МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Мониторинг
17.05.2016
16 нчы май көнне ТР мәгариф министрлыгы планы буенча барлык мәктәпләрдә дә 10нчы сыйныф укучылары өчен математика фәненнән бердәм мониторинг көнне уздырылды. Укучыларыбызга эшләрне яхшы эшләүләрен теләп калабыз.
-
Иртәнге линейка 16.05.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 10 нчы класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класслар” дип, 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 8 нче сыйныф .”Иң чиста класс”-7 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип, 10 нче сыйныф билгеләнде.
-
Нәрсә инде ул имтихан? 16.05.2016

Менә тагын мәктәпләрдә Бердәм дәүләт имтиханнары бирер чак җитте. Безнең өчен бу, дөресен әйткәндә, хәвефлерәк вакытка әйләнеп бара. Чөнки имтиханнар белән бәйле рәвештә балаларның үз гомерләрен чикләү очраклары да, кызганычка каршы, булгалап тора. Әти-әниләр фаҗигадә укытучыларны, мәктәп – әти-әнине, хөкүмәт оешмалары исә, кагыйдә буларак, ике якны да гаепли. Әмма дә ләкин...
-
“Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” 15.05.2016

14 нче май көнне 9 нчы сыйныф укучылары биология укытучысы Сибагатуллин Мәлик Тимерхан улы белән очрашып умартачылык һөнәре турында белешмә алдылар.
-
Мәктәбебездә гаилә атналыгы 15.05.2016

Мәктәбебездә гаилә атналыгы дәвам итә. 14 нче май көнне 6 сыйныф укучылары озак еллар Бөрбаш урта мәктәбендә укучыларга белем бирүче остазларыбыз Шакиров Наил Нурый улы һәм Шакирова Рүзилә Ярулла кызы белән матур очрашү үткәрделәр. Остазларыбыз укучыларга гаиләнең ныклыгы, татулыгы турында сөйләделәр.Очрашу күңелләрдә яхшы хатирәләр калдырды.
-
Табигатьне чистарту 15.05.2016

Менә уку елы тәмамланыр вакыт та җитә. 8 нче сыйныф укучылары, һәр ел саен, май аеның җылы, матур көннәрендә сәяхәткә чыгып, табигатьне, әйләнә-тирәне чистартып кайталар.
Алар шимбә көнне, кулларына чүп өчен пакетлар, перчаткалар алып Бөрбаш авылы җирлегендә урнашкан плотина тирәсендәге чүпләрне җыеп алдылар.
Бу акциядан соң укучылар табигатькә игътибарлырак булыр кебек, чөнки алар табигатьне чистарту нинди күп көч таләп иткәнне күрделәр. -
Тарих атналыгы 14.05.2016

11нче майдан-16 майга кадәр мәктәбебездә тарих һәм җәмгыять атналыгы үткәрелә.Бу атна дәвамында күп кенә чаралар үткәрелә. 13 нче май көнне 7 һәм 8 нче сыйныфлар арасында “Умники и умницы” бәйгесе уздырылды. Укучылар тарих фәне буенча белемнәрен сыный алдылар. Бу бәйгедә 8 нче сыйныфлар җиңү яуладылар.Афәрин!
-
Шигырь бәйгесе 14.05.2016

13 май көнне мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына һәм герой шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен сөйләү буенча шигырь бәйгесе үткәрелде. Һәр сыйныф укучысы бу чарага ныклы әзерлек белән килгәннәр. Бәйгенең нәтиҗәләре белән укучыларыбызны,чараны оештыручы педагог-организатор Миннемуллин Айгиз Рафил улы таныштырып китәчәк.
-
Мәктәбебездә гаилә атналыгы 14.05.2016

Мәктәбебездә гаилә атналыгы дәвам итә. Һәр сыйныф бу чарада актив катнаша. Башлангыч сыйныф укучылары арасында “Минем-тату гаиләм” темасына рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Тату гаилә-бәхетле гаилә 13.05.2016

12 нче май көнне 7 нче сыйныф укучылары “Тату гаилә-бәхетле гаилә” темасына тәрбия сәгате үткәрделәр.Аларга кунакка терлекче Нурмиева Ясирә апа килде. Ул гаилә тормышы, гаилә ныклыгы турында сөйләде. Улы Ильшатның шигыре күңелдә җылы хисләр уятты. Шулай ук мәкальләрне дәвам итү,табышмакларга җавап табу, төрле ситуацияләрне чишү дә отышлы булды.










