МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Мәктәбебездә Тукай дәресләре 23.04.2016

7 сыйныфларда бердәм Тукай дәресләре узды. Укучылар бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлын хәтерләрендә яңарттылар, “Тукайлы балачак” фильмын карадылар, шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар.
-
Мәктәбебездә Тукай дәресләре 23.04.2016

20 нче апрель көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Л.А.Шафигуллина бердәм Тукай дәресләре уздырды. Укучылар бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлын хәтерләрендә яңарттылар, “Тукайлы балачак” фильмын карадылар, шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар.
-
"Нәрсә ул изгелек" дигән темага бәхәсләр клубы 22.04.2016

19 нчы апрель көнне 2 нче сыйныф укучылары белән "Нәрсә ул изгелек" дигән темага бәхәсләр клубы үткәрелде. Укучылар игелекне ничек аңлаулары, нинди яхшылыклар эәләргә мөмкин булуы турында үз фикерләрен җиткерделәр. Әңгәмә азагында "Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья,"-дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Гөлләр - тормыш яме 22.04.2016

Чәчәкләр, хуш исле чәчәкләр –
Яраннар, күкчәчәк, ясминнәр,
Никадәр гүзәллек, нәфислек,
Алардан сибелә саф хисләр.
Болай да кыска гомерне өзмик
Кыскартмыйк чәчәкләр гомерен
Алсу нәфис чәчәкләрнең дә
Кешеләрнең дә белик кадерен.Гөлләр - тормыш яме диләр.
Әйе, бу сүзләр белән без – 8 класс укучылары да килешәбез.
Гөлләр дә сабый бала кебек бит: аларны карарга, тәрбияләргә кирәк. Вакытында су сибәргә, яфракларын сөртергә кирәк булса, су бөркергә, төпләрен йомшартырга, хәтта алар белән сөйләшергә дә кирәк була.Чөнки алар да кешеләр кебек бит, тәрбияләгәнне яраталар! Гөлләрне яхшы гына тәрбияләсәң, алар безне матур чәчәкләре белән куандыралар, кәефләребезне күтәрәләр, классыбызгә ямь бирәләр. Алар чәчәк аткан вакытта тәрәзә төпләре аллы-гөлле болынга охшап кала. Әйтерсең лә салават күперенең төсләрен җыеп болынга чәчкәннәр! -
"Язгы Изгелек" атнасы 22.04.2016

3нче сыйныф укучылары "Язгы Изгелек" атнасын мәктәпнең уен бүлмәсен матурлау белән башлап җибәрделәр. Һәр уенчыкның үз урынын булдырдылар, бүлмәдәге гөлләрне яңарттылар.
-
Изгелек атнасы 22.04.2016

Әйе, яз җитү белән кошлар кайта- күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп,кошларны гына түгел,үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз.Кошлар урман,кырларыбызны ,басуларыбызны корткычлардан саклый.Матур итеп сайраулары белән дөньяны матур аһәңгә күмә. Без рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңлыйбыз.Аларны саклыйк,кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.Безнең мәктәп укучылары да кошларга сыерчык оялары, җимлекләр ясап , аларны ашатып, күзәтеп торалар
Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек!!! -
"Язгы Изгелек" атнасы 22.04.2016

3 нче сыйныф укучылары 1нче сыйныф укучыларына Г.Тукай шигырьләре ятларга, әкиятләренә рәсемнәр ясарга ярдәм иттеләр.
-
Иң күп бөре җыючы 21.04.2016

Мәктәп буенча “Иң күп бөре җыючы”- 1 нче сыйныф укучысы Садыйкова Дилия рәхмәт хаты белән бүләкләнде
-
Иң күп макулатура җыючы 21.04.2016

Мәктәп буенча “Иң күп макулатура җыючы”- 2 нче сыйныф укучысы Каримуллин Райнур рәхмәт хаты белән бүләкләнде
-
Очрашу мизгелләре 21.04.2016

20 нче апрель көнне Бөрбаш мәдәният йортында Балтач үзәгендә яшәп, иҗат итүче мәдәният осталары –Нәҗип Әминов һәм Эльмира Кузьмина белән истәлекле очрашу булып узды. Э.Кузьмина тамашачылар алдында шигырьләрен укыды һәм матур җырлар башкарды. Сәхнәдә Н.Әминов шигырьләре, хикәяләре укылды. Спектакльләреннән өзекләр күрсәтелде, җырлары башкарылды. Без районыбызның күренекле шәхесләре белән горурланабыз, аларга иҗат уңышлары теләп калабыз.










