Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Наласа, ул.Центральная, д. 76 |
| Телефон: | (884366) 50-1-10 |
| E-Mail: | dsnalasa.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Наласинский детский сад " |
| Руководитель: | Гафурова Эльмира Рашатовна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников / 36 бала (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога / 3 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Наласинский детский сад общеразвивающего вида "Балачак" Арского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Арча районы "Наласа балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Беседа "Часы науки" 16.10.2025

Время - что это такое? Правильно, время – это продолжительность, длительность чего-либо, измеряемая секундами, минутами, часами.
Сегодня мы с детьми средней и младшей группы ознакомились с часами как таковыми, с атрибутом времени. С тем предметом, который нам больше всего помогает ориентироваться в пространстве. Без часов мы не представляем свою жизнь. Они висят на стене, стоят на полочке, они есть на мобильном телефоне у взрослых, и на руках тоже! Что это такое? Часы – это прибор для измерения времени. Зачем нам нужны часы? Правильно, чтобы не опоздать, чтобы знать, когда идти на работу, в детский сад, когда начнется любимый мультфильм.
А как раньше люди жили без часов? Как ориентировались во времени? Люди стали думать и гадать, что же делать, как изобрести прибор для измерения времени. И придумали водяные часы и песочные часы. Потом с годами появились и другие разные виды часов: огненные, масляные, механические, электронные.Действительно, много разных часов было придумано людьми еще в далекие времена. А все потому, что люди во все времена ценили время, учились не тратить его зря. -
"Әтиләр көне" 15.10.2025

Октябрьнең өченче якшәмбесе – Әтиләр көне! Шул уңайдан балалар бакчасына җаваплы эштә хезмәт куючы әтиләрне кунакка чакырдык.
Биектау районы буенча Эчке эшләр бүлегенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсенең җитәкчесе полиция майоры - Асадуллин Айрат Ринат улы.
Арча районы электр челтәре компаниясе хезмәткәре - электромонтёр Төхбатуллин Рөстәм Солтан улы.
Төзелеш буенча шәхси эшмәкәр- Мөхәмәтҗанов Раиф Рөстәм улы.
Алар балаларны үзләренең һөнәрләре белән таныштырдылар,төпле киңәшләрен бирделәр. Очрашу ахырында кунаклар балаларга киләчәк тормышларының имин булуын,бәхетле мизгелләрдән генә торуын теләделәр. Балалар аларның киңәшләрен тотып, үзләренә кирәкле һөнәр сайларлар. Нинди генә һөнәр сайласалар да, иң беренче чиратта, һәр кешедә эш сөючән, тырыш, намуслы булу, башкаларны хөрмәт итә белү сыйфатлары булырга тиеш. Барыгызга да ныклы сәламәтлек,гаилә бәхете,тыныч – имин көннәр телибез. -
Математик күзаллаулар формалаштыру. 14.10.2025

Тема: "Предметларны зурлыгы буенча чагыштыру".
Максат: балалар белән 10 га кадәр санауны камилләштерү, саннарны, төсләрне тануны ныгыту, предметларны зурлыгы буенча (зур,зуррак, кечкенә, кечрәк) чагыштырырга өйрәнү, математик белемнәрен активлаштыру. -
Яр Чаллы шәһәренең "Алина"курчак театры 13.10.2025

Бүген балалар бакчасында Яр Чаллы шәһәренең "Алина"курчак театры "Веселый детский сад" исемле музыкаль әкияте белән кунакта булды. "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкиятенә нигезләнеп эшләнгән. Белмәгән кешеләр белән сөйләшмәскә, ишек ачмаска, куркынычсызлык кагыйдәләренә басым ясалган. Җырлы-биюле әкият балалар күңеленә хуш килде, әкият дөньясына чумдырды.Бүген балалар бакчасында Яр Чаллы шәһәренең "Алина"курчак театры "Веселый детский сад" исемле музыкаль әкияте белән кунакта булды. "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" әкиятенә нигезләнеп эшләнгән. Белмәгән кешеләр белән сөйләшмәскә, ишек ачмаска, куркынычсызлык кагыйдәләренә басым ясалган. Җырлы-биюле әкият балалар күңеленә хуш килде, әкият дөньясына чумдырды.
-
"Фән сәгатьләре" 10.10.2025

Бакчабызда "Фән сәгатьләре" дәвам итә. Бу атнада без балалар белән "Нәрсә ул фән?" дигән темага әңгәмә үткәрдек. Тоз һәм йомырка ярдәмендә тәҗрибә үткәрелде, төсләрне үзара кушкач, нәтиҗәдә нинди төсләр барлыкка килүе тикшерелде. Балалар бик кызыксынып күзәттеләр
-
"Бездә кунаклар" 09.10.2025

ТР Рәисе идарәсенең баш киңәшчесе Лидия Фаварисовна безнең балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышты, югары бәя бирде.
-
Сынлы сәнгать (әвәләү) 07.10.2025

Тема: "Гөмбәләр".
Максат:
1. Балаларда пөхтәлек, сакчыллык тәрбияләү.
2. Кабул итүче формадан аерымлыкны күрә белүне үстерү.
3. Предмет яки аның өлешләрен овал яки диск формасында кул чуклары һәм бармак хәрәкәтләрен кулланып әвәли белүне ныгыту. -
"Котлыйбыз!" 06.10.2025

Бүген төркемебездәге батыр егетебез Азизуллои Әминнең туган көне. Әминне чын күңелдән котлыйбыз. Сәламәт, озын гомерле, тәүфыйклы булып, әти-әни тигезлегендә үсәргә насыйп булсын. Бәхетле балачак телибез.
-
Өлкәннәр көне белән котлыйбыз!!! 03.10.2025

Өлкән буын вәкилләренә хөрмәтебез һәм рәхмәтебез бик зур. Шул уңайдан «Балачак» балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында бик күңелле итеп өлкәннәр көне уздырылды. Әлеге чарага балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның кадерле кешеләре - әби - бабайлары чакырулы иде. Бүгенге тыңгысыз көннәрдә безнең якты ,матур киләчәгебез өчен тырышкан якыннарыбызны сөендереп, оныклары матур шигырьләр, эчтәлекле җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Балалары белән берлектә төрле уен-ярышларда катнаштылар. Өлкәннәребезнең йөзләрендә елмаю күрү һәммәбез өчен дә куаныч. Хөрмәтле өлкәннәребез,батырлыгыгыз,сабырлыгыгыз өчен һәммәгезгә дә зур рәхмәт!Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып балаларыгызны,оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез. Кояшлы,якты, гомер юлыгыз бәхетле, саулыгыгыз нык булсын

-
"Котлыйбыз!" 02.10.2025

Хөрмәтле тәрбиячебез Гафурова Рафия Ансар кызын Арча муниципаль районы башлыгы МАКТАУ ГРАМОТАСЫНА лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз.Уңышлар дәвамлы булсын.











