МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
ШМО утырышы 29.03.2017

23 нче март көнне Бөрбаш, Бөрбаш-Сәрдегәне, Алан авылы башлангыч сыйныф укытучылары һәм 5 нче сыйныфтан математика укытучысы Мифтахова Н.С., рус теле укытучысы Фасихова И.Н. катнашында методик берләшмә утырышы узды. Бу утырышта 5 сыйныфта 2016-2017 нче уку елы башында математика,рус теле, читательская грамотность буенча уздырылган тикшерү әшләре өйрәнелде һәр баланың эшенә кабат анализ ясалды
-
“Су-иң зур байлык”-тәрбия сәгате 28.03.2017

23 нче март көнне 11 сыйныфларда “Су- иң зур байлык” темасы астында тәрбия сәгате булып узды. Укучыларга туган якка карата мәхәббәт ,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү турында аңлатылды.
-
Профтестирование 28.03.2017

Мәктәбебездә 4, 8,9,10 класслар өчен төрле профессия юнәлеше буенча анкета үткәрелде.
-
Профориентация 27.03.2017

23 нче март көнне 5 нче сыйныфларда “Һөнәр сайлау-җаваплы эш” темасы астында тәрбия сәгате булып узды. Әлеге чарада Сафаргалиев Марат абыйлары укучыларны мал табибы профессиясе белән таныштырды.
-
Профориентация 27.03.2017

23 нче март көнне 8 нче сыйныф укучылары профориентация юнәлешендә пешекче-тегүче Фирдинә Гимадиева белән очрашты. Ул укучыларны үзенең кул эшләре белән таныштырды.
-
Иртәнге линейка 26.03.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 11 нче сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-9 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-10 нчы сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 8 нчы сыйныф, “Спорт сөюче класс”-7 сыйныф билгеләнде
-
Сынау имтиханнары 25.03.2017

22 нче март көнне 9 нчы сыйныф укучылары сайлау фәннәреннән һәм 11 нче сыйныф укучылары физика фәненнән сынау имтиханы тапшырдылар.
-
Хоккей ярышы 24.03.2017

18 нче март көнне ИП “Гилмуллин” призына хоккей ярышлары үткәрелде. Мәктәбебез егетләре бу ярышта ветераннар белән көч сынаштылар. Егетләребез 4 урында калдылар.
-
Гомуми җыелыш 23.03.2017

16 нчы март көнне 5-11 класслар өчен гомуми җыелыш үткәрелде. Җыелышта укучылар 3 нче чиректә эшләгән эшләренә нәтиҗә ясадылар, укучылар өчен кагыйдәләр, каникул планы белән таныштылар. Җыелышта балигъ булмаган балалар белән эшләүче муниципаль инспекторлары Накипова Раушания Ленар кызы һәм Назипова Ләйлә Фәргат кызы катнаштылар. Алар үз чиратындаукучыларга хокук бозган очракта нинди җәзалар каралганы турында аңлатып киттеләр, үз киңәшләрен бирделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы. 23.03.2017

21 март көнне 5,6,7,8,10 нчы сыйныфларда ата-аналар җыелышы үткәрелде. Һәр сыйныфта класс җитәкчеләре “Путь к успеху” программасы буенча чыгышлар ясадылар, 3 чирек нәтиҗәләре белән таныштырыдылар.










