МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Бездә кунакта булачак беренчеләребез 18.02.2016

Башлангыч сыйныф укытучысы Шафигуллина Лилия Асхадулловна мәктәпкә керүче балалар белән әзерлек төркемендә шөгыльләр үткәрә башлады.
-
“Милли тавыш- балалар” проекты
17.02.2016
13 нче февраль көнне мәктәбебез укучылары Акбирова Нәфисә, Галимов Әлфис, Гыйльмуллин Рифат, Газизуллин Кәрим Сосна авыл мәдәният йортында районкүләм “Милли тавыш- балалар” проектының 1 нче этабында җиңүчеләр булдылар һәм йомгаклау концертында катнашып кайттылар.
-
Юбилеегыз белән тәбрик итәбез 16.02.2016

11 нче февраль көнне 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән хезмәттәшебез - Галиуллина Хәлимә Әхлиулла кызын- туган көне белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Ихтирам белән Бөрбаш урта мәктәбе укытучылар коллективы.
-
Пенсионерлар өчен компьютер курслары 16.02.2016

-
Котлыйбыз! 15.02.2016

-
Ачык ишекләр көне 15.02.2016

12 нче февраль көнне беренче классларда Корбангалиева Миляушә Назировна математикадан әти-әниләр, укытучылар өчен ачык дәрес күрсәтте.Укучыларыбыз дәрестә бик актив булдылар. Алган белемнәрен күрсәтеп әти-әниләрне дә, укытучыларны да сөендерделәр. Дәрес бик уңышлы үтте. Миляүшә Назировнага һәм беренче сыйныф укучыларына зур рәхмәтебезне белгертеп, уңышлар теләп калабыз.
-
Очрашу - 2016 15.02.2016

13 нче февраль көнне очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуга Бөрбаш урта мәктәбен 45, 40, 35, 30, 25, 20, 15 ел элек тәмамлаган шәхесләр чакырылды. Очрашу бәйрәме искиткеч күңелле һәм матур үтте. Килгән кунакларның барысы олы рәхмәтләрен белдереп, укыткан укытучыларына, мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар. Һәр класс үзләренчә искә алды мәктәп елларын. Классташлары белән, укытучылар белән булган кызыклы, истәлекле мизгелләрен хәтерләренә төшерделәр. Очрашудан һәркем якты , матур хатирәләр белән таралды
-
Химиядән ачык дәрес 14.02.2016

12 нче февраль көнне химия укытучысы Валиева Раушания Урановна тәҗрибә уртаклашу максатыннан 8 классларда химиядән“Неорганик кушылмалар патшалыгында” дип исемленгән эшлекле уен –дәрес күрсәтте. Укучылар химиядән алган белемнәрен тиешенчә кулланып биремнәр эшләделәр. Дәрес күтәренке рухта үтте. Укытучыга алдагы эшендә зур уңышлар теләп калабыз.
-
“Очрашу кичәсенә” чакырабыз. 13.02.2016

Бер күрешү - үзе бер гомер бит
Очрашыйк без исән чакларда.
Күңелдә яңарыр хатирәләр,
Искә төшәр бала чаклар да.
Хөрмәтле Бөрбаш мәктәбен тәмамлаган “Укучыларыбыз”!
Сезне 13-февраль көнне үтәчәк “Очрашу кичәсенә” чакырабыз. Рәхим итегез, көтәбез! Кичәбез мәдәният йортында 18:00 сәгатьтә башлана.
Бөрбаш урта мәктәбе коллективы. -
Татарстан чаңгы юлы 2016 13.02.2016

Кояш нурларында җемелдәгән карда чаңгы шуу искиткеч ләззәт бирә икән. Мәктәп укучылары һәм укытучылары чаңгы юлына зур теләк белән чыктылар.
Барлык укучылар һәм укытучылар рәхәтләнеп чаңгы шудылар. Чаңгы шуганнан соң, һәммә кеше табигать кочагында тәмләп чәй эчте.










