Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Өмәләр башланып китте" 30.03.2026

Бүген балалар бакчасы хезмәткәрләре өмәгә чыкты. Бина кырыйларын, уен мәйданчыкларын кардан чистарту эшләре дәвам итә.
-
"Бакчабызда театр көне!" 27.03.2026

Театраль эшчәнлек – балалар иҗатының иң киң таралган төре. Образга кереп, бала төрле рольләрне уйный, аннан үзенә эмоциональ ләззәт ала. Театраль эшчәнлек шөгыльләре баланың кызыксынуларын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерә, бала яңа белемнәр алырга ашкына, үз максатына ирешергә ярдәм итә.Бүген безнең балалар бакчасында театр көне узды! Тәрбиячеләр балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр: "Нинди театрлар була?", "Театрда үзеңне ничек тотарга", "Курчак театры булдыру тарихы". Балалар театр атрибутларын һәм әкият персонажларының төрле костюмнарын кулланып, әкиятләр буенча драматизация уеннарын рәхәтләнеп уйнадылар. Театр артисты булу һәр балага да ошады.
-
"Сыерчыклар килегез!" 26.03.2026

Рәсем
Тема: Сыерчык өчен оя.
Максат: балаларга сыерчык оясы ясарга өйрәтү. Ояларның төрле зурлыкта ,формада булуы белән таныштыру .Ояның стеналары турыпочмаклык,түбәсе өчпочмак булуын ачыклау. Балаларның күзаллауларын,иҗади сәләтләрен үстерү.Ак буяулы бер оя бар
Бакчада зур агачта,
Очып килә шул ояга
Сыерчык, яз булгач та.
Шунда тора, шунда йоклый,
Шунда бала үстерә,
Матур итеп сузып сайрый,
Басып оя өстенә. -
Танып белү (Әйләнә-тирә дөнья белән танышу) 25.03.2026

Тема:Тузан суырткыч
Максат: Көнкүрештә кеше хезмәтен җиңеләйтүче предметлар турында күзаллауларын формалаштыру. Әйберләрнең ныклыгы, озак кулланылышлы булу аның нинди материалдан эшләнүенә бәйле икәнен төшенлерү. -
"Тәрәз төбен бизи үсентеләр" 24.03.2026

Балаларның табигатькә тотрыклы кызыксынуын формалаштыру, шулай ук экологик белемле бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, төркемнәребезнең тәрәз төпләрендә яшелчә, культуралы үсемлекләр утыртылды. Кояш көннән-көн югарырак җылыта, көннәр озыная . Бакчачыларның орлык чәчү вакыты җитә. Балалар бакчасында тәрәзә төбендә кечкенә генә бакча ясау бик күңелле эш, аеруча кыш яки яз айларында. Табигатьнең яңа бүләкләрен татып кына калмыйча, аның төсләренә, яшеллегенә дә сокланасы килә. Ләкин беренче язгы яшеллек синең тәрәзә төбендә өлгерсә, аннан да күңеллерәк нәрсә юк. Тәрәзә бакчасы ярдәмендә балалар бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек кайгыртырга, үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, туфрак дымы кирәклеге турында яңа белемнәр алалар, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр.
-
Сынлы сәнгать (аппликация) 23.03.2026

Тема:"Чәчәк"
Максат: балалар белән күп таҗлы чәчәк кисеп ябыштыру күнекмәсен формалаштыру, күзаллауны үстерү, чәчәкләрнең матурлыгын бирә алуны тәрбияләү. -
"Нәүрүз котлы булсын!" 19.03.2026

Бүген бездэ бәйрәм, кышны озату-язны каршылау, Нэүрүз бәйрәме булды! Салкын кыш айлары үтеп, яз җитте, ә яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме дә килеп җитте. Нәүрүз – ул язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме. Нәүрүз сүзе яңа дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме.Ә бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрүзбикә.Бугенге бәйрәм җырлы- биюле, кунелле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
"Часы науки" 18.03.2026

Младшая группа.
Эксперимент с водой и акварельными красками
"Пейте куклы вкусный сок»
Цель: выявить свойство воды и красок, способность красок растворятся в
воде и изменять её цвет.
Материал: акварельные краски, кисточки, прозрачные пластиковые стаканы с водой. -
"Тренировка!!!" 17.03.2026

Сегодня в нашем детском саду прошла тренировка по отработке действий сотрудников и воспитанников при вооруженном нападении внутри здания.Участвовали две группы.
Сигнал "Внимание, вооруженное нападение" прозвучал по время занятий.
Воспитатели с детьми в группах действовали в соответствии с инструкцией:
-закрыли кабинет на ключ
-соблюдали спокойствие
-говорили тихо, не шумели
-блокировали вход в помещение мебелью (парты, стулья)
-отошли от входов ближе к капитальным стенам, пригнулись ближе к полу, ниже уровня подоконника
-не перемещались, не покидали место укрытия до команды по системе оповещения.
После сигнала об обезвреживании условного нарушителя разбарикадировали входы и продолжали занятия. -
Туган тел 16.03.2026

Тема: Күчмә кошлар безгә яз алып килде.
Максат:1. Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.
2.Балаларнын күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын,чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
3. Балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.











