МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Безнекеләр-өченче 28.04.2016

21 нче апрель көнне Валиев Асаф, Галиуллин Илсаф, Базагутинова Диния, Хөсәенова Зәринә Акбиров Рим Фәргат улы җитәкчелегендә “Хыял” спорткомплексында “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсында катнашып, 3 нче урынны алдылар. Грамота, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Укучыларыбыз мәктәпкә дә зур бүләк- төсле принтер алып кайттылар.Афәрин!
-
Җиңүче! 28.04.2016

1 нче сыйныф укучысы Базагутинов Әмир районда 6-7 яшьлек балалар арасында уздырылган каратэ ярышында беренче урында калды. Әмирне һәм аның остазын Базагутинов Альбертны бу җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Кул эшләре күргәзмәсе 28.04.2016

Һәр ел саен, Тукай айлыгында шагыйрьнең әсәрләренә карата кул эшләре эшләнә. Быел да 7 нче сыйныф укучылары тарафыннан бу эш башкарылды. Күбрәк укучылар “Бала белән күбәләк”, “Шүрәле” әсәрләрен эшләгәнннәр. Арада чигү, бәйләү, пластилин, аппликация ярдәмендә башкарылган эшләр шактый. Укучылар үз куллары белән ясаган һәр эш безнең өчен бик кадерле. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Бердәм иммунизация атналыгы
27.04.2016
Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы карары белән 24 апрельдән-30 апрельга кадәр Бөтенрәссәй һәм Татарстан Республикасында бердәм иммунизация атналыгы үткәрелә. Шушы атналык кыссаларынды 26 нчы апрель көнне мәктәбебездә шәфкать туташы Фазлыева Гөлфия Харис кызы белән очрашу үткәрелде.Ул укучыларга прививкалар, йогышлы авырулар турында аңлатып китте, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
Өмә 26.04.2016

23 нче апрель көнне мәктәбебездә өмә оештырылды. Өмәдә укытучылар һәм укучылар катнашты. Мәктәп тирәбез чистарып, матурланып, яшәреп калды. Өмәдә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Язгы изгелек" атналыгы 26.04.2016

"Язгы изгелек" атналыгы кысаларында 1нче сыйныф укучылары, мәктәп бакчасына утырту өчен, помидор рассадаларын аерым савытларга аерып утырттылар.
-
Котлыйбыз! 26.04.2016

23 нче апрель көнне Субаш авылында Тукай исемендәге җәмгыять призына 1998 елда Һәм аннан да соңрак елларда туган яшүсмерләр арасында узган татарча көрәш ярышларында безнең мәктәбебездән бер төркем укучыларыбыз көрәш ярышында катнашып кайттылар. 10 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинов Рүзәлне 2 урын алуы белән чын күңелдән котлыйбыз.Егетләребезне һәм аларның җитәкчеләрен Миннемуллин Айгиз Рафил улын уңышлары белән котлыйбыз.
-
Әмирне котлыйбыз! 26.04.2016

Әле беренче сыйныфта гына укыса да, Абдрахманов Әмир бик күп конкурсларда, ярышларда катнашырга өлгерә. 20 нче апрель көнне Балтач мәдәният йортында “Созвездие-Йолдызлык 2016”конкурсында, нәфис сүз номинациясендә уңышлы чыгыш ясап, грамота һәм истәлекле бүләккә ия булды, “Кил син тәүбәгә” видеоклибында катнашып Әмир Диния нәзрәте хәзрәт Камил Самигуллинның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Әмиргә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Г.Тукай әсәрләренә илллюстрацияләр ясау конкурсы 26.04.2016

Г.Тукай әсәрләренә илллюстрацияләр ясау конкурсына йомгак ясалды. 1нче урын-8 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Диләрәгә, 2 нче урын-5 нче сыйныф укучысы-Вәлиев Нуриманга, 3 нче урын-3 нче сыйныф укучысы –Г. Мәликәгә бирелде . Катнашкан барлык укучыларга алга таба да иҗат уңышлары телибез.
-
Тукай премиясе лауреатлары 25.04.2016

Тукай премиясе лауреатлары турында һәр класс мәгълүмат туплады һәм буклетлар ясады. 10 нчы сыйныф укучыларының хезмәте аеруча зур хөрмәткә лаек. Әлеге лауреатларның тормыш юлы һәм иҗаты тәрбия сәгатьләрендә өйрәнелде. Һәр сыйныф җитәкчесенә һәм барлык укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.










