МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
50 елдан очрашу 26.05.2014

50 елдан очрашу
-
Президент сайлаулары 24.05.2014

23 нче май көнне мәктәбебезнең “Аргамак” укучылар оешмасына президент сайлаулары үтте. Һәр класс алдан президентлыкка кандидатлар күрсәттеләр. Аннан сайлау бюллетеньнары ясап, сайлау үткәрдек. Һәр укучы сайлау бюллетены алып, кайсыдыр кандидатка үзенең яшерен тавышын биреп, сайлау урнасына бюллетеннарын салды. Нәтиҗәдә, иң күп тавыш белән 7 сыйныф укучысы Латыйпова Алсу “Аргамак” укучылар оешмасының президенты итеп сайланды.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2014

24 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме булып үтте. Моңсу бәйрәм булса да, бик оешкан төстә, матур үтте бу бәйрәм. Укучыларыбыз укытучыларга шигъри юллар, матур җырлар һәм матур чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп ,үзләренең җылы хисләрен белдерделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр
-
Экскурсия 22.05.2014

-
Без – варислар 20.05.2014

19 май көнне 4 сыйныф укучыларын Татарстан варислар сафына кбул итү тантанасы булып үтте. Укучыларыбыз иптәшләре алдында ышанычлы варислар булырга - халкыбызның гореф – гадәтләрен, туган як табигатен саклау, туган җиребезгә игелекле шәхесләр булып үсәргә сүз бирделәр. Шушы матур сүзләрдән соң, 7 сыйныф укучылары аларга галстуклар такты. Мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна аларга матур киңәшләрен бирде, изге теләкләр теләде. Акыллы, тәртипле, ышанычлы яшьләр булып үсүләрен теләде. Алда матурлыкка әйдәүче, аларга ак юл күрсәтүче әнә шундый матур галстуклар тактык без укучыларыбызга. Алар бүгеннән Татарстаныбызның ышанычлы варислары булып, киләчәккә атларлар
-
Сәяхәт 19.05.2014

15 нче май көнне 10 сыйныф укучылары Бөре елгасы буйлап җәяүле сәяхәт иттеләр. Туган ягыбызның матур табигатен күзәтеп, тирә - як күрше авылларны барлап, андагы тарихи урыннарны күреп, үзләренчә рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайттылар алар.
-
Классларда бердәм экологик дәресләр 15.05.2014

Классларда бердәм экологик дәресләр үткәрелде
-
Очрашу
14.05.2014
7 май көнне башлангыч сыйныф укучылары сугыш чоры баласы, ветеран укытучы Сафаргалиева Гашия апа белән очрашу үткәрделәр. Гашия апа балаларга үзенең бала чагының нинчек үтүен, сугыш арты елларының авырлыкларын сөйләде. Үзенең балачак елларын исенә төшерде. Балаларга изге , матур теләкләрен җиткерде. Аларның акыллы, сүз тыңлаучан, тәртипле булып үсүләрен теләде.
-
Экологик дәрес 14.05.2014

-
Митинг 13.05.2014

8 май көнне һәйкәл янында үткән митингта катнашты укучыларыбыз. Бер минут тынлык белән искә алганнан соң һәйкәл алдына яу кырында ятып калганнар истәлегенә венок та салдылар. Тик быел Бөек Җиңү тантанасында ветераннарыбыз санаулы гына иде. Үзәкләренә үткән, авыр сугыш елларын кичергән ветераннарыбыз елдан – ел кими бара. Ә бүгенге көндә исән булган хөрмәтле ветераннарыбызны котларга район башкарма комитетыннан Ирек Сәяфович килгән иде. Ул аларга җылы хисләрен җиткерде, башкарма комитеты исеменнән изге теләкләрен теләде. Авыл җирлеге башлыгы Сәйдәш Шәмсиевич, мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна бик матур теләкләр теләп, олы рәхмәт хисләрен белдерде ветераннарыбызга.










