МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Коръән уку буенча конкурс 29.03.2015

29 март көнне Балтач мәчетендә балалар арасында коръән уку буенча конкурс үткәрелде. Безнең мәктәбебездән 6 нчы сыйныф укучысы Гыйльмуллин Рифат беренче урын яулап кайтты. Әфәрин!
-
Канатлы дусларыбызны көтеп алабыз 29.03.2015

Канатлы дусларыбызны ел да шулай көтеп ала безнең укучыларыбыз. Һәр бала сыерчык оясы ясап, урманчылыкка тапшыралар. Сыерчык оясы ясамаган бер генә бала да калмый. Бик тырышып, зур осталык белән ясаган укучыларыбыз – Сафаргалиев Айрат, Мифтахов Наил, Габдрахманова Алинәләрнең оялары район күләмендә үтәчәк “Марш Парков” конкурсына җибәрелде.
-
Татар шагыйрьләре сугыш турында 29.03.2015

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары "Татар шагыйрьләре сугыш турында" исемле конкурста катнашу өчен әзелек эшләрен башлап җибәрделәр. Укучылар матур биюләр, тематик шигырьләр өйрәнделәр. Алар 8 нче апрель көнне Малмыж шәһәрендә чыгыш ясаячаклар. Уңышлар телибез!
-
Волейбол ярышы 28.03.2015

26 март көнне Балтач спорткомплексында 2003-2004 елгы кызлар арасында волейбол ярышы булып узды. Бу ярышта безнең кызларыбыз 2 урын яуладылар, аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз. Әфәрин, кызларыбыз, киләчәктә тагын да зур уңышлар, зур җиңүләр телибез сезгә.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек 27.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре мәктәбебездә дәвам итә. Башлангыч сыйныф укучылары, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, кул эшләре ясадылар һәм күргәзмә булдырдылар.
-
Имтиханнарга әзерлек 27.03.2015

Мәктәбебездә һәр көнне 9-11 нче сыйныфлар өчен имтиханнарга әзерләнү бара.
-
ГТО дәресләре 26.03.2015

“ГТО ның СССР да һәм Россия үсеше тарихы” турында һәр класста ГТО дәресләре оешкан төстә үтә.Укучылар ветеран- спорсменнар белән дә очрашып торалар. ГТО тапшыруның һәр кеше сәламәтлеге өчен йогынтысы зур.
-
Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә 25.03.2015

Район күләмендә үткәрелгән "Әти. әни, мин - спорт сөюче гаилә" ярышларында Корбангалиевлар гаиләсе 3нче урынга лаек булдылар. Афәрин!!!
-
Брейн-ринг 24.03.2015

Мәктәбебезнең яшь укытучылары "Хыял" яшьләр үзәгендә үткәрелгән "Брейн-ринг" уенында катнашып кайттылар. Алар Норма мәктәбе һәм Балтач гимназиясе укытучылары белән көч сынаштылар.
-
Булачак беренчеләребез кунакта 23.03.2015

1 нче сыйныфка керүче балалар өчен мәктәбебездә әзерлек укулары башланып китте. Балалар бик теләп һәм кызыксынып укыдылар.










