МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Саубуллаша көмеш кыңгырау 24.05.2015

23 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәбебезнең көмеш кыңгыравы соңгы тапкыр чылтырады. Мәктәпне тамамлаучы укучыларыбызга изге теләкләребезне теләп, аларга хәерле , якты , ак юллар теләп озаттык без.
Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Хәерле юл !
Хәерле юл, сезгә укучылар! -
Әти-әниләр җыелышы 22.05.2015

22 нче май көнне чыгарылыш сыйныфларда ата – аналар җыелышы үтте. Башта җыелышны Гүзәл Галимулловна алып барды. Ул уку елы дәвамында мәктәп күләмендә укучылар белән эшчәнлек турында сөйләп китте, имтиханнарга алып керү тыелган әйберләр исемлеген искәртте.
-
Табигать кочагына сәяхәт 22.05.2015

-
Без - эзтабар, без - варислар! 21.05.2015

19 май көнне элекке традициягә тугры калып , 2 сыйныф укучыларын эзтабарлар, 4 сыйныф укучыларын варислар сафына кабул иттек. Укучыларыбыз иптәшләре алдында тырышып укырга, мәктәбебезнең актив укучылары булырга, мәктәп һәм укучыларга хас кагыйдәләрне төгәл үтәргә сүз бирделәр. Тантаналы вәгъдәләреннән соң югары сыйныф укучылары аларга эзтабар һәм варислар икәнлекләрен белдереп торучы тамгалар тактылар. Киләчәктә укучыларыбызның акыллы һәм тырыш укучылар булып, мәктәбебез данын югары күтәрүче укучылар булырсыз дигән теләктә калып, аларга зур ышанычыбызны белдердек без.
-
Ышаныч телефоны 17.05.2015

16 май көнне мәктәбебездә Бөтенрәсәй “Ышаныч телефоны”көне үткәрелде һәр класс җитәкчесе сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 8-800-2000-122 бердәм Гомумроссия номеры белән «ышаныч телефоны» кертелде. Бу номерга стационар яки кәрәзле телефоннан балалар һәм әти-әниләр гаиләдә һәм башка урыннарда рәхимсез мөнәсәбәт һәм ирексезләү, җенси җәберләү очракларында консультатив-психологик ярдәм алу өчен бушлай һәм аноним рәвештә шалтырата алалар.
-
Очрашу 16.05.2015 9-класс укучылары алдында зур сынау-имтиханнар. Ә аннары һөнәр сайлау яки укуны мәктәптә дәвам итү. Бу юнәлештә ел дәвамында төрле очрашулар, төрле һөнәр турында сөйләшүләр, тестлар, психологик тренинглар үткәрелде. Чираттагы очрашуыбыз Кукмара районы Яниль лицее вәкилләре белән булып узды.

-
Башлангыч сыйныфларда ышаныч телефоны көненә багышланган чаралар 16.05.2015

Башлангыч сыйныфларда "Халыкара балалар ышаныч телефоны көне"нә багышланган класс сәгатьләре үткәрелде
-
"Яшел өмә" 14.05.2015

“Җиңү урманы” акциясенә кушылып укучыларыбыз күпсанлы агачлар утырттылар. 7 нче сыйныф укучылары Сабантуй мәйданына агач үсентеләре утырттылар. Агачларга мулдан су сиптеләр, хәзер инде аларның үсүләрен көтәбез.
-
Экологик дәрес 13.05.2015

Мәктәбебездә "Бердәм экологик дәрес" кысаларында класс сәгатьләре һәм тәрбия беседалары үткәрелде. Һәр сыйныфта экологияне саклау буенча әңгәмәләр корылды һәм видеоязмалар каралды
-
Сайлау 13.05.2015

Авылыбызның мәдәният йортында сайлаулар булып узды. Ул көнне авылыбыз халкы җирле үзидарә депутатларын сайлады.










