МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Бүген лагерыбызда "Табигать белгечләре" көне 12.06.2016

Бүген лагерыбызда "Табигать белгечләре" көне. Балалар каенлыкка экскурсиягә бардылар, анда төрле уеннар уйнадылар. Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук бадминтон уены да үткәрелде. Һәр отрядта җиңүчеләр билгеләнде. "Россия, алга!" дигән исем астында спорт бәйрәме уздырылды.
-
Лагерьда балалар өчен "Көлке көне" 11.06.2016

8 июньдә лагерьда балалар өчен "Көлке көне" уздырылды. Балалар көлке көнендә мәзәкләр сөйләделәр, төрле кызыклы күренешләрне сәхнәләштерделәр. "Россия символлары - илнең тарихы" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Көн бик күңелле, мавыктыргыч үтте.
-
9 – июнь - “Могҗиза” хезмәт һәм ял лагерыбызның дүртенче көне 10.06.2016

9 – июнь - “Могҗиза” хезмәт һәм ял лагерыбызның дүртенче көне. Һава торышының яңгырлырак һәм салкынрак булуы да һич комачауламый безгә. Волейбол уйнарга да, ял итәргә дә, чүп утарга да, тәмле ашарга да өлгерәбез без.
-
"Шәфкатьлелек көне" 09.06.2016

Бүген лагерыбызда "Шәфкатьлелек көне". Зарядка ясап алганнан соң балалар өчен "Шәфкатьлелек бизи кешене" темасына рәсем конкурсы үткәрелде. Аннары балалар кечкенә генә концерт-тамаша куйдылар. Төшке аштан соң "Нинди гүзәл, минем Ватаным" темасына да рәсемнәр ясадылар, шигырьләр сөйләделәр. Лагерьга йөрү дәвамында үткәрелә торган шахмат, шашка ярышлары башланып китте.
-
Стали известны результаты ЕГЭ по географии и литературе 09.06.2016

Стали известны результаты ЕГЭ по географии и литературе. С этих предметов стартовала кампания единого госэкзамена. В Татарстане 6 выпускников набрали 100 баллов по данным предметам.
Литературу в республике сдавали 846 выпускников, двое из них набрали 100 баллов. Не смогли преодолеть минимальный порог в 32 балла 19 человек. По географии из 150 учащихся, сдававших этот предмет, шестеро набрали 100 баллов. Не преодолели минимальный порог в 37 баллов 3 человека. Результаты обязательного ЕГЭ по базовой математике станут известны не ранее 16 июня, сообщает пресс-служба Министерства образования и науки РТ. -
6 - июньнән мәктәбебездә хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады 07.06.2016

6 - июньнән мәктәбебездә хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады. “Могҗиза” дип аталган әлеге лагерьда 10 егет, 10 кыз җәйге практикасын үтә. Эш белән беррәттән төрле уеннар уйнап, повар апаларның тәмле ризыклары белән сыйланып, җәйге ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алар.
-
"Төсле карандашлар" көне 06.06.2016

6 нчы июньдә лагерыбызда "Төсле карандашлар" көне үткәрелде. Бу уңайдан төрле конкурслар оештырылды. Көннең беренче яртысында "Спорт һәм сәламәтлек" темасына клуб сәгате узды, рәсемнәр ясалды. Ә көннең икенче яртысында "Мин яшәгән дәүләт" темасына викторина булды. Викторинада "Дуслык" отряды җиңү яулады.
-
Лагерыбызның өченче көне 04.06.2016

3 июнь көнне лагерьда "Крестики-нолики" көне булды. Бу уен көнендә балалар бик актив катнаштылар. Төрле яклап үз белемнәрен сынадылар.
-
Лагерыбызда кино көне 03.06.2016

2 июнь көнне лагерыбызда кино көне булды. Балалар пионерлар турында кино карадылар. Кино балаларга бик ошады, күбесе хисләрен тыя алмыйча күз яшьләренә ирек бирделәр.
-
Балаларны яклау көне 02.06.2016

1 нче июнь көнне мәктәбебездә "Кояшкай" мәктәп яны ял лагеры эшли башлады. Балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Балалар үзләре асфальтка матур-матур рәсемнәр ясадылар. Көн бик күңелле үтте.










