Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Бәйрәм белән!" 02.10.2025

Балалар бакчасында эшләп, лаеклы ялда булучы өлкәннәребезнен хәлләрен белеп, бәйрәм белән котладык.
-
"Халыкара музыка көне" 01.10.2025

1973 нче елдан башлап бөтен дөньяда 1 нче октябрьдә Халыкара музыка көне билгеләп үтелә.Гасырлар дәвамында музыка кешеләрне рухландыра, илһамландыра, баланы шәхес итеп тәрбияләргә, үзенең сәләтләрен ачып бетерергә ярдәм итә. Балаларны бердәм, дус , тату мөнәсәбәттә булырга, бер-берсенә ярдәм итеп, килешеп эшләргә этәрә. Борынгы заманнарда ук музыка тәрбия чарасы итеп каралган. Греклар кече яшьтән үк музыка белән шөгыльләнгән, кызыксынган, музыканы яраткан яшьләрне әдәпле, инсафлы, шәфкатьле була һәм алар күңелендә начарлыкка, вөҗдансызлыкка урын калмый дип исәпләгәннәр. Безнең балалар бакчасында да музыка, җыр һәм бию дәресләрен нәниләр яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар. Бүген дә нәниләр белән музыка көнен билгеләп үттек,матур җырлар җырладык, биюләр биедек, музыка уен кораллары белән танышып, аларда уйнап карадык
-
"Всероссийский урок безопасности" 01.10.2025

1 октября во всех образовательных учреждениях России проходит Всероссийский урок безопасности. Для наших воспитанников были организованы и проведены тематические занятия, на которых ребята узнали о том, что такое гражданская оборона, какие бывают чрезвычайные ситуации, прослушали сигнал "Внимание, всем!", узнали о его назначении и необходимых действиях. Кроме этого, дети посмотрели обучающие видеоролики и мультфильмы, отвечающие на вопросы безопасности и действий в чрезвычайных ситуациях, поиграли в настольные и сюжетно-ролевые игры на данную тему.
Во время рассказа воспитателя воспитанники узнали какие бывают угрозы, кто помогает людям, оказавшимся в беде. Дети узнали, о действиях населения по сигналам оповещения гражданской обороны, о правилах пожарной безопасности, безопасности людей на водных обьектах.. Воспитатели ещё раз напомнили воспитанникам телефоны экстренных служб. -
«Основы безопасности в сети Интернет». 30.09.2025

30 сентября в подготовительной и старшей группе было проведено тематическое занятие по «Безопасному интернету».
Такой день важен для детей, так как он помогает им отвлечься от экранов и провести время, играя и общаясь с другими детьми, и со своими близкими. Педагогом была проведена беседа на тему: «Основы безопасности в сети Интернет». Дети рассуждали, в чем же вред и польза гаджетов; можно ли обойтись без гаджетов, и чем их заменить. Из беседы ребята узнали историю создания компьютера, что такое интернет. И пришли к выводу, что гаджеты могут быть полезными, но они не должны заменять реальное общение и игры. В ходе проведения занятия детям было предложено заменить игру на телефонах и компьютеров – настольными играми и чтением книг. -
"Чишмә башы" 29.09.2025

Бакчабызда чыгып килүче "Чишмә башы" газетасының сентябрь ае саны дөнья күрде.
-
27 сентябрь – илебездә тәрбияче һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре көне. 27.09.2025

Нәниләрнең якын дусты булып, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүчеләр аерым игътибарга лаек.
Мәктәпкә кадәрге яшь – бала тормышында аеруча мөһим һәм җаваплы чор, бу яшьтә шәхес формалаша һәм сәламәтлек нигезләре салына. Баланың бәхетле балачагы һәм алга таба язмышы тәрбияченең зирәклегенә, аның сабырлыгына, игътибарына бәйле. Балалар бакчасы тәрбиячеләре ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар әйләнә-тирә дөньяның серләрен беләләр, үз Ватанын яратырга һәм сакларга өйрәнәләр. -
"Бездә бүген туган көн" 26.09.2025

Бүген кечкенәләр төркеменә йөрүче матур кызыбыз Билалова Зәйнәпне туган көне белән котладык. Зәйнәпнең сәламәт, озын гомерле, бәхетле, акыллы, тәүфыйклы булып, әти-әни тигезлегендә үсүен телибез
-
Зурлар төркеме- әйләнә-тирә 25.09.2025

Тема: Минем яраткан бакчам.
Максат: Балалар бакчасына карата сакчыл караш,анда эшләүче хезмәткәрләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү,балаларның сөйләм телен үстерү,бакча турында белемнәрен киңәйтү,һөнәрләр турындагы мәгълүматны ныгыту. -
"Солдатка рәсем" акциясенә кушылабыз 24.09.2025

Балалар әти-әниләре белән берлектә күңел кылларына үтеп керә торган рәсемнәр ясадылар. Әлеге рәсемнәр хәзерге вакытта өйләреннән еракта булган егетләрнең күңелләренә җылылык бирсен -
Кечкенәләр төркемендә туган тел 23.09.2025

Тема:"Яшелчәләр"
Максат: балалар белән яшелчәләрне аерырга, аларның исемнәрен әйтә белергә өйрәнү, алган белем һәм күнекмәләрне уеннар белән камилләштерү.











