МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Бүген бездә кунаклар 22.08.2014

Уку елы башланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган мәктәбебезнең яңа уку елына әзерлеге белән танышырга Р. И. Шакиров җитәкчелегендә районның авыл җирлеге башлыклары, күмәк хуҗалык җитәкчеләре килделәр. Балаларның бәйрәм котлавы, район мәгариф мөдире А.Ю. Закиеваның чыгышы, мәктәбебез директоры Г.Г. Бариеваның кереш сүзе һәм мәктәбебезнең әзерлеген яратып кабул иттеләр җитәкчеләр. Яңа уку елы яңа уңышлар алып килсен дигән теләктә калабыз.
-
Мәктәбебез мәгариф ветераннарын каршы ала 22.08.2014

<p times="" new="" roman',="" times,="" serif;="" font-size:="" 16px;="" margin-bottom:="" 0in;"="" span="" lang="tt-RU" xml:lang="tt-RU" Район="" мәгариф="" ветераннары="" Бөрбаш="" урта="" мэктэбендэ="" p="" ="" align="JUSTIFY" style="margin: 0px 0px 1em; padding: 0px; border: 0px; outline: 0px; vertical-align: baseline; line-height: 18px;">Бүген август киңәшмәсе кысаларында район мэгариф ветераннары Бөрбаш урта мәктәбе белән танышты. Әлеге мәктәп районда барлык таләпләргә дә туры килә торган бинасы белән горурлана ала. Ветераннарны бик җылы каршы алдылар. Директор Гүзәл Галимулловна кунакларга мәктәп буенча кызыклы экскурсия оештырды. Мәктәп бинасы ветераннарда бик зур тәэсир калдырды. Алар мәктәп коллективына җылы теләкләр теләп, пленар утырышта катнашырга Балтач Мәдәният үзәгенә юл алдылар.
-
1 сентябрьдә Татарстан мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узачак 20.08.2014

Быел яңа уку елына багышланган Белем көне һәм тантаналы линейка гадәттәгечә 1 сентябрь көнне узачак.
Яңа уку елында Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка барачак, шул исәптән Казанда – 11222. Узган ел республикада 36148 беренче сыйныф укучысы булган, аларның 11101 – Татарстан башкаласында.
Шулай ук быел республикада 1 сентябрьдә Аксубай, Азнакай, Балтач, Буа, Чүпрәле, Лаеш, Теләче муниципаль районнарында 7 яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы ачылачак, аларның 8 е – авыл җирлегендә. -
Мәктәбебез гөлләр бакчасы 10.08.2014

Мәктәбебез гөлләр бакчасы
-
Бүген авылыбызда бәйрәм-мөселман балалар Сабан туе 04.08.2014

Бүген авылыбызда бәйрәм-мөселман балалар Сабан туе
-
Бүген "22 июнь - нинди көн?" 21.06.2014

Бүген "22 июнь - нинди көн?" - Бөек Ватан сугышы башланган дәһшәтле көн
-
Иң шатлыклы минутлар! 20.06.2014

Иң шатлыклы минутлар!
-
Лагерьны ябу тантанасы. 19.06.2014

Лагерьны ябу тантанасыннан балалар бик зур хисләр кичереп, күп бүләкләр алып, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Музейга сәяхәт 17.06.2014

Бүген бертөркем балаларыбыз Карадуганга Муса Җәлил музеена экскурсиягә киттеләр. Алар анда патриот шагыйребез белән якыннанрак таныштылар. Муса Җәлил турында булган белемнәрен тагын да ныгытып, аның турында булган мәгълүматларны үз күзләре белән күреп кайттылар.
-
Хезмәт һәм ял лагере 16.06.2014

Мәктәбебездә 2 нче июньнән хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерьга барысы 20 бала йөри. Без бакчада су сибәбез, чүп утыйбыз, төрле эшләр эшлибез. Эш белән бергә күңелле итеп ял да итәбез. Пешекче апаларыбыз безгә тәмле итеп ашаулар пешерәләр, безне тәмле ашлары белән сыйлыйлар. Бик зур рәхмәт аларга.










