МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 ( 267 ) 268 269 270 >>
-
Математик кроссвордлар 06.05.2014

Математика елы уңаеннан сәләтле укучылар һәм математика фәнен үз итүчеләр белән төрле чаралар еш уздырыла. Бу атнада 5-6 класс укучылары математик ребус, кросворд төзү, әкият язу буенча көч сынашты. Иң яхшы эшләр дип 5-сыйныф укучыларының эшләре сайланды һәм район конкурсына җибәрелде. Уңышлар елмайсын сезгә бишенчеләр. Киләчәктә дә математика белән дуслыгыгызны югалтмагыз.
-
“Аргамак” укучылар үзидарәсе утырышы 06.05.2014

Мәктәбебезнең укучылар үзидарәсе класстагы старосталар белән берлектә чираттагы айлык утырышка җыйналды. Алар үткән эшләргә нәтиҗәләр ясап, эшләнгән эшләргә кыскачы аналаизлар ясап үттеләр. Алда эшләнәчәк эшләр, “Аргамак” укучылар үзидарәсенә президент һәм министрлар сайлаулары хакында сөйләштеләр.
-
Хезмәт бәйрәме концерты 05.05.2014

30 нчы апрель көнне район күләмендә үткән хезмәт бәйрәме концертында безнең җырчы кызыбыз Адилә Исрафилова да катнашты. Җырчы кызыбызны тамашачы бик җылы кабул итте. Тамашачы аңа булган рәхмәтен көчле алкышлары аша белдерде
-
Эстафета 05.05.2014

1 май көнне бертөркем спорт сөюче укучыларыбыз район күләмендә үткән эстафетага бардылар. Традиция буларак 1 май - Тынычлык һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан үткәрелгән бу чарада укучыларыбыз ел саен теләп катнаша.
-
"Экология һәм энергетика" халыкара олимпиадасы 03.05.2014

"Экология һәм энергетика" халыкара олимпиадасы КФУ һәм Татарстан атом-төш куркынычына каршы көрәшү җәмгыяте тарафыннан 2000 елдан башлап үткәрелә.
Бу уку елында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары әлеге олимпиадада бик актив катнаштылар, араларында призлы урыннар яулаучылар да бар. Катнашкан укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез, менә алар: Асадуллина Диләрә, Гарифуллина Ләйсән, Мифтахова Гүзәл, Мухаметзянов Муса, Сабирзянов Илназ, Хайруллина Алинә.
-
“Куркынычсыз тәгәрмәч” 03.05.2014

30 нчы апрель көнне укучыларыбыз район күләмендә үткән “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышында катнашып кайттылар. Укытучылары Рим Фәргатович та бик тырыштылар, булдырдылар дип , мактап алды үзләрен. Акбиров Инсаф, Гильмуллин Рифат, Корбанова Чулпан, Хаҗиева Динәләрдән торган команда әлеге ярышларда III урынга лаек булып, истәлекле бүләкләр белән кайттылар. Әфәрин!
-
Ярминкә 02.05.2014

29 нчы апрель көнне мәктәбебезнең укытучылар, укучылар һәм техник хезмәткәрләр тарафанннан оештырылган ярминкәсе булып үтте. Ярминкәдә ни теләсәң шул бар. Ярминкәгә мәктәптә булган һәркем бик нык әзерләнгән. Пешекче апаларыбыз камыр ризыкларыннан төрледән – төрле пироглар, гөбәдияләр, булочкилар, пирожкилар пешереп куйганнар. Ә укучыларыбызның сату өстәлләрендә товарның төрлесен күрергә була иде. Кемдер пешкән ризыклар,кемдер сөт ризыклары, кемдер бәйләгән әйберләр , кемдер тактадан ясалган тормыш өчен кирәк – яраклы товарларын сатты бу көнне. Бәяләре дә арзан иде. Ярминкә залы гөр килеп торды. Тиз арада товарлар сатылып та бетте.
-
Иҗат отчеты 02.05.2014

29 нчы апрель көнне ярминкә тәмамлангач авыл халкы рәхәтләнеп ял да итте. Чөнки бу көнне укучыларыбыз еллык эшкә йомгак ясап, иҗат – отчет концерты да куйды. Иң матур номерлардан гына торган, ике сәгать ярымга сузылган концертны һәркем бик ошатып, яратып карады. Концертка килгәннәрнең күбесе аерым рәхмәтләрен җиткерделәр. Бик күңелле бәйрәм булды бу көнне.
-
Көрәш 30.04.2014

26 апрель көнне Васыйл Гарифуллин истәлегенә үткәрелгән көрәш бәйгесендә безнең егетләребез тагын җиңүләр белән кайттылар. Фәхертдинов Рүзәл һәм Нуретдинов Ниязлар беренче урынга лаек булса, Мөхәммәтҗанов Муса икенче урынга лаек булды. Ә мәктәбебезнең көрәш командасы дуртенче урында калды. Быел көрәшче егетләребез аеруча молодцы, алар кайсы гына ярышларга бармасыннар, барсыннан да җиңүләр белән кайттылар. Әфәрин, егетләребез!
-
“Тукай - сүнмәс йолдыз ул” 30.04.2014

24 нче апрель көнне 6 сыйныф укучылары “Тукай- сүнмәс йолдыз ул” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр. Кичәдә Тукайның әкияти геройлары катнашты. Укучыларыбыз бөек шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр. Кичә ахырында барысы бергә “Туган тел” җырын җырладылар. Кичә һәркем күңеленә бик хуш килде.










