Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 34 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Кызыклы очрашу" 24.09.2026

Бүген балалар бакчасына Арча районы мәдәният хезмәткәрләре кунакка килделәр.Алар Габдулла Тукайның әсәрләреннән җыелма спектакль күрсәттеләр. Балаларга бу чара бик ошады. Ахырдан геройлар белән күмәк фотога төштек.
-
Внимание! Открыта «горячая линия» по вопросам профилактики гриппа и ОРВИ 22.09.2026

С 21 сентября по 02 октября 2026 года начинает работу Российская горячая ли- ния по вопросам профилактики гриппа и ОРВИ.
Сотрудники службы готовы ответить на все вопросы, связанные с мерами про- филактики гриппа и ОРВИ.
Телефон Единого Консультационного Центра Роспотребнадзора 8 800 555 49 43. За консультацией также можно обратиться в Управление Роспотребнадзора по Рес- публике Татарстан по телефону 8 (843) 222 84 31 с 9-00 до 12-00 и с 12-45 до 18-00 (пт. – до 16.45) ежедневно в рабочие дни. -
Туган тел 22.09.2026

Тема: Игенче хезмәте белән танышу.
Максат: Балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү. Табышмаклар ярдәмендә күзаллау,фикерләү,акыл сәләтен үстерү Яңа очраган сүзләрнең мәгънәләрен аңлату,сүзлек зпапсын баету,игенче хезмәтенең авыр һшм мактаулы эш икәнен аңлату. -
"Эшлибез, тырышабыз" 21.09.2026

Бүген бакчабыз территориясендә көзге өмә.
-
"Әти-әниләр белән очрашу" 16.09.2026

Бүген бакчабызда яңа уку елының беренче ата-аналар җыелышы булды.Көн тәртибендә:
Бакча мөдире Эльмира Рашат кызы әти-әниләрне яңа уку елы белән котлады. Бакчаның еллык эш планы, укыту программасы, бакча һәм гаилә арасындагы килешүнең эчтәлеге, көндәлек режим, шөгыльләр тәртибе белән таныштырды. Бакчада балаларны тукландыру шартлары турында сөйләде.
«Балалар бакчасына ияләшү — ул баланың яңа шартларга: яңа көн тәртибенә, ят мохиткә, башка балалар һәм тәрбиячеләр белән аралашуга күнегүе. Бу бары тик «гадәтләнү» генә түгел, ә баланың үз-үзен тотышы һәм организмының яңа шартларга җайлашуы өчен барган катлаулы үзгәрешләр процессы.»белән тәрбиячебез Хусаенова Римма Назгать кызы таныштырды.
Тәрбияче Гафурова Рафия Ансар кызы" Өч яшьтәге кризис" темасына чыгыш ясады.Ул бу теманың бүгенге көндә бик актуаль булуын, кризисның төп билгеләрен аңлатты. Ата- аналарга киңәшләр бирде .
"Өлкән төркем балаларының яшь үзенчәлекләре, иминлеге"турында тәрбиячебез Галиуллина Алинә Фидаэль кызы таныштырды. -
"Алишның туган көне" 15.09.2026

Бүген яраткан язучыбыз А.Алишның туган көне. Шул уңайдан балалар белән сөйләм теле эшчәнлегендә А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык.
-
"Саф һава-тәнгә дәва" 11.09.2026

Саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыту өчен иң мөһим чараларның берсе. Безнең балаларның да урамда уйныйсылары килеп кенә тора.Балалар белән саф һавага чыгып табигатьне күзәтәбез,хәрәкәтле уеннар уйныйбыз.Балалар саф һавада йөрергә бик яраталар.
-
"Без терроризмга каршы!" 10.09.2026

Бакчада тәрбияләнүчеләр белән «Террор», «терроризм», «террорист»төшенчәләренә билгеләмә бирдек. Күренеш буларак террорчылыкны инкарь итүне ачыкладык. Балаларга әлеге күренешнең барлыкка килү сәбәпләрен аңлаттык.
-
"Балалар бакчасында әкияти көн" 08.09.2026

8 сентябрь- Россия күләм туган телләр көне. Бу уңайдан Татарстан Республикасында "Балалар бакчасында әкияти көн" проекты башланып китте.Бу проект кысаларында ,безнең балалар бакчасында "Мавыктыргыч Тукай әкиятләре" дип аталган белем бирү эшчәнлеге булды.Эшчәнлек вакытында балалар белән Тукай әкиятләрен укыдык ,рәсемнәрен карадык ,остәл уеннары уйнадык, рәсемнәр буядык. Әкият дөньясын тагын да баетып бакчабызга Шүрәле белән Су анасы килделәр. Алар Тукай әсәрләре буенча кызыклы биремнәр, сораулар алып килделәр,балалар белән бергәләп әкият геройлары турында табышмакларга җавап эзләделәр. Соңыннан дусларыбыз Шүрәле һәм Су анасы белән флешмоб биедек. Бу мавыктыргыч әкият көне балаларга бик ошады.
-
"Саф һавада булуның файдасы" 07.09.2026

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана.Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.











