МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 138 учащихся/138 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
“Без бергә” конкурсы 22.03.2017

17 нче март көнне Балтач мәдәният йортында “Без бергә”-республикакүләм конкурсының муниципаль этабы булып узды. Укучыларыбыз матур чыгыш ясап көч сынаштылар.
-
ГАИ хезмәткәрләре белән очрашу 22.03.2017

16 нчы март көнне башлангыч сыйныфларда ГАИ хезмәткәрләре тәрбия чарасы үткәрделәр. Укучыларга юлда сак булу, үз-үзенне тоту кагыйдәләре турында кабат искәртелде.
-
Әти-әниләр җыелышы. 22.03.2017

20 март көнне башлангыч сыйныфларның әти-әниләр җыелышы булып узды. Көн тәртибендә 3 чирек нәтиҗәләре, каникул планы белән таныштыру,куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрү каралган иде. Һәр сыйныф җитәкчесе “Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары “ темасы астында чыгыш ясап фикерләр алыштылар.
-
ABBYY мониторинг 21.03.2017

16 нчы март көнне 10 нчы сыйныф укучылары физика һәм җәмгыять белеменнән ABBYY мониторинг эшләделәр.
-
Тәрбия сәгате 21.03.2017

16 нчы март көнне һәр класста “Законнар һәм җазалар”дигән темага тәрбия сәгатьләре булып узды. Укучыларга РФ, РТ законнары, законнарны бозган очракта нинди җинаятьләр каралганы аңлатылды.
-
Әлифба бәйрәме. 20.03.2017

15 нче март көнне 1 нче сыйныф укучыларының иң зур бәйрәмнәренең берсе “Әлифба бәйрәме” булып узды. Укучыларыбыз һәряклап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Бәйрәм төрле уеннар , җыр-биюләр белән үрелеп барды. Беренче сыйныфларга һәм аларга белем бирүче беренче укытучылары Шафигуллина Лилия Әсхадулла кызына матур бәйрәм оештырган өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Юбилеегыз котлы булсын! 19.03.2017

14 нче март көнне мәктәбебездә матур бәйрәм тантана булып узды.Озак еллар технология һәм башлангыч хәрби хезмәте дәресләре укыткан ихтирамга лаеклы шәхес Шакиров Наил Нури улының 70 яшьлек юбилеен, тәрбия эшләре директор урынбасары , татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Мифтахова Гөлнур Ильяс кызының 60 яшьлек юбилей кичәләрен билгеләп үттек. Юбилярларга карата матур сузләр, котлаулар яңгырады...
-
“Без бергә” конкурсы 19.03.2017

Мәктәбебездә “Без бергә”-республикакүләм конкурсының мәктәп этабы булып узды. Укучыларыбыз төрле номинацияләрдә матур чыгыш ясап көч сынаштылар Алдынгы урыннарга чыккан укучылар 17 март көнне Балтач мәдәния йортында мәктәп данын яклаячаклар.Укучыларыбызга иҗади уңышлар теләп калыйк
-
Рәсем конкурсы 18.03.2017

Валентин Григорьевич Распутин тууына 80 еллыгына багышланган 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы
-
Иртәнге линейка 17.03.2017

Иртәнге линейкада дежур торган 6 нчы сыйныф укучылары атналык эшкә нәтиҗә ясады. Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы укучы класс” – 11, 4 нче сыйныф танылды.”Иң чиста класс”-9 нчы сыйныф, “Шәфкатьле класс”-10 нчы сыйныф,“Иң тәртипле укучылар ” - 8 нчы сыйныф, “Спорт сөюче класс”-7 сыйныф билгеләнде










