МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек 14.04.2015

Укучыларыбыз “70 еллыкка – 70 яран гөле” акциясе башлап җибәргәннәр иде. Һәр сыйныфта укучыларыбыз җидешәр яран гөле утыртып, карап үстерәләр. Чын йөрәктән, ихлас күңелдән утыртылган гөлләр бик матур булып күтәрелеп киттеләр. Ул гөлләрне алар Бөек Җиңү бәйрәме көнне һәйкәлгә куячаклар.
-
Котлыйбыз 14.04.2015

8 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары Малмыж шәһәрендә үткәрелгән беренче әдәби-иҗат кичәсендә катнашып кайттылар. "Татар шагыйрьләре сугыш хакында" кичәсенең "Татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләренә инсценировка" номинациясендә безнең укучыларыбыз беренче урынны яуладылар. Аларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Менә алар - җиңүчеләр: Вәлиев Асаф, Газизуллин Кәрим, Хөсәенова Зәринә, Базагутинова Диния, Шакиров Әмир, Галимов Әлфис, Корбангалиева Энҗе, Мөхәрләмова Динә. Афәрин!!!
-
Туган тел һәм милли тәрбия айлыгы 13.04.2015

Апрель аенда “Туган тел” айлыгы кысаларында күп төрле чаралар үткәрелә.
Һәр чара план нигезендә үтә. Бүген, ягъни 10 нчы апрель көнне, 5 нче сыйныф укучылары арасында “шигырь чыгару” бәйгесенә йомгак ясалды. Табигать тарафыннан шигырь чыгару сәләте бар укучыга да бирелми. Шулай булса да, бишенчеләр бик тырыштылар. Аларның уку елы башыннан иҗат җимешләре “Көмеш кыңгырау”, “Салават күпере” газеталарында басылып килде. Бу бәйгедә Шакирова Галия, Гильмуллин Фәниснең Габдулла Тукайга багышлап чыгарган шигырьләре иң уңышлысы дип табылды. Шулай ук Шарипова Фәйрүзә, Гайфетдинова Фәнзилә, Гарифҗанова Зөһрә, Галиуллина Зөһрәләр дә бик актив укучылар. Бу укучыларга алга таба да иҗат уңышлары телибез. -
Котлыйбыз 13.04.2015

Укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район күләмендә үткәрелгән “Ледовый шоу”- бозда фигуралы шуу бәйгесендә катнашып, әлеге бәйгедә III урынга лаек булдылар. Бүген әлеге бәйгедә катнашкан укучыларны бүләкләү тантанасы булды. Ә бозда шуучы осталарыбызны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Тырышлыклары өчен, әфәрин, рәхмәт аларга.
-
Радиотапшыру 12.04.2015

10 апрель көнне чираттагы радиотапшыру үтте. Атна саен алып барыла торган әлеге тапшыруда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аерым рубрика алып барыла. Бу атнада “Үлемсез полк” рубрикасын 6 сыйныф укучылары алып барды. Аларның һәммәсе үзләренең сугышта булган бабайлары, туганнары хакында сөйләп үттеләр. Алар бу эшкә бик җаваплы карап, чыгышларын матур итеп әзерләгәннәр һәм аларны төгәл, матур итеп сөйләп тә чыга алдылар. Аннан соң бабалары турында язылган бу язмаларын “Үлемсез полк” күргәзмәсенә куйдылар . Әнә шулай “Үлемсез полк” акциясе мәктәбебездә атна саен дәвам итә. Укучылар моңа аеруча җаваплы карый.
-
Татарстанда Сабантуй көнәре билгеле булды 12.04.2015

Татарстан Президенты сайтында быел Сабантуй бәйрәме кайсы көннәрдә булу турында карар чыкты. Казан Сабантуе 1 августта булачак.
Президент Карарында җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәптә тотып, авылларда һәм район үзәкләрендә милли бәйрәм 6-7 июньдә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 13 июньдә узачак диелә. -
12 апрель космонавтика көне 12.04.2015

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты.
11 апрель көнне мәктәбебездә очучы-космонавт Юрий Алексеевич Гагаринның "Восток" космик кораблендә очышына багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
“Помоги первокласснику!” 11.04.2015

10 апрель көнне Соснада үткән районкүләм “Помоги первокласснику!” конкурсы нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау тантанасында булып кайттты безнең укучыларыбыз. Әлеге конкурста Латыйпова Алсу сочинение язу буенча икенче урынга, ә 1 сыйныф укучысы Акбирова Нәфисә видеороликлар һәм 5 сыйныф укучысы Галиуллина Зөһрә рәсем ясау буенча өченче урыннарга лаек булдылар. Укучыларыбызга бу уңышлары өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Без дә аларны котлыйбыз! Әфәрин!
-
Онытмасын иде яшь буыннар! 10.04.2015

“Ветераннар саны сирәгәя,
Бик күпләре читтә
Мәңгелеккә ятып калганнар.
Онытмасын иде шуны яшь буыннар!”
Шушы девиз астында 9- класста укучы 18 укучы сугышта катнашкан бабайлары турында материал туплап, альбом эшләде. -
Җиңү дәресе 10.04.2015

Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел вакыт үткән. Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар - туган илдә тынычлык булсын! Шул теләкләр белән башлангыч сыйныфларда "Җиңү дәресе" уздырылды.










