МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Мәктәбебездә гаилә атналыгы 12.05.2016

Мәктәбебездә гаилә атналыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелә. 10-класс укучылары, класс җитәкчеләре Мифтахова Н.С., классташлары Ләйсәннең әбисе -пенционер укытучы, сугыш чоры авырлыкларын күреп үскән Сания апа Хайруллина белән очрашу уздырды. Сания апа өлкән яшьтә булу сәбәпле, мәктәпкә килә алмый, шуңа күрә укучылар Сания апаның өйләренә барып, аның балачак хәтирәләре, элеккеге мәктәп тормышы вакыйгалары белән танышып, истәлек бүләкләре тапшырып кайтты.
-
Алексей Петрович Маресьевның тууына 20 май көнне 100 ел 11.05.2016

“Без үсеп килүче яшь буынны сугыш геройлары үрнәгендә тәрбияләргә тиешбез”- Президент Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңүгә 71 ел тулуга карата әзерлек эшләре көннәрендә җиткергән фикере.
Данлыклы очучы, аякларын югалткан хәлдә, кабат сугышчылар сафына басып, фашист самолетларын юк итүдә катнашкан Советлар Союзы Герое – курку белмәс летчик - Алексей Петрович Маресьевның тууына 20 май көнне 100 ел була.
Безнең мәктәп укучыларына Советлар Союзы героеның тормышы турында рус теле һәм әдәбият укытучылары сөйләде. Аның батырлыкларын дәлилли торган информациялар җиткерелде: күргәзмә, документаль фильм, класстан тыш әдәби китаплар уку - Б.Полевойның “Повесть о настоящем человеке” китабы , тематик тәрбия беседалары үткәрелде. -
Иртәнге линейка 10.05.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 11 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класслар” дип, 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 5-11 нче сыйныф .”Иң чиста класс”-8 нче сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” дип, 7 нче сыйныф билгеләнде.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг 09.05.2016

7 нче май көнне һәйкәл каршында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митинг булды.Бәйрәмдә сугыш ветераны Хөснетдинова Нурҗиһан апа, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары катнашты.Аларны Сәйдәш Шәмсиевич, Гүзәл Галимулловна, Рафис Фарадисович һәм Рөстәм Рафисович бәйрәм белән котлады. Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәп ашханәсендә чәй табыны янында дәвам итте.
-
Үлемсез полк 09.05.2016

7 нче май көнне митингтан соң укытучылар һәм укучылар “Үлемсез полк” акциясендә катнаштылар.
-
Җиңүнең 71 еллыгын каршылап 08.05.2016

Бөек Җиңүебезгә 71 ел кыссаларында мәктәптә күп кенә чаралар үтә. Һәр сыйныфта Бөек Җиңү көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелә. Укучыларыбызда бу дәресләрдә илебез өчен горурлык хисләре тәрбияләнә.
-
“Җиңү урманы” акциясе 08.05.2016

Мәктәбебездә Бөек Җиңүнен 71 еллыгы кысаларында күп кенә эшләр эшләнә.5 май көнне укучылар һәм укытучылар “Җиңү урманы” акциясендә катнаштылар. Укучыларыбыз тырышлыгы белән сугышта катнашкан бабайлар, әбиләр истәлегенә агачлар утыртылды.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алып 07.05.2016

Укучыларыбыз 5 май көнне Бөек Җиңүгә багышланган “72 сәгать” дип исемләнгә кино карадылар.
-
Класс сәгате 07.05.2016

5 май көнне 6 сыйныфларда “Дуслык” темасына тәрбия сәгате үтте. Укучыларга бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәклеге аңлатылды.
-
Класс сәгате 07.05.2016

6 май көнне 7 сыйныфларда “Сталинград сугышы” турында видеофильм күрсәтелде һәм безнең солдатларның сугыштагы батырлыклары турында тәрбия сәгате үткәрелде.










