МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Котлыйбыз 04.04.2016

2 нче апрель көнне Балтач спорткомплексында 2000-2001 нче елгы укучылар арасында ДЮСШ кубогына волейбол ярышлары булып узды. Безнең мәктәбебездән бер төркем кызларыбызны тренерлары Валиев Рөстәм Шайдулловичны 3 урын яулап кайтулары белән чың күңелдән котлыйбыз.
-
“Аҗаган-2016” 04.04.2016

2 нче апрель көнне бер төркем укучыларыбыз ТИН укытучысы Акбиров Рим Фаргатович белән Балтачта “Хыял” спорткомплексында “Аҗаган-2016” ярышында катнашып көчләрен сынап кайттылар. Безнең команда мылтыктан ату буенча 1 урында калды. Укучыларыбызга алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз.
-
“Туган тел” айлыгы 03.04.2016

Апрель-“Туган тел” айлыгы. Шул уңайдан мәктәбебездә аерым план нигезендә чаралар үткәрелә. 1 нче апрель көнне радиотапшыруда әлеге план игълан ителде.
-
Иртәнге линейка 03.04.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 10 нчы класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә “Иң яхшы укучы класслар” дип 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 8 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-9 нчы сыйныф укучыларына бирелде.”Иң чиста класс”-7 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип 10 нчы сыйныф билгеләнде.
-
“Иң яхшы вожатый” конкурсы 02.04.2016

31 нче март көнне Урта Көшкәт мәктәбендә уздырылган “Иң яхшы вожатый” конкурсында 6нчы сыйныф укучысы Шакирова Галия катнашты. Галиягә зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба уңышлар теләп калабыз.
-
Яшь шахмат остасы 02.04.2016

26 нчы март көнне 1 нче сыйныф укучысы Корбанов Ильяс, Нургали Миннехан улы Миннеханов истәлегенә оештырылган, шахмат ярышларында катнашып кайтты. Катнашучыларга мактау грамоталары бирелде һәм нарат үсентесе дә бүләк ителде.
-
Н.И.Лобачевский исемендә Бөтенрәссәй фәнни-гамәли конференция 01.04.2016

25 нче март көнне 9 нчы сыйныф укучысы Латыпова Алсу тарих фәненнән Казан шәһәрендә оештырылган Н.И.Лобачевский исемендә Бөтенрәссәй фәнни-гамәли конференциядә катнашып, матур чыгыш ясап кайтты һәм сертификат белән бүләкләнде. Әзерләгән укытучысы Мифтахов М.Р. зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Тәртип сакчылары белән очрашу 01.04.2016

31 нче март көнне мәктәбебез укучыларына балигъ булмаган балалар белән эшләүче Нәҗипова Ләйсән Газинур кызы һәм районның ФОРПОСТ җитәкчесе Галимзянов Ф.Ш. белән очрашу үткәрелде. Очрашуда укучыларга экстремизм терроризмны булдырмау,укучыларның тәртипләре турында аңлатылды.
-
III - республика “Фәнгә адымнар” фәнни-гамәли конференциясе призерлары 01.04.2016

25 нче март көнне Балтач мәктәбендә III республика “Фәнгә адымнар-2016” фәнни-гамәли конференциясендә укучыларыбыз химия,биология, физика,информатика фәннәре буенча фәнни-эзләнү эшләрен яклап дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга һәм аларны әзерләгән укытучыларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Сыерчык оялары 31.03.2016

Укучыларыбыз тырышлыгы белән ясаган сыерчык оялары Саба урманчылыгына тапшырылды. Тиздән бу ояларга сыерчыкларыбыз кунып безне матур җырлары белән сөендерерләр.










