МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Без -көрәшле халык 22.03.2016

19 нчы март көнне авылдашыбыз Фидаил Шакиров призына көрәш ярышлары үткәрелде. Безнең мәктәбебездән Валиев Асаф, Галимов Әлфис, Шәйхетдинов Фәннүр, Гәйфетдинов Фәнзил, Дәминов Рәдиф, Каримуллин Райнур катнашты.
-
“Нәүрүз килә, “Карга боткасы” ашыйбыз ! 21.03.2016

19 нчы март көнне мәктәбебез укучылары һәм авылыбыз халкы өчен бик күңелле бәйрәм оештырылды авылыбыз җирлегендә. Ул көнне авылдашыбыз, данлыклы көрәшче Фидаил Шакиров истәлегенә зур көрәш бәйгесе дә үтте. Нәүрүз – яз бәйрәме уңаеннан төрле кызыклы уен – ярышларда катнаштылар укучыларыбыз. Аннан соң һәркем рәхәтләнеп “Карга боткасы” белән сыйланды, самоварда кайнап торган тәмле чәй эчте. Бик матур, күңелле бәйрәм булды ул . Язгы кояш та күңелләргә җылы нурларын күбрәк өләште ахры ул көнне, чөнки һәркем шат йөзле, күтәренке рухлы иде.
-
Әти-әниләр җыелышы 20.03.2016

18 нче март көнне һәр сыйныфта әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләре 3 нче чирек нәтиҗәләре, каникул планы, укучыларның каникул вакытында иминлекләрен саклау буенча эш алып бардылар. Борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
-
Хәйрия концерты 20.03.2016

18 нче март көнне Пыжмара укучысы Бариева Алинәгә ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты булды.Азат һәм Алсу Фазлыевлар башкаруында искиткеч матур концерт карап, күтәренке кәефләр белән таралыштык
-
Математикадан ачык дәрес 19.03.2016

17 нче март көнне математика укытучысы Мифтахова Нурания Садыйковна 8 нче сыйныфларда математикадан “Саннлы аралыклар “ темасына ачык дәрес үткәрде. Укытучы төрле эш алымнары белән укучыларны кызыксындыра алды.Дәрестә укучылар бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар. Нурания Садыйковнага алдагы эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Иң яхшы сыерчык оялары. 19.03.2016

“Сыерчык оялары” акциясендә укучыларыбыз актив катнашты. Ясалган сыерчык ояларына нәтиҗә ясалды. Iурын-Акбирова Нәфисә (2нче сыйныф укучысы), II урын-Загидуллина Галия (1нче сыйныф укучысы), Гыйлмуллин Фәнис (6нчы сыйныф), III урын-Корбанов Ильяс (1 нче сыйныф), Сәфәргалиев Айрат (4 нче сыйныф), Сәләхетдинова Әнисә (11 нче сыйныф). Барлык укучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Татар теленнән ачык дәрес 18.03.2016

17 март көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуретдинова Зөлфира Зөфәровна 5 классларда “Бер һәм күп мәгънәле сүзләр “ темасына ачык дәрес күрсәтте.Дәрес матур эшлекле рухта үтте. ФГОС таләпләренә тулысынчы туры килде. Зөлфира Зөфәровнага алдагы эшендә зур уңышлар телибез.
-
Финанс грамоталыгы атналыгы 18.03.2016

14-20 нче мартка кадәр Бөтенрәссәй финанс грамоталыгы атналыгы игълан ителде. Безнең мәктәптә һәр сыйныфта финанс грамоталыгы көненә багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрелә.
-
Гомуми җыелыш 17.03.2016

16 март көнне укучыларның чираттагы гомуми җыелышы үткәрелде.Җыелышта старосталар 3 нче чиректә эшләнгән эшләргә отчет ясадылар, каникул планы белән таныштылар, язгы каникулда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында сөйләштеләр.
-
Финанс грамоталыгы атналыгы дәвам итә. 17.03.2016

17 март көнне финанс грамоталыгы атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучыларына госстрах агенты Сибагатуллина Гөлназ Нәсыйх кызы белән очрашу уздырылды. Ул укучыларга бәхетсезлек очракларын булдырмау турында аңлатып китте.










