Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
-
"Туган кон" 09.06.2026

Бүген кечкенәләр төркеменә йөрүче батыр егетебез Ризванов Рамазанның туган көне. Рамазанны котлап "Ак калач" җырладык, матур теләкләр теләдек.Сәламәтлек, озын гомер, тәүфыйклы, михербанлы, шәфкатьле бәхетле булып үсүен телибез. Бәхетле балачак насыйп булсын
-
"Иртәнге гимнастика" 08.06.2026

Һәр иртәбез иртәнге гимнастикадан башлана!
-
Александр Сергеевич Пушкин! 05.06.2026

Бу исем безнең өчен гомер буе яңгырый - балачактан картлыкка кадәр. Александр Сергеевич Пушкин-иң бөек шагыйрьләрнең берсе. Аның әкиятләре белән балалар бакчасыннан танышалар, әсәрләрен өлкәннәр кызыксынып укыйлар. Бөек шагыйрьнең әкияте тылсым белән тулы, игелекле һәм гыйбрәтле, аларда күп буыннар үскән һәм үсәчәк. Ел саен, 6 июньдә, Пушкин көнендә, бөтен ил искиткеч бәйрәм-Александр Сергеевич Пушкинның туган көнен билгеләп үтә! Бүген безнең «Балачак » балалар бакчасында көне буе шушы вакыйгага багышланды, аның максаты - балаларны рус шагыйре иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү, балаларда әдәбиятка уңай мөнәсәбәт формалаштыру. Балалар тәрбияче белән бергә китапларның иллюстрацияләрен карадылар, Александр Сергеевичның шигырьләрен укыдылар, аның тылсымлы әкиятләрен искә төшерделәр. Соңыннан балалар «Балыкчы һәм балык турында әкият »дигән искиткеч мультфильм карадылар.











