МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Ур – ра, бәйрәм җитә! 04.05.2015

Бөек илем, бөек халкым быел - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылый. 1941 нче ел, 22 июнь . Тетрәндергеч , илем өстенә кара кайгы килгән бу көн, күпме кеше йөрәгенә тирән яра салган. Күпме аналар газиз улларын, яшь хатыннар сөекле ирләрен, гөнаһсыз сабыйлар яраткан әтиләрен югалткан шул сугыш аркасында. Күпме газап, ачы күз яшьләре белән үткән ул елларның ахыры куанычлы булган. 1945 нче ел, 9 май. Бөек Җиңү алып килгән бу көн, сагышлы да, шатлыклы да.
Күпме уллар башын җиргә салды.
Чәчәк кебек сулды кызлары.
Дүрт ел түзде илем бу хәсрәткә
Үлгәннәрне сагынып елады.
- Ә менә быел илебез шул истәлекле датаның тагы да истәлекле датасын билгеләп үтә. Быел Бөек Җиңүгә – 70 ел. Әлеге бәйрәмгә бары тик 5 кенә көн калды. Ур – ра, тиздән көтеп алган бәйрәм җитә! -
Котлыйбыз 04.05.2015

-
Өмә 02.05.2015

Әйләнә-тирәне чүп-чардан арындыру буенча игълан ителгән айлык кысаларында, бүген мәктәп тирәсендә өмә үткәрелде.
-
Пожар куркынычсызлыгы дәресләре 01.05.2015

Мәктәп күләмендә бердәм куркынычсызлык дәресе уздырылды. Класс җитәкчеләре укучыларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җентекләп аңлаттылар, укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Шулай ук әлеге теманы яктырткан видеоязмалар һәм презентацияләр күрсәтелде.
-
«Без - тыныч ил балалары» 30.04.2015

29 нчы апрель көнне мәктәбебез укучыларның иҗат – отчёт концерты булып үтте. Уку елы буена эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясап, барлык эшләнгән эшләребезнең уңышлары белән якыннан таныштырып алып бардылар концертны. Укучыларыбыз , Бөек Җиңүнең 70 еллыгын, зур Җиңү бәйрәмен ничек каршы алуларын да , үзләренең чыгышларында ачык күрсәтә алдылар. Тамашачылар һәрбер гамәлебезне куанып, бик җылы кабул иттеп көчле алкышларга күмделәр. Концерт башланыр алдыннан, мәктәп коллективы тарафыннан оештырылган ярминкә дә бик ошады авылыбыз халкына. Алар зур рәхмәтләрен белдерделәр. “ Ә инде ярминкәдән һәм концерттан кергән акчаларга без Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан сугыш чоры балаларына бәрәм табыны оештырып, алар хөрмәтенә бәйрәм тантанасы оештырачакбыз” – дип белдерде мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна концерт ахырында. Һәм ул барлык әти – әниләргә, укучыларга изге хисләрен җиткерде, аларга зур рәхмәтләрен әйтте.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алып 30.04.2015

28 нче апрель көнне укучыларыбыз “Ветераннарны котла!” акциясенә чыктылар. Алар авылыбызда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына үзләре ясаган котлау открыткалары бүләк итеп, бәйрәм белән котлап йөрделәр. Укучыларыбызның бу матур гамәле ветераннарыбыз күңеленә сөенеч китерде, бу минутларда алар шатлык һәм куанычлы мизгелләр кичерде. Алар укучыларыбызга изгелекләр теләп, рәхмәтләрен белдереп калдылар.
-
Күргәзмә 29.04.2015

“Туган тел” айлыгында һәр ел саен Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы айлыкта да бу эш башкарылды. Укучыларның эшләре арасында Тукай әсәрләренең геройлары : Су анасы да, Шүрәле дә, Бала белән күбәләк тә, Кәҗә белән Сарык та һәм башкалар да бар. Күңел җылысын биреп ясаганга күрә, эшләр бик матур килеп чыккан. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Радиотапшыру 27.04.2015

24 нче апрель көнне чираттагы радиотапшыру үтте. Атна саен алып барыла торган әлеге тапшыруда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аерым рубрика алып барыла. Бу атнада “Үлемсез полк” рубрикасын 9 нчы сыйныф укучылары алып барды. Аларның һәммәсе үзләренең сугышта булган бабайлары, туганнары хакында сөйләп үттеләр. Алар бу эшкә бик җаваплы карап, чыгышларын матур итеп әзерләгәннәр һәм аларны төгәл, матур итеп сөйләп тә чыга алдылар. Аннан соң бабалары турында язылган бу язмаларын “Үлемсез полк” күргәзмәсенә куйдылар . Әнә шулай “Үлемсез полк” акциясе мәктәбебездә атна саен дәвам итә. Укучылар моңа аеруча җаваплы карый.
-
Г.Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе 27.04.2015

“Туган тел” айлыгында һәр ел саен 7нче сыйныф укучылары тарафыннан Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы айлыкта да бу эш башкарылды. 7нче сыйныф укучыларының эшләре арасында Тукай әсәрләренең геройлары : Су анасы да, Шүрәле дә, Бала белән күбәләк тә, Кәҗә белән Сарык та һәм башкалар да бар. Күңел җылысын биреп ясаганга күрә, эшләр бик матур килеп чыккан. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
“Габдулла Тукайның тууына-129 ел " тулу уңае белән оештырылган бәйрәм кичәсе 26.04.2015

24 нче апрель көнне мәктәбебездән бер төркем укучылар район мәдәният йортына “Габдулла Тукайның тууына-129 ел " тулу уңае белән оештырылган бәйрәм кичәсенә бардылар. Бу кичәгә Казаннан Фоат Галимуллин, Әнәс Хәсәнов, Марат Әмирханов, Вакыйф Нуриев, Эльмира Шарифуллина, Фәнзаман Баттал, Наил Ишмөхәммәтов , Мансур Шаһимәрдәнов һәм үзебезнең районнан Фәридә Шакирова, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Гарифҗан Мөхәммәтшиннар килгән иде. Алар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Аннары Тукай әкиятләреннән өзекләр карадык, шигырьләрен тыңладык. Кичә җыр-биюләр бергә үрелеп барды. Бу бәйрәм кичәсе һәркемгә бик ошады, без аннан матур тәэсирләр белән кайттык.










