МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Очрашу 16.03.2016

16 нчы март көнне 5-11 классларга Балтач районы балигъ булмаган яшьләр белән эшләүче полиция капитаны Нигматҗанова Ләйсән Фәритовна белән очрашу уздырылды. Ләйсән Фаритовна укучыларга яшьүсмерләрнең җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тоту, заралы гадәтләрне булдырмау, тәртип бозган очракта җаваплыкка тарту турында аңлатып сөйләде.
-
Яшь шахматистларыбыз җиңү белән кайтты 16.03.2016

9-13 нче март көннәрендә Казан шәһәрендә 2008 нче елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында Татарстан беренчелеге узды.Элеге ярышта безнең беренче сыйныфукучыларыбыз Абдрахманов Әмир , Корбанов Ильяс уз көчләрен сынап карадылар һәм сынатмадылар! Абдрахманов Әмир 4,5 очко жыеп авыл районнары арасында беренче урынны яуласа ,Корбанов Ильяс супер- результат курсәтте.Ул 8 уен рәттән жинеп сонгы уенда гына жинелде һәм коэфициент буенча гына калышып(очколар 1 нче 2 нче урыннарныкы тигез 8 очко) 115 малай арасында икенче урынны алуга иреште.Ярышта 90 процент шәһәр балалары катнашуын исәпкә алсак гади авыл малаенын бу җинүе беренче урынны алуга тин җину!! Афәрин Ильяс, Әмир
-
Котлыйбыз! 16.03.2016

13 нче март көнне Балтач спорткомплексындаТР беренчелегенә каратэ ярышлары уздырылды.Безнең укучыларыбыз Корбанова Чулпан 1 урын, Гарифуллин Марат 3 урынны яулап кайттылар.Аларны бу зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Эх, тәмле соң ашлары! 15.03.2016

Мәктәптә укучыларыбыз ике тапкыр кайнар ризык белән туклана. Пешекче апалары укучыларыбызны тәмле, файдалы, витаминлы ризыклар белән сыйлап торалар.
-
Иртәнге линейка 14.03.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-1нче сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 5 нче сыйныф билгеләнде.
-
Канатлы дусларыбызны көтеп алабыз 13.03.2016

Мәктәбебез укучылары мәктәптә уздырылган төрле чараларга, акцияләргә бик теләп катнашалар.Укучыларыбыз куллары белән ясаган сыерчык оялары туган якларына кайтучы кошларны бик тиздән сөендерерләр.
-
Семинар 13.03.2016

11 нче март көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысыНуретдинова З.З. Пыжмара төп гомуми белем мәктәбендә семинарда булды.Анда 6 нчы сыйныфларда ачык дәрес һәм “Аһәнле тавыш”-ярыш бәйге карады. Пыжмара мәктәбендә үткән дәрес һәм ачык чарадан үзенә файдалы мәгълүматлар туплады.
-
Контроль эшләр 12.03.2016

Һәр класста 3 нче чирек йомгаклау контроль эшләре үткәрелә.
-
Сәламәтлек-зур байлык. 12.03.2016

Беренче һәм икенче озын тәнәфесләрдә укучыларыбыз сәламәтлек сәгатенә саф һавага чыгалар.Укучылар үзләренең сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Профориентация юнәлешендә очрашу 11.03.2016

10 нчы март көнне мәктәбебездә Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары һәм анда укучы студентлар белән очрашу булды.Очрашу бездә матур хатирәләр калдырды.










