өйрәнелгән булырга тиешлеге хакында кисәтелде
-
Финанс грамоталылыгы көне 06.09.2014

Шушы уңайдан 5 сентябрь көнне авыл җирлеге советыннан хисапчы Гильметдинова Асия апа килде. Халык белән эшчәнлектәге яңа законнар белән таныштырды. Салым җыюлар хакында аңлатып үтте, гомүмән алганда үзләренең эшләре нидән гыйбарәт булуы турында сөйләде. Финанс өлкәсендә эшләргә кызыгучылар өчен нинди фәннәрне яхшырак үзләштерергә, үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга, нинди уку йортларында белем алырга кирәклекне укучыларыбызга аңлатып китте.
-
“1 нче сыйныфларда очрашу” 04.09.2014

4нче сентябрь көнне 1нче сыйныф укучылары полиция хезмәткәре Ләйсән Маратовна белән очрашты. Ләйсән Маратовна 1 нче сыйныф укучыларын юл йөрү кагыйдәләре белән таныштырды. Һәр укучыга памяткалар тапшырды.
-
Игътибар, балалар! 04.09.2014

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы уңаеннан мәктәбебезгә 4 сентябрь көнне районның балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Ләйсән Маратовна килде. Ул беренче сыйныф укучылары белән очрашып, алар белән әңгәмә үткәрде. Аннан соң югары сыйныф укучылары белән сөйләшүләр алып барды. Укучыларга кагылышлы барлык төр законнар, алар үтәргә тиешле таләпләр турында бик җентекләп аңлатты. Ләйсән Маратовна белән очрашып сөйләшү укучыларыбызга бик файдалы һәм кирәкле очрашу булды.
-
2014/15 уку елы чыгарылыш укучылары өчен сочинение темалары 04.09.2014

Аларга сугыш, яшәү мәгънәсе, кеше һәм табигатьнең әдәбиятта роле хакында уйланырга туры киләчәк. Мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучыларының белем дәрәҗәсенә нәтиҗә ясаучы инша темалары билгеле булды. 11 нче сыйныф укучылары бу иншаны декабрь аенда язачак. Язылган инша БДИ га керү мөмкинлеге бирә, ә җыелган баллар исә югары уку йортына кергәндә исәпкә алыначак. Укучыларга сугыш, яшәү мәгънәсе һәм кешенең, табигатьнең әдәбиятта роле хакында язу мөмкинлеге бирелә. «Новые известия» хәбәр иткәнчә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен биш тема сайланылган. “Бөтен Россия юкка гына хәтерләми...” («Недаром помнит вся Россия...») темасы шагыйрь Михаил Лермонтовның тууына 200 ел тулуга һәм аның әсәрләренең үзенчәлегенә багышлана. Икенчесе — “Кешелеккә сугыш тарафыннан бирелгән сораулар” («Вопросы, заданные человечеству войной»):










