МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 ( 198 ) 199 200 >>
-
Профориентация юнәлешендә очрашу 11.03.2016

10 нчы март көнне мәктәбебездә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары һәм анда укучы студентлар белән очрашу булды.Очрашу бездә матур хатирәләр калдырды.
-
И, туган як кичләре 11.03.2016

9 нчы март көнне Бөрбаш мәдәният йортында авыл җирлекләре тарафыннан “И, туган як кичләре” темасы астында смотр концерты булып узды.Бу концертта безнең укучыларыбыз үзләренең матур биюләре белән чыгыш ясадылар.
-
Түгәрәк эшчәнлеге.
11.03.2016
Кузьмина Эльмира Гатнановна җитәкчелегендәге бию түгәрәгендә укучыларыбыз матур-матур биюләр өйрәнәләр. Әхмәдиева Ләйсән Фаруковна тарафыннан үткәрелгән “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче кызларыбыз чигү, тегү серләрен өйрәнәләр.
-
Котлыйбыз! 10.03.2016

1 март көнне Сосна авылында 2006 нчы елгы укучылар арасында хоккей ярышлары үткәрелде. Безнең яшь хоккейстларыбыз 2 урынны яуладылар. Аларны һәм тренерлары Валиев Рөстәм Шайдулловичны чын күңелдән зур уңышлары белән котлыйбыз.
-
Кышкы ГТО фестивале
10.03.2016
9 нчы март көнне 11 сыйныф укучылары өчен Балтач спорткомплексында кышкы ГТО фестивале үткәрелде. Укучыларыбыз көчләрен төрле ярышларда сыный алдылар.
-
Иртәнге линейка 09.03.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 7 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-1,4 нче сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”-6 нчы сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 9 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Әлифба бәйрәме 09.03.2016

4 нче март көнне 1 сыйныф укучыларының "Әлифба бәйрәме" узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, дәү әниләр, укытучылар килгән иде. Укучылар узләренең белемнәрен, иҗади сәләтләрен, осталыкларын күрсәтә алдылар. Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар әлифбаны мактап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Икенче өлешендә көнцерт номерлары булды. Ә инде өченче өлешендә үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Бәйрәм бик эчтәлекле булды. Сыйныф җитәкчесенә, мәктәп дирекциясенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Бәйрәм концерты 08.03.2016

6 нчы март көнне мәдәният йортында 7 нче сыйныф укучылары көче белән 8 нче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Укучыларның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Матур бәйрәм концерты күрсәткән 7 нче сыйныфларга һәм сыйныф җитәкчесе Нуретдинова Зөльфирә Зөфәр кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Бәйрәм белән хөрмәтле хатын-кызларыбыз 06.03.2016

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар!
Сез –
Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек. -
Класс сәгате 05.03.2016

Үзенең күптөрле мәшәкатьләре, матур көннәре белән туган ягыбызга яз якынлаша. Язның иң беренче бәйрәме 8-март көннәрендә эшләр, бәйрәмнәр күбәя. 10- класс җитәкчесе Нурания Садиковна укучылары белән “Кадерлем-әнием” темасына класс сәгате үткәрде. Укучылар әниләре турында сөйләде, анкета сорауларына җавап бирде. Дәрес ахырында егетләр классташ кызларын да бәйрәм белән тәбрикләп, истәлек бүләкләре тапшырды.










