Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 34 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Сабантуе – татар халкының иң күркәм милли бәйрәме! 01.06.2026

Сабантуйга сөлге, бүләкләр җыю - борынгыдан килгән күркәм йоланы балалар бакчасы коллективы балаларга кече яшьтән үк күрсәтү максатыннан һәм бәйрәмне матур итеп үткәрү өчен,алдан ук әзерләнделәр .Матур шигырьләр , биюләр өйрәнделәр . Балалар белән бергә Сабантуйга бүләк җыю йоласын күрсәттеләр.
Менә көтеп алган көн килеп җитте. 1нче июнь көнне иртәдән бакчабызда бәйрәм рухы чагылды.Татар телендә милли моңлы көйләр тавышы ишетелеп торды. Балаларга Сабантуй бәйрәменең тарихы,татар халкының милли уеннары турында сөйләнде . Бәйрәмгә Былтыр,Шүрәле, Су анасы, Белмәмеш" кунакка килде һәм күңелле уеннар оештырылды. " Аркан тартыш" , " Чүлмәк ватыш" , " Чиләк белән су ташу" , "Капчыкта сикерү", " Кашыкка йомырка куеп йөгерү", " Капчык сугышы" , " Бүләкне күз бәйләнгән килеш кисеп алу" һ б. .
Сабантуй бәйрәме балаларга бик ошады. Йөзләрендә елмаю, күзләрендә шатлык иде.Бәйрәм тәмамлангач истәлеккә фотога төштек. Былтырның капчыгыннан әти- әниләр бердәмлеге белән алынган бүләкләр килеп чыкты. Шүрәле белән барлык балага бүләкләр таратылды. " Бүләк кисү" уенына бик күп бүләкләр алып килгән Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә , лотерея уены оештырган Гафурова Миләүшәгә, " Сабын куыклары" белән оештырылган күңелле чарага Гайнетдиновлар һәм Ризвановлар гаиләсенә дә бик зур рәхмәт .
Сабыйларыбызны Сабантуй бәйрәме,татарның гореф гадәте белән таныштыруны балалар бакчасыннан башларга кирәк. Күңелләренә миллилек, туган телнең орлыкларын салу кечкенәдән башлана. Бу бәйрәмне киләчәктә дә бакчабызда уздырырга гадәткә кертербез,һичшиксез! -
"Безгә күңелле" 29.05.2026

Кечкенәләр төркеме
Режим моментында "Салават күпере" журналын, матур рәсемнәрне карау, бирелгән биремнәрне эшләп, наклейкалар ябыштыру. -
"Рәсем ясарга яратабыз" 28.05.2026

Сынлы сәнгать (рәсем)
Тема:Түбәтәй
Максат: Татар халык орнаментларын кулланып түбәтәй бизәргә өйрәтү. Симметрия тою хисе,эстетик зәвыкны үстерү.Матурлыкны күрә белергә өйрәтү. -
"Чыгарылыш-2026" 26.05.2026

Бүген бакчабызда чыгарылыш кичәсе булып узды. Бәйрәм барышында балалар бакча белән хушлашу,бакча хезмәткәрләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Һәрберсенең чыгышы үзенчәлекле булды. Бәйрәмебезгә бик күп кунаклар килделәр. Убырлы,Белмәмеш,Әкият геройлары бәйрәмебезне тагын да ямьләнлереп җибәрделәр.
Еллар утэ торыр бер-бер артлы
Ерагая барыр аралар.
Кая китеп,кемнэр булсагызда,
Бэхетле булыгыз балалар. -
"Китапханәдә булдык" 25.05.2026

Бүген зурлар төркеме белән китапханәгә экскурсиягә бардык.Китапханәче Гөлчәчәк апалары Г. Тукайның " Туган авыл " шигырен сәнгатьле итеп укыды,көйгә салып башкарып күрсәтте.Г.Тукай иҗатына багышланган кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар бик кызыксынып тыңладылар һәм карадылар , китап белән кечкенәдән дус булырга кирәк икән дигән нәтиҗә ясадык.
-
"Ата-аналар җыелышы" 22.05.2026

Бүген балалар бакчасында ата-аналар җыелышы булып узды.
Тәрбияче Гафурова Рафия уку елын йомгаклау җыелышында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының уку елы башында куелган бурыч,максатларның үтәлеше турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләрнең программаны үзләштерүләрен гади һәм махсус оештырылган эшчәнлектә активлыкларын күзәтү барышында l нче яртыеллык һәм ll яртыеллыкта педагогик диагностика үтәлешенең нәтиҗәләре белән таныштырды. Йомгаклау өлешендә әти- әниләргә ел буе балалар бакчасы белән бердәм,дус булып , барлык эшләрдә актив катнашканнары өчен чиксез рәхмәтен җиткерде.
Тәрбияче Хөсәенова Римма Нәзгать кызы мәктәпкәчә белем бирүнең Федераль белем бирү программасы буенча уку елы ахырына 3-4, 4-5 яшьлек балаларның белем бирү өлкәләре буенча нинди белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш икәне турында сөйләде. Программаның максаты -баланың яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, җәмгыятьнең рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә, аны төрле яклап үстерү.
Көн тәртибенең өченче өлешендә сүз тәрбиячебез Галиуллина Алинә Фидаэль кызына бирелде. Ул 2025-2026 нчы елның уку елына балалар бакчасының җәйге сәламәтләндерү чорына эш планы белән таныштырды.Чыгышының икенче өлешендә балалар травматизмының типик очраклары, аны кисәтү чаралары турында сөйләде. -
"Экояз-2026" - "Чиста су" 21.05.2026

ЭКОЯЗ2026»ның «Чиста су» (яр буе территорияләрен, елгаларны, чишмәләрне һәм күлләрне чистарту) дип аталган ахыргы сигезенче атнасы дәвам итә. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче: Хәлиуллин Райнур, Рәхимов Ризат,Төхфәтуллина Сәйдә, Юнысов Әмирләр әлеге акциядә бик теләп катнаштылар. Тәрбияләнүчеләребез сулык ярларын чүп-чардан чистартуга игътибарларын юнәлттеләр. Чиста ярлар-сәламәт сулыклар, димәк, саф һава да, хайваннар да, барыбыз өчен дә шатлык. Әйдәгез табигатьне бергә саклыйк!
-
" Фестиваль ГТО" 20.05.2026

Воспитанники нашего детского сада Халиуллин Райнур и Тухбатуллина Саида приняли участие в Фестивале чемпионов Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса "Готов к труду и обороне" (ГТО) в Республике Татарстан "ИГРЫ ГТО" среди дошколят Арского муниципального района, заняли ll место.Молодцы, поздравляем.Желаем дальнейших успехов.
-
"Тимер юл - куркыныч зона! " 19.05.2026

Бүген балалар белән режим вакытында тимер юл транспортында шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә, поездлар хәрәкәте зонасында уяу булырга һәм платформаларда булганда, вагонда утырганда һәм төшкәндә, шулай ук тимер юл аша үткәндә
үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырдык. Шулай ук һәркемне тимер юл аша үткәндә мобиль телефоннар һәм гаджетлардан файдаланмаска кирәклеген искәрттек. Юлларда сак булыйк! -
"Экояз-2026" 8 атна 18.05.2026

«ЭКОЯЗ2026»ның «Чиста су» (яр буе территорияләрен, елгаларны, чишмәләрне һәм күлләрне чистарту) дип аталган ахыргы сигезенче атнасы башланып китте. Кечкенәләр төркеменнән : Төхфәтуллин Йосыф, Галиуллин Әмирхан, Насибуллина Эмилия, Закиров Аяз әлеге акциядә бик теләп катнаштылар. Тәрбияләнүчеләребез сулык ярларын чүп-чардан чистартуга игътибарларын юнәлттеләр. Чиста ярлар-сәламәт сулыклар, димәк, саф һава да, хайваннар да, барыбыз өчен дә шатлык. Әйдәгез табигатьне бергә саклыйк!











