МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
Күргәзмә 19.04.2014

-
Кичә 18.04.2014

-
"Шүрәлеләр" бәйгесе 18.04.2014

17 нче апрель көнне 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында “Су анасы” һәм “Шүрәлеләр” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгегә 8 укучы әлеге персонажлар булып киенеп килделәр. Иң беренче үзләре белән таныштырдылар һәм үз-үзләрен якладылар. Алга таба сораулар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатыннан алынды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды. “Шүрәлеләр”-20 очко, “Су аналары”-17 очко җыйдылар. Укучылар бик актив булдылар. Бәйге шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Кичәдә катнашкан 7 нче сыйныф укучысы Шакиров Рәмзилгә, 5 нче сыйныф укучысы Корбанова Чулпанга Грамоталар, калган укучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Бәйрәм 16.04.2014

-
Кроссвордлар төзү конкурсы 16.04.2014

15 нче апрель көнне Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кроссвордлар төзү конкурсына нәтиҗә ясалды. Бу бирем 8 нче сыйныф укучыларына йөкләнгән иде. Барысы да актив катнаштылар. Кроссвордлар 5,6,7,10 нчы сыйныф укучылары тарафыннан чишелде. Иң яхшылары дип, Хайруллина Ләйсән, Мостафина Алсу һәм Фәхретдинова Илзирәнеке табылды. Әлеге укучыларның эшләре башкаларныкыннан төгәл, сорауларның кызыклы булуы белән аерылып торды.
-
Каратэ 14.04.2014

Әлки районында, республика күләмендә үткәрелгән каратэ ярышларыннан кызларыбыз - Корбанова Чулпан һәм Абдрахманова Алия зур җиңуләр белән кайттылар. Әлеге ярышларда Чулпан I урынны яулаган булса, Алия II урынга лаек булган. Кызларыбыз кубок, медаль һәм мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Әфәрин, кызлар!
-
Космонавтика көне 12.04.2014

Мәгълүм булганча 12 апрель, календарь битләрендә космонавтика көне буларак билгеләп үтелә. Тарих битләренә үзенең төрле вакыйгалары белән кереп калган бу көнне укучыларыбыз кабат искә алды. Радиотапшыру аша укучыларыбыз бу көннең вакыйгалары белән якыннанрак таныштылар. Космонавтиканың яшәешкә булган кирәкле факторларын, бик күп очучыларның исемнәрен һәм аларның хезмәтләре хакында кабат исләренә төшерделәр. Беренче очучы – Юрий Гагаринның тавышын да ишетә алдылар алар. Радио аша укучыларыбызга Юрий Гагаринның очыш алдыннан халыкка сөйләгән ышаныч һәм өметен сүзләрен, күңелендәге уй – хыяллары хакындагы чыгышын тыңлаттык. Менә шулай укучыларыбыз кабат, 12 апрель көненең серле вакыйгаларын хәтер йомгакларына чорнап куйдылар.
-
Без – табигать балалары 12.04.2014

Ел саен район күләмендә табигать байлыкларын саклау максатыннан үткәрелә торган “ Марш Парков” дип аталган экологик конкурста безнең укучыларыбыз бик теләп катнаша. Быел да укучыларыбызның бик күп эшләре әлеге конкурска җибәрелде. Сочинениеләр яздылар, шигырьләр иҗат иттеләр, рәсемнәр ясадылар, табигатьнең матур мизгелләрен фотоларга төшереп конкурска җибәрделәр алар. Укучыларыбызга бу бәйгедә зур уңышлар телик.
-
“Зирәк тиен” конкурсы 12.04.2014

11 нче апрель көнне 2-10 нчы сыйныф укучылары “Зирәк тиен” конкурсында катнаштылар. 1 сәгать 15 минут дәвамында һәр укучы 30 сорауга җавап табарга тырышты. Укучылар булдыра алганча тырышып эшләделәр. Нәтиҗәләрне генә көтәсе калды.
-
Җырлыйбыз да, биибез 11.04.2014

10 апрель көнне, авылыбызның мәдәният йортында укучыларыбыз җыр һәм бию бәйгесе үткәрде. Һәр сыйныфтан ике татар җыры һәм ике коллектив бию белән чыгыш ясады укучыларыбыз. Җырчыларыбыз татар халкының моңлы җырлары аша тамашачыга кабат үзләренең матур тавшларын ишеттерә алса, биючеләребез төрле биюләр аша үзләренең сәләтләрен һәм оста биюче икәнлекләрен күрсәтә алдылар.










