МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Нәрсә ул игелек?
03.05.2016
Бу атнада беренче сыйныф укучылары "Нәрсә ул игелек?" дигән темага рәсемнәр ясадылар. Узләре ясаган рәсемнәр буенча хикәя яздылар.
-
Иртәнге линейка 03.05.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класслар” дип, 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 5-11 нче сыйныф .”Иң чиста класс”-6 нчы сыйныф, “Конкурсларда актив катнашучы класс”-4 класс, “Иң тәртипле укучылар ” дип, 10 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Раязны котлыйбыз 03.05.2016

Балтач районы “Наз” үзәге Г.Тукайның тууына-130 ел тулу уңаеннан кул эшләре конкурсы үткәрде.Әлеге конкурста 1нче сыйныф укучысы Мифтахов Раяз I урынга лаек булды. Раязны җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
Ярминкәләр гөрләде 01.05.2016

27 нче апрель көнне укучыларыбыз көче белән әзерләнгән ярминкә булып узды. Һәр укучы ярминкәдә актив катнашты.
-
Бәйрәм белән! 01.05.2016

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтенхалык бәйрәме. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, умырзаялары чәчкә аткан яз бәйрәме – Беренче май белән котлыйбыз. Язның сулышы, дәрте, илаһи мәгънәсе күңелегезгә нур өстәсен. Язның ягымлыгы күзләрегезгә кунсын, бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
-
Бәйрәм белән тәбрикләү 30.04.2016

Бөек җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан авылыбызның бердән-бер сугыш ветераны Хөснетдинова Нурҗиһан апаны авыл советы җирлеге рәисе Хакимов Сәйдәш Шамсиевич һәм бер төркем укучыларыбыз бәйрәм белән котлап кайттылар.
-
Котлыйбыз! 30.04.2016

10 сыйныф укучылары Нуретдинов Нияз һәм Кадыров Алмаз ХХ "Яшь программист" республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яуладылар. Әлеге укучыларны уңышлары белән тәбрик итәбез.
-
Экскурсия 29.04.2016

29-30 нчы апрель көннәрендә мәктәбебездә бердәм эшмәкәрлек дәресләре уздырылды.Укучыларыбыз авылыбыз эшмәкәрләре Гилмуллин Илшат Рашид улы һәм Фазлыев Булат Җәлил улы белән очрашып, эш урынында экскурсиядә булып кайттылар.
-
Иҗат отчеты 29.04.2016

27 нче апрель көнне Бөрбаш мәдәният йортында укучыларыбызның иҗат отчет концерты булып узды. Укучыларыбыз үзләренең талантларын һәр яклап күрсәтә алдылар.Алар арасында оста җырлаучылар, биючеләр, нәфис сүз осталарын күрергә була иде. Шушындый талантлы яшьләребезне тәрбияләгән өчен барлык укытучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Безнең күңелләрдә син, Тукай! 29.04.2016

26 нчы апрель көнне мәктәбебездә Г.Тукайның тууына -130 ел тулу уңаеннан, “Безнең күңелләрдә син, Тукай !” дип исемләнгән әдәби-музыкаль булды. Әлеге кичәдә укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Тукай һәрчак безнең күңелләрдә. Киләчәк буыннар да бүгенге укучыларыбыз кебек бөек шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын онытмасыннар иде.










