Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 34 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Яшел докторлар" 18.06.2026

Дару үләннәре турында кечкенәләр төркеме балалары белән әңгәмә үткәрү. Дару үләннәре кеше һәм хайваннарның авыруларын дәвалауда һәм профилактикасында кулланыла торган кыргый шартларда үсүче яки культивацияләнүче үсемлекләр. Дару үләннәре белән дәвалану системасы фитотерапия дип атала.
Үсемлекләрне дәвалау максатларында куллану мөмкинлеге медицина төренә карый (рәсми яки халык медицинасы). Россия сәламәтлек саклау системасында бары тик Дәүләт дару чаралары реестрына кертелгән дару үләннәре генә кулланыла ала. -
"Юл билгеләре" 17.06.2026

Юлларда юл билгеләре зур роль уйный. Юл билгеләре-кеше өчен ориентирлар, юлда ярдәмчеләр.
Максат: балаларның юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү, аларның сүрәтләрен урамнарда, юлларда дөрес ориентлашу өчен аңларга өйрәтү, уен вакытында игътибарны, танып белүне үстерү. -
"Саф һавада уйнау" 16.06.2026

Саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыту өчен иң мөһим чараларның берсе булып тора.Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Дөрес итеп оештырылган саф һавада булулар балаларның һәр яклап үсеше өчен дә файдалы.
-
"Ак һәм кара" 15.06.2026

Балалар бакчасында " Капма- каршылыклар" атнасы башланып китте. Без балалар белән капма- каршы предметларны чагыштырдык һәм анализладык . Антоним сүзләр кулландык.Бу логик күнекмәләрне формалаштырырга,сүзлек запасын киңәйтергә,хәтерне, игътибарны һәм сөйләмне яхшыртуга ярдәм итә.
-
Балалар бакчасында - Россия көне! 11.06.2026

Бүген безнең балалар бакчасында үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде - без Россия көнен билгеләп үттек .Балалар бакчасында узган барлык чараларның максаты балаларда Россияне дәүләт, Туган ил буларак күзаллау формалаштыру, туган якка Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү иде. Балаларга безнең әләмнең ни өчен өч төстән торуы һәм һәр төснең нәрсә аңлатуы турында аңлатылды. Балалар аягүрә басып илебез гимнын тыңладылар.
Россия көне - ирек, тынычлык һәм яхшылык бәйрәме. Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы икәнен искә төшерә. Чара ахырында барлык балалар белән асфальтка рәсемнәр ясадык.Мондый рәсем хыялны ,вак моториканы үстереп ә кенә калмый,әйләнә -тирәдәге чынбарлыкны танып белергә ярдәм итә.
Здравствуй, Родина моя!
Улица,друзья,поля .
Солнышко встаёт с утра,
Радость дарит нам всегда. -
"Россия көне" 10.06.2026

Россия көне - дәүләт бәйрәме, ел саен 12 июнендә билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Югары Советы карары белән 1992 елның 11 июнендә РСФСР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү хөрмәтенә гамәлгә куела.
Бу көнне Кремльдә тантаналы кабул итү чарасы уза, Россия Президенты тарафыннан дәүләт премияләре һәм бүләкләре тапшырыла. Бөтен ил буйлап бәйрәм концертлары, спорт һәм ватанпәрвәрлек акцияләре уза. Без дә кечкенәләр төркеме балалары белән Россия флагы, гербы, рус халкының милли киемнәре турында сөйләштек. -
"Туган көн" 09.06.2026

Бүген кечкенәләр төркеменә йөрүче батыр егетебез Ризванов Рамазанның туган көне. Рамазанны котлап "Ак калач" җырладык, матур теләкләр теләдек.Сәламәтлек, озын гомер, тәүфыйклы, михербанлы, шәфкатьле бәхетле булып үсүен телибез. Бәхетле балачак насыйп булсын
-
"Иртәнге гимнастика" 08.06.2026

Һәр иртәбез иртәнге гимнастикадан башлана!
-
Александр Сергеевич Пушкин! 05.06.2026

Бу исем безнең өчен гомер буе яңгырый - балачактан картлыкка кадәр. Александр Сергеевич Пушкин-иң бөек шагыйрьләрнең берсе. Аның әкиятләре белән балалар бакчасыннан танышалар, әсәрләрен өлкәннәр кызыксынып укыйлар. Бөек шагыйрьнең әкияте тылсым белән тулы, игелекле һәм гыйбрәтле, аларда күп буыннар үскән һәм үсәчәк. Ел саен, 6 июньдә, Пушкин көнендә, бөтен ил искиткеч бәйрәм-Александр Сергеевич Пушкинның туган көнен билгеләп үтә! Бүген безнең «Балачак » балалар бакчасында көне буе шушы вакыйгага багышланды, аның максаты - балаларны рус шагыйре иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү, балаларда әдәбиятка уңай мөнәсәбәт формалаштыру. Балалар тәрбияче белән бергә китапларның иллюстрацияләрен карадылар, Александр Сергеевичның шигырьләрен укыдылар, аның тылсымлы әкиятләрен искә төшерделәр. Соңыннан балалар «Балыкчы һәм балык турында әкият »дигән искиткеч мультфильм карадылар.
-
3 июня - День юного конструктора! 03.06.2026

Ребята младшей группы с большим удовольствием погрузились в мир творчества и созидания.
Конструктор - вечная классика детских игрушек! Несмотря на все технологические новшества, это занятие остается одним из самых любимых у малышей. Наши юные строители открыли для себя магию простых кубиков - ведь из них можно не только создавать удивительные конструкции, но и весело их разбирать!
Разнообразие материалов порадовало наших малышей. Мы работали с разными видами конструкторов.
Мы уверены, что знакомство с миром конструирования станет для наших малышей началом увлекательного творческого пути! Продолжаем развивать юные таланты и открывать новые горизонты вместе!











