МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Хатасыз язу - модада 11.04.2014

12 апрель көнне Казанда һәм илебезнең тагын 370 шәһәрендә тоталь диктант узачак. “Грамоталы язу – модада!” шигаре астында үткәрелүче бу чара елдан-ел күбрәк катнашучы җыя. Новосибирск дәүләт университеты филологлары тарафыннан уйлап табылган бу чараның популярлыгы соңгы елларда артканнан арта бара. 2004-2009 елларда ул үзешчән сыйфатта булып, шушы уку йорты студентлары өчен генә үткәрелгән. 2010 елда аңа Новосибирскиның мәгариф учреждениеләре, китапханәләр кушылган. Нәтиҗәдә, шәһәрдә 17 мәйданчыкта берьюлы 2400 чамасы кеше үзен сынап караган. Алар арасында укучы яшьләрдән алып, зур галимнәргә, бизнесменнарга, өлкә министрына кадәр булган. Диктантны исә калада танылган шоуменнар, эфирда танылган алып баручылар, атказанган укытучылар укыган, ә текстны язучы-фантаст Борис Стругацкий әлеге диктант өчен махсус язган. 2011 елда диктант беренче тапкыр Россия киңлекләренә аяк баса - чарада илебезнең 13 шәһәре катнаша. Быел исә акциядә катнашучылар исемлегендә Россия шәһәрләре генә түгел, ә Рим, Прага, Торонто, Улан-Батор, Тель-Авив, Хургада һ.б. да бар. Казанда тоталь диктант беренче тапкыр 2012 елда уза һәм шактый зур кызыксыну уята - чарада 500 кеше катнаша. Кызганычка, узган елны акция башкалабызны читләтеп үтә. Быел диктант яңадан Казанга кайта. 12 апрель көнне Казан федераль университеты, Казан элемтә электротехникумы, Халыклар дуслыгы йорты ишекләре диктан язарга теләк белдергән һәркем өчен ачык. Үз белемен сыйдырышлыгы зур булмаган “Татмедиа” агентлыгы, Яңа Савин районының 7 санлы гимназиясе һәм Казан сәүдә-икътисад техникумы биналарында тикшерергә теләүчеләр исә биредә алдан теркәлергә тиеш. Бу мәйданнарга килә алмаучылар диктантны өйдән генә дә яза ала. Андыйлар өчен он-лайн трансляция оештырылачак. totaldict.ru/live/ сылтамасы буенча диктантны туры эфирда тыңларга һәм махсус формада язырга мөмкин булачак. Казанда “Тоталь диктант” 15.00 сәгатьтә башланачак. Текст авторы булып быел Россия язучысы Алексей Иванов («Географ глобус пропил», «Сердце Пармы», «Общага на крови» әсәрләре авторы) сайланган.
-
Бердәм дәүләт имтиханыннан тест өлеше юкка чыгарга мөмкин 11.04.2014

Бердәм дәүләт имтиханы структурасы янә үзгәрешләр кичерә. Икенче елдан башлап укучыларны уңышка өметләнү һәм БДИ “А” блогында җавапның 4 вариантын сайлау мөмкинлегеннән коры калдыралар, дип яза “Известия”.
БДИ ның хәзерге структурасы буенча “А” блогы имтихан тапшырганда беренче булып тора һәм тест биремнәреннән тора, анда тәкъдим ителгән җавапларның 4 вариантның берсен сайлап алырга кирәк.
“Бердәм дәүләт имтиханының үтә күренмәле итүгә юнәлдерелгән, укучыларның белемен һәм мәгариф программасын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау өчен берничә принципиаль үзгәреш карала. Без этап буенча БДИ ның бөтен фәннәр буенча барлык вариантларыннан “А” өлешен төшереп калдырырга планлаштырабыз”, - дип белдерде басмага РФ фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливанов.
“Җавап тап” блогыннан баш тартудан тыш, бөтен гуманитар фәннәр буенча телдән имтихан алу һәм дәүләт имтиханын язмача форматтан тулысынча электрон форматка күчерү планлаштырыла.
“Без БДИ ны телдән җавап бирү өлешен кертергә планлаштырабыз. Элек ул чит тел булачак, аннары андый технология тарих, әдәбият кебек башка гуманитар фәннәр буенча да сыналачак. Имтихан тапшыру буенча электрон технологияләре үсеш алачак. Элек компьютерда информатика буенча гына Бердәм имтихан тапшырачаклар, аннары башка фәннәр буенча да бу тәҗрибәне куллану күзаллана”, - дип ассызыклады Ливанов.
Барлык үзгәрешләр агымдагы елның августыннан да соңгы калмыйча әзерләнәчәк, бу 1 сентябрьдә 2015 елда узачак БДИ ның яңа кагыйдәләре билгеле булсын өчен эшләнелә, дип аңлатты министр.
-
“Шигырь язу остасы” конкурсы 09.04.2014

9 нчы апрель көнне 4-5 нче сыйныф укучылары арасында үткән “Шигырь язу остасы” конкурсына нәтиҗә ясалды. Укучылар яз, әни, туган авыл, Габдулла Тукай иҗатына багышлап шигырьләр чыгардылар. Алар барысы да бик тырышканнар. I урын 4 нче сыйныф укучысы Шакирова Галиягә, II урын 4 нче сыйныф укучысы Гыйльмуллин Фәнискә, III урын 5 нче сыйныф укучысы Мифтахов Наилгә бирелде. Калган укучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба барысына да иҗат уңышлары теләп калабыз.
-
Математик олимпиада 09.04.2014

8 сыйныф укучылары социаль челтәр аша, республикакүләм математик олимпиада да катнашып, матур гына уңышларга ирештеләр. Абдрахманова Алия, Сәләхетдинов Рәдис, Кадыйров Алмаз, Нуретдинов Нияз, Хайруллина Ләйсән, Мостафина Алсулар II дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Киләчәктә аларга укуларында тагы да зур уңышлар телибез. Гел шулай алдынгы, кызыксынучан, тырыш укучыларыбыз булып калсыннар
-
Апрель – туган тел ае 08.04.2014

7 апрель көнне , иртәнге линейкада 5 сыйныф укучылары “Туган тел” айлыгын игълан итеп, айлыкны башлап җибәрделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Зөфәровна айлыкның планы белән таныштырды. Һәр класска бирелгән эшкә җаваплы карауларын, билгеләнгән вакытка эшләрне төгәлләүләрен һәм актив булуларын сорады. Планга алынган чаралардан күренгәнчә , Габдулла Тукайны искә алу бик матур һәм күңелле үтәчәк . Без, бөек шагыйребезне онытмаска, безне татар телле иткән Тукаебызны хөрмәт белән искә алырга тиешбез.
-
Без – көрәшле халык 07.04.2014

5 апрель көнне Субаш мәктәбе базасында үткән, районкүләм татарча көрәш бәйгесендә безнең егетләребез тагын җиңүләр белән кайттылар. Көрәшчеләребез командасы IV урынга лаек булса, араларында аерым егетләребезнең тагы да матур уңышлары бар. Фәхертдинов Рүзәл һәм Нуретдинов Нияз I урынга, Әхмәтҗанов Хәниф һәм Мөхәммәтҗанов Муса II урынга, Сәләхетдинов Рәдис III урынга лаек булдылар. Әфәрин, егетләребез!
-
Без дә катнаштык 07.04.2014

Казан Федераль Университеты үткәргән фәнни – гамәли конференциягә 11 сыйныф укучысы Халиуллина Гөлгенә эшен тәкъдим итте. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Зөфәровна. Аның эше икенче турга үтте. Укучыбызга тырышлыгы һәм актив катнашканы өчен сертификат бирелде
-
Бездә кунаклар
05.04.2014
5 апрель көнне, мәктәбебезне 45 ел элек тәмамлаган укучылар килде. Бу күркәм шәхесләрне мәктәбебез коллетивы бик җылы кабул итте. Укучыларыбыз аларны кабат балачак елларына алып кайтты. Матур биюләре һәм җырлары белән аларның яшьлек еллары хатирәләрен исләренә төшерделәр. Очрашуга килгән һәркемнең йөзендә шатлык иде. Алар куанып та, яшь аралаш та бер – берсе белән мәктәп елларында булган вакыйгаларны искә алдылар. Күңелләренә рәхәтлек биргән, исләрендә бары тик шатлыклы мизгелләр генә калдырган , бик матур очрашу булды ул.
-
“Без – Тукай оныклары” 04.04.2014

Апрель ае мәгълүм булганча, традиция буенча “Туган тел” айлыгы буларак билгеләп үтелә. Мәктәп һәм район күләмендә бик матур чаралар, шигырь бәйрәмнәре, Тукай иҗатына багышлап бәйгеләр оештырыла. Шул уңайдан мәктәбебездә дә аерым план төзелде. Һәм бу юнәлештә барлык чаралар да укучыларыбыз актив катнашалар. Оештырылган чаралар бик матур үтә.
-
5 апрель Равил абыйның туган көне 04.04.2014

Равил Шиһап улы Шәрәфиев — Камал театры актеры, Русиянең (1988) һәм Татарстанның (1978) халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М. Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1978). 1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый. Аннары татар академия театрында эшли башлый.










