МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
“Бердәм сыйныф серләре” конкурсында 3 урын 09.03.2017

“Бердәм сыйныф серләре”конкурсының муниципаль этабында мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф әти-әниләр комитетын 3 урын алулары белән котлыйбыз.
-
Иртәнге линейка 09.03.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 7 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-6 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-5 нче сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 10 нчы сыйныф билгеләнде
-
Бәйрәм белән тәбрикләү 09.03.2017

-
Бәйрәм белән хөрмәтле хатын-кызларыбыз 08.03.2017

Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.
Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул бала да тудыра, йорт-җирен дә карый, аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нур чәчеп торсын. Йортларыгызда иминлек булсын, хөрмәтле укытучылар -
“Хезмәтем һәм җыр-моңнарым Балтачым, сиңа багышлана” 07.03.2017

3 март көнне Балтач мәдәният үзәгендә Бөрбаш авыл җирлеге үзешчәннәренең “Хезмәтем һәм җыр-моңнарым Балтачым, сиңа багышлана” дип исемләнгән иҗат концерты булып узды. Иртән Балтач үзәгендә ярминкәләр гөрләп узса, кичен Балтач халкын матур, бай эчтәлекле күргәзмәләр каршы алды. Бәйрәмгә килгән һәркем милли татар ризыкларыннаң авыз итә алды.
-
Очрашу
07.03.2017
6 нчы март көнне Бөрбаш урта мәктәбендә фәннәр кандидаты Мәскәү Ислам университеты деканы МГУ укытучысы авылдашыбыз Гөлфия Юныс кызы белән очрашу уздырылды. Фәнни һәм дини юнәлешендә белем алу үзәнчелеге турында аңлатты. Татар балаларын көндәшлеккә яраклы, белемле булырга тиешле хакында һәм үз милләтен белән горурлану хисләре турында сөйләде.
-
“Бердәм сыйныф серләре” конкурсы 06.03.2017

2 март көнне Сосна төп мәктәбендә “Бердәм сыйныф серләре”конкурсының муниципаль этабы булып узды. Безнең мәктәптән 9 нчы сыйныфларның әти-әниләр комитетыннан Исрафилова Райлә һәм Галимова Чулпан апалар матур чыгыш ясап, проект эшләрен яклап кайттылар. Бу чарада актив катнашкан 9 нчы сыйныфка , әти-әниләр комитетына, сыйныф җитәкчеләре Валиева Гөлнара Тәлгат кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Туган тел көне 05.03.2017

2 март көнне 8 нче сыйныф укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы катнашында “21 февраль- Халыкара туган тел “көне уңаеннан “Башваткыч” уены уткәрелде. ”Энҗе бертекләре” һәм “Йолдызлар” командасы көч сынашты. "Энҗе бертекләре” командасы җиңүгә иреште.Уен туган тел җыры белән тәмамланды.
-
Район семинары
04.03.2017
2 март көнне Бөрбаш урта мәктәбендә өстәме белем бире түгәрәкләрендә эшләүче педагогларның район семинары булып узды. Түгәрәк җитәкчеләре төрле юнәлештә эшләрен матур итеп күрсәтә алдылар. Укучыларыбыз дәрестә актив катнаштылар.
-
Экологик айлык 04.03.2017

1 марттан мәктәбебездә экологик айлык старт алды.










