МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Яшь экологлар 12.05.2015

-
Сабантуй мәйданында эш гөрли 11.05.2015

-
Үлемсез полк 10.05.2015

8 нче май көнне бәйрәм тантанасыннан соң мәктәбебезнең барлык укучылары яу кырында хәбәрсез югалган, батырларча һәлак булган, Бөек Җиңү яулап, исән кайтып, туган җирендә вафат булган әби- бабайларын, якын туганнарын барлап, аларның исемнәрен , фотоларын куеп, аларның исемнәрен тагын бер кат мәңгеләштереп, “Үлемсез полк”акциясе үткәреп, авылыбызның һәрбер урамы буйлап йөрделәр.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митинг 09.05.2015

Бүген авыл уртасындагы һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды. Митингта сугыш һәм тыл ветераннары, кунаклар, укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр катнашты
-
Юл кагыйдәләренә багышланган тәрбия сәгатьләре 08.05.2015

Бүген мәктәбебездә юл кагыйдәләренә багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Һәр сыйныфта юл йөрү кагыйдәләре буенча 3 нче глобаль атна булып узды. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен, билгеләрен кабатладылар һәм төрле ситуацияләр чиштеләр. Теоретик материал практик эшләр белән ныгытылды. Бу тәрбия чаралары укучылар өчен файдалы булсын иде.
-
Мәктәбебездә язгы бакча эшләре башланып китте. 08.05.2015

Мәктәбебездә язгы бакча эшләре башланып китте. Укучыларыбыз җир казыйлар, түтәлләр ясыйлар, әйберләр утырталар...
-
4 нче сыйныфларда татар теленнән ачык дәрес 07.05.2015

7 май көнне 4 нче сыйныфларда татар теленнән ачык дәрес булды. Укучылар эндәш сүзләр белән таныштылар, төрле төрдәге күнегүләр эшләделәр. Авылдашыбыз Фәридә Шакирова шигырьләреннән эндәш сүзләр таптылар. Дәрес темасын укучылар үзләштерделәр. Дәрес бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
"Бөек Җиңүнең 70 еллыгы мәктәбем тарихында" акциясе 06.05.2015

Бүген "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы мәктәбем тарихында" акциясе уздырылды. Барлык укучылар да флэш-мобта катнашып мәктәп территориясендә 70 символы ясадылар.
-
“Иминлек тәгәрмәче” конкурсы 05.05.2015

Балтач районы мәктәпләренең яшь инспекторлары арасында Бөек Җинүнең 70 еллыгына багышланган “Иминлек тәгәрмәче” конкурсы үтте.
Конкурста 20 мәктәптән 80 яшь инспектор катнашты. Ярышларда балалар үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләре турында имтихан тотты. «Автошәһәрчек»тә велосипедта фигуралы йөрде, беренче медицина ярдәме күрсәтте. -
Җиңел атлетика ярышлары 05.05.2015

Ел саен район күләмендә уздырыла торган җиңел атлетика ярышларын быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырдылар. Әлеге ярышта мәктәбебез командасы һәр ел саен катнашып килә. Ярышка әзерләүче: физик тәрбия укытучысы – Валиев Р.Ш.










