МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
Бөрбаш урта мәктәбе яңалыклары
Тыл ветераны Шәмсенур апада кунакта
Опубликовано: 10.05.2014Бәйрәм көннәрендә митинглар, концертлар, котлаулардан тыш “тимурчылык” эшен дә истән чыгармый укучыларыбыз. Мәктәбебезнең 8-класс укучылары, үзләре шефлык итә торган тыл ветераны Шәмсенур апаны бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр белән сыйлап кайттылар. Бер уңайдан өй тирәләрен җыештырып, бакчаларын китмәнләп, капка төпләрен тәртипләп тә куйганнар. Шәмсенур апа рәхмәтләр укып, изге теләкләр теләп озатып калган үзләрен. Молодцы укучылар. Һәрвакыт шулай ярдәмчел, ихтирамлы булыгыз.
К списку новостей










