МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 ( 234 ) 235 236 237 238 239 240 >>
-
10 класс укучылыры өчен рус теленнән мониторинг 20.04.2015

Мәктәптә 18 апрель көнне 10 класс укучылыры өчен ABBYY Мониторинг компаниясе үткәргән республика күләм мониторинг үткәрелде. Укучылар рус теле фәне буенча белемнәрен сынадылар.
-
“Күркәм гаилә” район бәйгесендә Корбангалиевлар гаиләсе 19.04.2015

17 нче апрель көнне район мәдәният узәгендә район мәгариф идарәсе һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы тарафыннан оештырылган Гаилә бәйрәме булып узды. Бу кичәдә районыбызның зона ярышларында җиңеп чыккан 8 гаилә катншаты: Бөрбаштан Корбангалиевлар, Кунырдан Саттаровлар, Кече Лызидан Филиповлар, Нөнәгәрдән Гарифуллиннар, Соснадан Хабибуллиннар, Кенәдән Ибраһимовлар, Нормабаштан Галиповлар, Субаштан Васильевлар гаиләләре.
-
Радиотапшыру 18.04.2015

17 нче апрель көнне чираттагы радиотапшыру үтте. Атна саен алып барыла торган әлеге тапшыруда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аерым рубрика алып барыла. Бу атнада “Үлемсез полк” рубрикасын 5 нче сыйныф укучылары алып барды. Аларның һәммәсе үзләренең сугышта булган бабайлары, туганнары хакында сөйләп үттеләр. Алар бу эшкә бик җаваплы карап, чыгышларын матур итеп әзерләгәннәр һәм аларны төгәл, матур итеп сөйләп тә чыга алдылар. Аннан соң бабалары турында язылган бу язмаларын “Үлемсез полк” күргәзмәсенә куйдылар . Әнә шулай “Үлемсез полк” акциясе мәктәбебездә атна саен дәвам итә. Укучылар моңа аеруча җаваплы карый.
-
4 нче сыйныф укучылары иҗади проект эше эшләделәр 18.04.2015

17 нче апрель көнне 4 нче сыйныф укучылары иҗади проект эше эшләделәр. Укучылар бер төркемгә тупланып, "Дөнья кисәкләре, материклар һәм океаннар" темасына плакат ясадылар. Үз эшләрен планлаштырып, бүлешеп, тырышып башкардылар. Нәтиҗәдә бик эчтәлекле плакат килеп чыкты.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек 17.04.2015

Сугышта катнашкан, сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куйган, сугышның ачысын үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызны – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлау акциясе бара. Бөрбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары үз куллары белән котлау открыткалары ясап, үзләренә “тимурчылык” буенча билгеләнгән Әхмәдиева Рәисә апаны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
Әлеге тыныч көннәр, аяз күк йөзе өчен без, иң беренче чиратта, нәкъ менә ветераннарыбызга рәхмәтлебез! Моңа ничек ирешкәнлегегез бары тик Сезгә генә мәгълүм. Дошманга каршылык күрсәтә алырлык көч туплый алуыгызга, иң кыен вакытта да рухи батырлык табып, халык киләчәге өчен көрәшүегезгә, бүгенге аяз көннәр, тыныч тормыш өчен Сезнең алда баш иябез! Андый дәһшәтле, авыр көннәрне безгә дә, Сезгә дә бүтән беркайчан да күрергә язмасын! -
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек 17.04.2015

“Язгы яхшылык кыл!” атналыгына әзерлек бара. 6 нчы сыйныф укучылары “Бөек Җиңүгә 70 ел” тулу уңаеннан котлау открыткалары ясадылар.Күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләре, сугыш һәм тыл ветераннарына алдагы көннәрдә тапшырылачак.
-
Арадаш аттестацияләр 16.04.2015

Һәр класста класстан класска күчерү максатыннан арадаш аттестацияләр бара. Укучыларыбыз укыган барлык фәннәреннән төрле формада аттестация эшләре эшлиләр. Әлеге эшләр мәктәп администрациясе тарафыннан алына
-
Г.Тукай иҗатына иллюстрацияләр ясауга нәтиҗә ясалды 16.04.2015

15 нче апрель көнне Г.Тукай иҗатына иллюстрацияләр ясауга нәтиҗә ясалды. Алдан Һәр класска Г.Тукай әсәрләре бүлеп бирелде. Ниһаять, мәктәбебезнең иң матур рәсем ясаучылары билгеле булды. Мостафина Алсу (9 кл.) - I урын, Хаҗиева Динә ( 6 кл. ) - II урын, Мөхетдинов Рәсил (9 кл.) - III урын, Хәйретдинова Диләрә (7 кл.) - III урын. Бу укучыларга алга таба да иҗат уңышлары теләп калабыз
-
«Туган тел һәм милли тәрбия ” айлыгы 15.04.2015

Апрель - туган тел һәм милли тәрбия ае. Шул уңайдан мәктәбебездә аерым план нигезендә чаралар үткәрелә. Мәктәбебез коридорында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышлап, китапханәче Венера Надиловна мәгълүмати күргәзмә ясап куйды.
-
“Үлемсез полк” акциясе 15.04.2015

Бу максаттан мәктәбебездә эшчәнлек күптәннән бара. Укучыларыбызның инде эзләнү эшләре тәмамланды. Һәр класс альбомнар да эшләп куйды. Классларда һәм мәктәп коридорында әлеге акция уңаеннан күргәзмәләр дә ясалды. 1 сыйныф укучылары да апалары белән бергә бу эшчәнлектә бик актив булып, классларында “Үлемсез полк” исеме астында әби – бабалары турында күргәзмә эшләп куйдылар.










