МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
Фәнисебез Рәсәй чемпионы 17.02.2017

8-11 нче февраль көннәрендә Мәскәү шәһәрендә армспорт буенча Рәсәй беренчелегенә ярышлары булып узды. Безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучысы Миннемуллин Фәнис әлге ярышта катнашып җиңү яулап 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнеп, спорт мастеры дәрәҗәсенә ия булды. Фәнисне бу зур җиңүе белән котлыйбыз, алдагы ярышта уңышлар теләп калабыз.
-
ФОРПОСТ ярышлары 17.02.2017

11 нче февраль көнне Чипья мәктәбендә Г.А.Сидоров истәлегенә багышланган ФОРПОСТ отрядларының ярышлары булып узды Безнең укучыларыбыз да бу ярышта сынатмадылар. Команда 3 урында калып грамота белән бүләкләнде. Аерым ярыш төрләре буенча Фәхретдинов Рүзәл 2, 3 урында, Кадыров Алмаз 3 урында, Нуретдинов Нияз 2 урында калып грамота , медальләр белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз
-
Олимпиада призеры 16.02.2017

9-11 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар теленнән Республикакүләм олимпиадасы узды. Мәктәбебезнең иң тырыш кызы 10 нчы сыйныф укучысы Латыпова Алсу призер булып диплом белән бүләкләнде. Алсуны һәм аны әзерләгән укытучылар Гүзәл Галимулловнаны һәм Зөлфирә Зөфәровнаны зур җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Рәсәй чаңгы юлы 15.02.2017

11 нче февраль көнне мәктәбебездә Бөтенрәсәй чаңгы юлы ярышлары узды.Барлык укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз актив катнаштылар.
-
Очрашу - 2017 15.02.2017

11 нче февраль көнне очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуга Бөрбаш урта мәктәбен 45, 40, 35, 30, 25, 20, 15,10 ел элек тәмамлаган шәхесләр чакырылды. Очрашу бәйрәме искиткеч күңелле һәм матур үтте. Килгән кунакларның барысы олы рәхмәтләрен белдереп, укыткан укытучыларына, мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар. Һәр класс үзләренчә искә алды мәктәп елларын. Классташлары белән, укытучылар белән булган кызыклы, истәлекле мизгелләрен хәтерләренә төшерделәр. Очрашудан һәркем якты , матур хатирәләр белән таралды
-
Очрашу 14.02.2017

8 нче февраль көнне мәктәбебезгә спорт һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы очрашуга килде. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән кызыклы әңгәмә үткәрде, аларга төрле сораулар бирде. Ә укучыларыбызга авылыбызда яшәүче спортчылар турында мәгълүмат тупларга кушты һәм тагын очрашуга килергә сүз бирде. Алдагы атнага без Рөстәм Рафис улын көтеп калабыз
-
“Дус сыйныф серләре” конкурсына әзерлек 14.02.2017

5 нче сыйныфларда “Дус сыйныф серләре” конкурсына әзерлек бара. Укучылар күңел җылысын салып әтиләргә истәлекле бүләк ясыйлар.
-
“Парламент дәресләре” 13.02.2017

8 февраль көнне 10-11 нче сыйныфларда тарих укытучысы Гөбәйдуллин Ранил Мөнир улы “Татарстан-2030: Республика киләчәгенә минем өлешем” темасына парламент дәресе үткәрде. Укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Дәрес эшлекле, файдалы үтте.
-
Әти-әниләр җыелышы. 13.02.2017

8 нче февраль көнне 9 нчы классларда әти-әниләр җыелышы булып узды. Сыйныф җитәкчесе әти-әниләргә укучыларның сынау имтиханнарының нәтиҗәсе һәм укучыларның имтиханга әзерлекләре турында мәгълүмат бирде.
-
«Иң тату һәм дус сыйныф” 12.02.2017

Мәктәптә «Иң тату һәм дус сыйныф” исеме астында 9 нчы классның әти-әниләр комитеты оештырган “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” спорт уеннары булып узды. Бу чарада укучылар әти-әниләргә каршы волейбол, теннис, батминтон уеннары уйнадылар, көч сынаштылар, күңел ачтылар һәм киләчәктә мондый очрашуларны ешрак кабатларга кирәк дигән фикердә калдылар.










