Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 34 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
"Бердәм булсак- бар да була" 16.05.2026

Бакчабыз территориясен ялт иттердек.
-
"Гаилә көне" 15.05.2026

Кечкенәләр төркеме
"Гаиләм-җылы кочагым" темасына балалар белән әңгәмә үткәрү.
Максат: гаиләдә кемнәр яшәгәнен белүне активлаштыру, исемнәрне атауны ныгыту, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү. -
"Агачлар утырттык" 14.05.2026

14 май - Урман утырту көне. Әлеге чарага безнең Наласа балалар бакчасы да кушылды. Бакча хезмәткәрләре авылның Яшьләр урамында 10 төп нарат үсентесе утыртып, табигатьне яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.
-
"Экояз-2026" -"Без аерым җыю өчен" 13.05.2026

Безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре "Экояз 2026" республика конкурсынның 7 атнасын" Без аерым җыю өчен" акциясендә әти- әниләре белән бергә актив катнаштылар. 50,591 кг макулатура җыйдылар һәм эшкәртүгә тапшырдылар.
Чарада 10 бала катнашты. -
"Котлыйбыз!" 13.05.2026

Бүген Арча шәһәренең 11 нче номерлы"Күбәләк" балалар бакчасында районкүләм "Яшь полиглот" бәйгесе булып үтте.
Полиглот – күп телләр белүче дигәнне аңлата. Кеше никадәр күбрәк тел белсә, шулкадәр күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә ала, рухи яктан бай була дигән гыйбарә бар. Бакчабыздан катнашучы Мөхетдинова Әнисә өч телдә үзенең осталыгын күрсәтеп, 1 урынга лаек булды. Әфәрин!Әнисәне чын күңелебездән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә уңышлар телибез. -
"Эковесна-2026" 7 неделя 12.05.2026

Воспитанники старшей группы активно участвуют в республиканском конкурсе "Эковесна 2026", 7 неделя проходит под названием " Мы за раздельный сбор" . Воспитанники вместе с родителями принесли первые килограммы макулатуры. Они собрали 69,741 кг макулатуры.
В мероприятии участвовало 9 детей. -
"Бөек Җиңүгә 81 ел!" 08.05.2026

Бүген, 8 май көнне, Бөек Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Наласа "Балачак"балалар бакчасы ,Наласа урта гомуми белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты белән берлектә Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чара узды. Чара программасына Җиңү бәйрәме, тынычлык, Ватанны саклаучыларның үлемсез батырлыгы турында “ Билгесез солдат” һәйкәленә чәчәкләр куелды, һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды.
Без фронтта, тылда көтелгән Җиңүне якынайткан бабайларыбыз, әбиләребез батырлыкларын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Аларның фидакарьлеге Ватанга мәхәббәт һәм патриотизм үрнәге булсын, ә җиңүче буынга рәхмәтлелеге безнең йөрәкләребездә һәрвакыт яшәсен! -
"Экояз-2026" “Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә исән калганнар!” 07.05.2026

9 май - Җиңү көне якынлашканда без балалар белән Бөек Ватан сугышы ветераны Насыйбуллин Илдус бабай белән очрашуга бардык. Тормышта төрле хәлләрне күргән, ләкин сынмаган, сыгылмаган кыю ир кеше ул.Илдус бабайга матур теләкләр теләдек, бәйрәм белән котлап үз кулларыбыз белән ясалган котлау открыткасы, күчтәнәчләр тапшырдык.Шулай ук аның бакчасындагы, капка төбендәге, ишек алдындагы чүпләрне җыеп, себереп, тырмалап алдык.Илдус бабай үз чиратында безгә рәхмәт укып, тәм-томнар белән сыйлады.
Без ветераннарыбыз белән чиксез горурланабыз. Аларның батырлыгы, түземлеге, кыюлыгы алдында баш иябез. -
"Җиңү тәрәзәләре" 06.05.2026

Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия акциясендә
катнашып, балалар ветераннарга һәм Бөек Җиңүне якынайткан һәркемгә рәхмәт һәм ихтирам белдерәләр! -
"Экояз-2026" 6 атна 05.05.2026

Ул "Безнең Геройлар янәшәдә яши" дип атала.
Яз җитү белән һәйкәлләрне карау һәм тәртипкә китерү- һәрберебезнең бурычы. Чиста һәйкәл – үткәнгә, тарихка рәхмәт белдерү, ансыз киләчәк юк. Безнең изге бурычыбыз – яшәүче ветераннарны гына түгел, инде безнең арада булмаганнарны да кайгырту, хәтерне саклау һәм Бөек Җиңү тарихын киләчәк буыннарга тапшыру.
Һәйкәлне төзекләндерү – сугышны үткән буын алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында хөрмәт белдерү. Бу – безнең эшләребезнең кечкенә генә бер өлеше, авылыбызның киләчәген кайгырту, яшь буынның бабаларыбыз хәтерен хөрмәт итүе өчен. Безнең төп бурычыбыз – бу хәтерне еллар буена саклап калу.
Бүген без балалар белән һәйкәл тирәсендәге территорияне тәртипкә китердек, чистарттык. Барысы да күтәренке күңел белән эшләде. Кемдер яфрак җыйды, кемдер аны өемнәргә туплады, кемдер капчыкларга салды. Эшләренең нәтиҗәсен күрү, балалар өчен бик күңелле, горурлык булды, һәркем бу эшкә үз өлешен, җылысын кертте.
Мондый чаралар яшь буынга ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияли. Үз тормышлары бәясе белән, безгә тынычлык һәм ирек бүләк иткән ветераннарыбызны хөрмәтлибез, аларга чиксез рәхмәтлебез.











