МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Йолдызлык 25.04.2015

24 нче апрель көнне мәктәбебезнең бию коллективы һәм җырчы кызыбыз Галия Шакирова район күләмендә үткән “Йолдызлык” җыр – бию фестивалендә катнашып кайттылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан өйрәнгән кызларыбызның биюен һәм “Голос дети” проектында катнашкан җырчы кызыбыз Галия Шакированың җырын тамашачылар яратып кабул итттеләр. Әлеге фестивальдә катнашкан кызларыбыз районның спорт һәм яшьләр эшләре буенча җитәкчесе тарафыннан грамота белән бүләкләнделәр. Әфәрин, кызлар!
-
Очрашу 25.04.2015

-
Республикакүләм IV Г.Тукай укулары 25.04.2015

24 нче апрель көнне 10 нчы сыйныф укучысы Сәләхетдинова Әнисә Арча районы Яңа Кырлай мәктәбендә үткән Г.Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган Республикакүләм IV Г.Тукай укуларының “Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы” номинациясендә уңышлы чыгыш ясап кайтты һәм Диплом, истәлек бүләкләренә лаек булды.
-
“Тукай сунмәс йолдыз ул” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә 25.04.2015

23 нче апрель көнне “Тукай сунмәс йолдыз ул” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте. Сөекле шагыйребез Г.Тукайны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Тукайны искә алу кичәсендә аның шигырләре , җырлары яңгырады, әкият геройлары кунакка килде . Кичә бик матур үтте. Катнашкан укучыларның барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Туган тел һәм Г. Тукайның туган көненә багышланган чаралар тәгаенләнде 24.04.2015

Алдагы берничә көндә Татарстанда, шул исәптән Казанда да, Туган тел һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар була, дип хәбәр итә оештыручылар.
25 апрель көнне сәгать 12.00 дә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Габдулла Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясен тапшыру тантанасы була. Анда ТР җитәкчелеге катнашуы көтелә.
Бәйрәм концертында танылган җырчылар Гөлнора Гатина, Рузил Гатин, Филүс Каһиров, Сәидә Мөхәммәтҗәнова (“Голос. Дети” проекты катнашучысы), Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ”Казан” бию ансамбле, шигырь укчылар: Илдус Әхмәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Эмиль Талипов һ.б. чыгыш ясаячак.
Кичен исә сәгать 18.00 дә шушы театрда Резеда Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсын күрсәтү ниятләнә. Ул Габдулла Тукайның тормышын сурәтли. Спектакльдә төп партияләрне Мария театры солисты Әхмәд Аһади (Г. Тукай) һәм М. Җәлил театры артистлары Гөлнора Гатина (Зәйтүнә), Артур Исламов (Фатыйх Әмирхан) башкара. Дирижер – Ренат Салаватов.
26 апрель көнне сәгать 11.00 дә Г. Тукайның һәйкәленә чәчәкләр китерелә. Анда ТР җитәкчелеге дә катнашыр дип көтелә. Сәгать 12.00 дә исә Г. Тукайның Театр урамындагы (М. Җәлил театры янындагы) һәйкәле янында шигърият бәйрәме уздырылачак. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның катнашуы ниятләнә.
24-28 апрель көннәрендә Казанда Халыкара төрки телле язучылар яшь фестивале уздырыла. Аның ачылу тантанасы 24 апрель сәгать 14.00 кә билгеләнгән. Чара ТР Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында узачак. Проза, шигърият, драматургия хакында сөйләшүләргә багышланган секция утырышларыннан тыш, фестивальгә килүчеләр Казанның тарихи урыннарында, Арчаның Кушлавыч, Кырлай авылларында булыр дип көтелә. -
Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча КВН 23.04.2015

21 нче апрель көнне 6 нчы һәм 7 нче сыйныф укучылары арасында Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча “Без Тукайны беләбезме?” исеме астында КВН үтте. “Без бит Тукай оныклары” һәм “Күбәләк” командалары үзара көч сынаштылар. Укучылар ярышка тырышып әзерләнгәннәр, һәр ярыш төрендә бик актив булдылар. КВН да дуслык җиңде. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. КВН “Туган тел” җыры белән тәмамланды
-
Котлыйбыз 23.04.2015

Мәктәбебезнең фән олимпиадалары җиңүчеләре Мифтахова Гүзәл, Гарифуллина Ләйсән һәм Латыпова Алсу районда үткән “Җиңүчеләр парады”нда катнаштылар һәм грамота белән бүләкләнделәр.
-
Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе 22.04.2015

“Туган тел” айлыгында һәр ел саен 7нче сыйныф укучылары тарафыннан Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы айлыкта да бу эш башкарылды. 7нче сыйныф укучыларының эшләре арасында Тукай әсәрләренең геройлары : Су анасы да, Шүрәле дә, Бала белән күбәләк тә, Кәҗә белән Сарык та һәм башкалар да бар. Күңел җылысын биреп ясаганга күрә, эшләр бик матур килеп чыккан. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе. 21.04.2015

20 нче апрель көнне "Туган тел" айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булды. Алар Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Иң оста шигырь сөйләүчеләр булып Газизуллин Кәрим, Сәфәргалиев Айрат, Нурмиева Зилә һәм Газизуллина Нәргизә танылды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз 20.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларда безнең укучыларыбыз бик теләп катнашалар. 17 апрель көнне “Балтач спорткомплексында “ 2002-2003 нче елгы кызлар арасында үткәрелгән волейбол ярышында кызларыбыз 3 урынга лаек булдылар. Афәрин кызлар!










