МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 ( 189 ) 190 >>
-
Cмотр концерты 25.04.2016

22 нче апрель көнне 6нчы сыйныф укучылары тарафыннан “Г.Тукай рухы яши безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән смотр концерты булды.Укучылар биюдә, җырда, нәфис сүздә үз осталыкларын күрсәтеп, тамашачыларны ял иттерделәр. Әлеге концерттан һәр укучы күтәренке кәеф белән таралды. Сыйныф җитәкчесенә һәм укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Линейка 25.04.2016

Иртәнге линейкада дежур торган 7 нче класс атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класслар” дип, 11 класслар танылды. “Шәфкатьле класс” номинациясе буенча 8 нче сыйныф .”Иң чиста класс”-7 нче сыйныф, “Спорт сөюче класс”-10 класс, “Конкурсларда актив катнашучы класс”-4 класс, “Иң тәртипле укучылар ” дип, 6 нчы сыйныф билгеләнде.
-
Котлыйбыз 25.04.2016

-
Хезмәтне саклау- балалар күзлегеннән
25.04.2016
Район күләмендә “Хезмәтне саклау- балалар күзлегеннән” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Әлеге конкурста 5 сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим һәм 3 сыйныф укучысы Галимов Әлфис, җитәкчеләре Хөсәенова Фирания Ханифовна катнаштылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Г.Тукай әсәрләренә илллюстрацияләр ясау конкурсы 24.04.2016

Г.Тукай әсәрләренә илллюстрацияләр ясау конкурсына йомгак ясалды. 1нче урын-8 нче сыйныф укучысы Хәйретдинова Диләрәгә, 2 нче урын-5 нче сыйныф укучысы-Вәлиев Нуриманга, 3 нче урын-3 нче сыйныф укучысы –Г. Мәликәгә бирелде . Катнашкан барлык укучыларга алга таба да иҗат уңышлары телибез.
-
Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез 24.04.2016

19 нчы апрель көнне 7 нче сыйныфларда класс җитәкчесе Нуретдинова З.З. “Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар бүгенге көндә изгелек эшләүчеләр турында сөйләделәр, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүчеләргә тукталдылар. “Әптек” чишмәсен төзекләндерүче шәхси эшмәкәр Галиуллин Илдар абыйга, Сәрдегән авылында “Нурзидә” чишмәсен төзеткән Хөсәенов Габделнур абыйга укучыларның рәхмәте чиксез.
-
Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү 24.04.2016

Г.Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Укучылар бүген Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр.1 кл.-“Бала белән күбәләк”, 2 кл.-“Кызыклы шәкерт”, 3 кл. – “Эш беткәч, уйнарга ярый”, 4 кл.-“Кәҗә белән сарык”, 5 кл.-“Су анасы”. Укучылар бик булдырып уйнадылар. Аларны әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Г.Тукай иҗатына багышланган рефератлар язу 24.04.2016

Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. 10 нчы сыйныф укучылары Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган “Габдулла Тукай-кеше һәм шагыйрь”, “Г.Тукай иҗатында тәрбия темасы”, “Г.Тукай –күптөрле шәхес”, “Г.Тукай әсәрләре буйлап сәяхәт” һ.б темаларга рефератлар яздылар. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Мәктәбебездә Тукай дәресләре 23.04.2016

9 сыйныфларда бердәм Тукай дәресләре узды. Укучылар бөек шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлын хәтерләрендә яңарттылар, “Тукайлы балачак” фильмын карадылар, шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар.
-
Мәктәбебездә Тукай дәресләре 23.04.2016

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның илебез һәм дөнья мәдәниятенә гаять зур өлеш кертүче, аның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтү йөзеннән, татар теле укытучысы Венера Надиловна һәм һәм класс җитәкчеләре Гөлнара Тәлгатовна, Нурания Садыйковна 8, 10 сыйныф укучыларына «Тукайлы балачак” фильмын тәкъдим иттеләр. Соңрак, “Тукай турында хатирәләр» дигән темада викторина үткәрделәр.










