МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Котлыйбыз! 31.03.2016

24 нче март көнне бертөркем укучыларыбыз Субаш мәктәбендә баш тренер Фагыйл Гайнутдинов призына кул көрәше буенча уздырылган ярышларда яхшы уңышларга ирешеп кайттылар. 8 класс укучысы Нурмөхәммәтов Солтан 1 урын, 7 класс укучысы Гимадиева Филюзә, 8 нче класстан Галимова Әлфинә 2 урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Яшь көрәшчебез! 30.03.2016

19 нчы март көнне Ф.Шакиров призына үткәрелгән көрәш буенча ярышта 3 нче класс укучысы Галимов Әлфисне 3урында калуы белән котлыйбыз, зур уңышлар теләп калабыз.
-
Иртәнге линейка 30.03.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 11 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-1нче сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 5 нче сыйныф билгеләнде.
-
Эвакуация 29.03.2016

29 нчы март көнне укытучылар һәм техперсоналлар өчен мәктәбебездә чираттагы эвакуация үткәрелде.
-
Укучыларыбызны каршы алырга әзерләнәбез. 29.03.2016

Каникулның бүген ахыргы көне. Сыйныф җитәкчеләре укучыларны каршы алырга әзерләнәләр. Классларда гөлләр күчерелеп утыртылды, бүлмәләр җыештырылды.
-
III - республика “Фәнгә адымнар” фәнни-гамәли конференциясе 27.03.2016

25-март көнне Балтач урта мәктәбендә оештырылган III - республика “Фәнгә адымнар” фәнни-гамәли конференциясендә укучыларыбыз матур чыгышлары белән катнашты. Химия юнәлешендә 10-класс укучысы Латыйпова Гүзәл (укытучысы Валиева Р.У.), физика юнәлешендә 11-класс укучысы Мифтахова Гүзәл һәм 6-класс укучысы Гильмуллин Фәнис (укытучысы Мифтахов Ф.Р), информатика юнәлешендә 10- класс укучылары Нуретдинов Нияз һәм Кадыйров Алмазлар (укытучылары Мифтахов Ф.Р. һәм Мифтахова Н.С) дипломнарга лаек булдылар. Укучыларыбызның эшен Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясеннән килгән дәрәҗәле кунаклар, галимнәр бәяләде, аларга матур теләкләрен, файдалы киңәшләрен җиткерде. Без дә үз чиратыбызда укучыларыбызга рәхмәт белдереп, алдагы конкурсларда да актив катнашуларын теләп калабыз.
-
9 нчы сыйныфлар сынау имтиханнары тапшыра 25.03.2016

-
Конкурска әзерлек 24.03.2016

Мәктәбездә 4-5 нче сыйныф укучылары Акбиров Рим Фәргатович җитәкчелегендә “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсына әзерләнәләр.
-
Имтиханнарга әзерлек 24.03.2016

9, 11 класслар каникул вакытын файдалы итеп уздыралар.Рус теле, математика, сайлап алу фәннәре имтиханнарына әзерләнәләр.
-
ШМО берләшмәләренең утырышы 23.03.2016

22 нче март көнне ШМО берләшмәләренең утырышы узды. Һәр берләшмәдә дәрескә үзанализ, контроль эшләр 3 чирек нәтиҗәләре чагыштырылды.Борчыган мәсьәләләр турында фикер алышулар булды.










