МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
“Класс җитәкчесе -2017”-конкурсы 12.02.2017

7 февраль көнне Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы “Класс җитәкчесе -2017”-конкурсында катнашты. Зөлфирә Зөфәровна 8 нче сыйныфларда “Буш вакыт” темасына тәрбия сәгате һәм үзенең эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Тәрбия сәгате укучылар өчен бик файдалы булды. Укытучыга зур рәхмәтебезне белдереп, уңышлар теләп калабыз.
-
Яшь хоккеист 11.02.2017

5 нче февраль көнне Норма зонасында Ильшат Шакиров призына хоккей ярышы уздырылды. Безнең мәктәптән 5 нче сыйныф укучысы Шакиров Әмир әлеге ярышта иң яхшы уенчы исеменә лаек булды
-
Хоккей турниры 11.02.2017

5 февраль көнне Бөрбаш командасы белән Алан командасы арасында дусларча хоккей ярышы уздырылды.
-
Иртәнге линейка 10.02.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 11 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-10 нчы сыйныф, “Иң тәртипле укучылар ” - 6 нчы сыйныф билгеләнде.
-
"Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе 10.02.2017

2017нче елның 7нче февралендә Татарстанда "Ата-аналар БДИ тапшыра" Бөтенроссия акциясе узачак. Бу көнне ата-аналар балаларның ничек имтихан тапшыруларын үз мисалларында күрәчәкләр. Алар белән бергә имтиханны шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов та язачак.
Акциянең максаты - ата-аналарны БДИ тапшыру процедурасы белән якыннан таныштыру. Имтихан язуга 30 минут бирелә.
Имтихан биремнәрен эшләүдә республиканың брлык районнары да катнашачак. Казанда имтиханны 116нчы лицейда язачаклар. Катнашу - ирекле. -
“Дус сыйныфның серләре” 09.02.2017

10 нчы сыйныфлар кышкы табигатьтә экскурсиядә.
-
Тренинглар 09.02.2017

Мәктәбебездә психологлар белән очрашу уздырылды. Укучыларыбыз тренингларда катнаштылар
-
Проект эше 08.02.2017

31 нче гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья фәне буенча проект эше эшләделәр. Һәр төркемнең эшләре эчтәлекле һәм файдалы булды.
-
Концерт 08.02.2017

1 нче февраль көнне, 1нче һәм 3нче сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән, "Бәхетле балачак" исеме астында концерт булды. Укучылар яңа җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук берсеннән-берсе матур, күңелле, зәвыклы биюләр башкардылар. Концертта әни-әниләр дә матур чыгыш ясадылар. Концерт тамашачыларга бик ошады. Балаларны югары дәрәҗәдә сәхнәгә чыгара алган сыйныф җитәкчеләренә, музыка укытучысына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
“Дус сыйныфның серләре” конкурсы 07.02.2017

Мәктәптә “Дус сыйныфның серләре” конкурсына әзерлек бара. Бу максаттан һәр сыйныфта төрле чаралар үткәрелә. Мәктәп буенча уздырылачак бәйге өчен аерым нигезләмә эшләнде.










