Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
"Бакчабыз тормышы" 05.11.2025

Бакчабызның даими чыгып килүче "Чишмә башы"газетасының октябрь ае саны
-
4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне . 01.11.2025

Бу көнне балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш.
Бәйрәм уңаеннан балалар бакчасында “Бердәмлектә - безнең көч!” исемле патриотик тәрбия чарасы үткәрелде. Балалар дәүләтебезнең никадәр зур, матур һәм бай булуын белделәр. Дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, халыкларның үзара ничек дус яшәүләре турында сөйләделәр, фикер алыштылар.Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. -
Уйнарга яратабыз. 28.10.2025

Кечкенәләр төркеме
Үстерелешле уен "Бу нинди агач?"
Максат: балалар белән агачларны танырга өйрәнү, агачларга карата сакчыл караш тәрбияләү, сөйләм телен үстерү. -
Сәнгати-эстетик үсеш (кисеп-ябыштыру) 27.10.2025

Тема:Җиләк-җимешләрдән торган ваза.
Максат:1. Икегә бөкләнгән предметлардан симметрик предметлар кисүне дәвам итү.
2. Рәсемне кәгазь битенә матур итеп урнаштыру.
3. Иҗади матурлык тудырырга өйрәтү. -
"Фән һәм технология" 24.10.2025

Балалар бакчасында фән сәгатьләре даими рәвештә үткәрелеп килә.️
Агымдагы балалар һәм әти-әниләр тырышлыгы белән ясалган эшләнмәләрдән "Фән һәм технология" темасына карата бик матур күргәзмә оештырылды, балалар белән әңгәмә үткәрелде. -
Татар теленнән олимпиада 23.10.2025

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар татар теленнән олимпиада эшләделәр, нәтиҗәләре яхшы булган балалар 12 нче ноябрь көнне районда буласы олимпиадага барачаклар. Унышлар телибез, сезгә, кадерле балалар.
-
"Батарейкалар җыйдык" 22.10.2025

Кулланылышта булган батарейкалар җыюда катнашкан балаларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"Готов к труду и обороне" 21.10.2025

Воспитанники нашего детского сада Халиуллин Райнур и Тухбатуллина Саида приняли участие в Фестивале чемпионов Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса "Готов к труду и обороне" (ГТО) в Республике Татарстан "ИГРЫ ГТО" среди дошколят Арского муниципального района, заняли 3 место,молодцы, поздравляем.Желаем дальнейших успехов.
-
"20 нче октябрь - халыкара пешекчеләр көне" 20.10.2025

Ризык әзерләү бик җиңел эш түгел, күп сабырлык, осталык сорый торган эш. Һәр ризыкка күңел җылыңны салсаң гына ризыгың тәмле була.
Бакчабызның пешекчесе Раилә Владимировна һәм аның ярдәмчесе Ания Фәритовнаны бәйрәм белән котлады бүген безнең балалар. Котлау матур бию һәм уеннар белән үрелеп барды.
Кадерле пешекчеләребез, күңел җылыгыз һәрчак мул, суыткычларыгыз ризык белән тулы булсын, табаларыгыз чыжлап торсын, ризыкларыгыз мактаулы булсын! .Үзегезгә сәламәтлек, хәерле матур гомер, гаилә бәхете, балалар куанычы телибез! -
"Макулатура җыйдык" 17.10.2025

13 нче октябрьдән 17 нче октябрьгә хәтле безнең балалар бакчасында макулатура җыю буенча "Бумбатл" акциясе узды.
Акция алдыннан тәрбиячеләр әңгәмәләр үткәрделәр, анда балаларга һәр кешенең урманнарны, экологияне һәм планетабызның табигый матурлыгын саклау эшенә өлеш кертә алуы турында сөйләделәр. Мәсәлән, һәркем макулатура тапшыра ала-бу кечкенә булса да, табигатьне саклауга мөһим өлеш кертү. Акциянең төп максаты-әйләнә-тирәлекне саклауга һәм ресурсларны саклауга омтылыш, табигатькә сакчыл караш.
Акциядә барлык балалар, аларның әти-әниләре катнашты.
Иң күп макулатура алып килүче балаларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды.
Барлык акциядә катнашучыларга – тәрбиячеләргә, балаларга һәм аларның әти-әниләренә тырышлыклары өчен рәхмәт.











